Бөгелмә авазы

8 апрель 2017 яңалыклары

  • 8 апрель 2017 - 15:42
    Уфада бомба табылган дигән сүз ялган
    Аерым чыганактан алынган мәгълумат буенча, 8 апрельдә Уфаның "Үзәк базар" тукталышында урнашкан Саклык банкы бинасында шартлаткыч куелган, дигән хәбәр тарала. .Якын-тирә йортларда яшәүчеләр, кибетләрдән, учреждениеләрдән хезмәткәрләр ашыгыч рәвештә урамга эвакуацияләнә. Әмма тикшерү хәбәрнең ялган булуын раслый. Кешеләр эш урыннарына, өйләренә кабат кайтарылган дип хәбәр итә "Кызыл таң" газетасы.
    407
    0
    0
  • 8 апрель 2017 - 15:29
    "Яшь гвардиячеләр" Бөгелмәнең социаль учрежденияләренә ярдәм кулы сузган (ФОТО)
    "Бердәм Россия" сәяси партиясе әгъзалары һәм "Яшь гвардиячеләр" бүлеге активистлары Бөгелмә районының "Ялкын" социаль приюты һәм "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге территорияләрендә субботник уздырды.
    484
    0
    0
  • 8 апрель 2017 - 08:23
    Бүген Бөгелмәдә Хәтер көне уза. Хатыйп Миңнегулов "Мәгърифәтче" исеменә лаек булучы
    "Инсанны чын мәгънәсе илә инсан иткән гыйлемнәрнең иң беренчесе, һич шөбһәсез, тарих гыйлемедер" Һ. Атласи Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды бүгенге көндә татар халкына, теленә, милләткә чын күңелдән хезмәт итүче милләтпәрвәрләребезне билгели. Алар зур профессорлар, укытучылар һәм укучылар арасыннан сайлап алына. "Мәгърифәтче" - мактаулы исемнәрнең берсе. Ул исемгә лаек булучылар...
    691
    0
    0
  • 8 апрель 2017 - 08:04
    Бүлмәсен җыймаган өчен 8 яшьлек кызын кыйнаган ананы хөкем итәләр
    27 яшьлек хатынның 3 баласы бар. Балтач районында яшәүче бүлмәсен җыймаган өчен 8 яшьлек кызын шулкадәр дәрәҗәдә кыйнаган ки, баланың баш мие селкенгән һәм төрле имгәнүләр алган. Моннан тыш декабрь уртасы булуга да кармастан, әни кеше зур кызын өс киемсез урамга чыгарып бастырган, берничә тапкыр суккан. Хатын наркологта исәптә тора...
    436
    0
    0
Реклама