Бөгелмә авазы

3 апрель 2017 яңалыклары

  • 3 апрель 2017 - 18:12
    Петербургта метро шартлау нәтиҗәсендә зыян күрүчеләргә 2 миллион сумга кадәр компенсанция бирелә
    Дәүләт Думасында Петербургта булган шартлау буенча аңлатма бирделәр: парламент вәкилләре вакыйганың сәбәпләрен тикшерә һәм иминлекне көчәйтергә чакыра. Бу хакта "Татар-информ" "Российская газета"га сылтама белән хәбәр итә. "Хәзер пассажирларның транспорттагы иминлеген тәэмин итү, кабат шартлауны булдырмау, зыян күрүчеләргә оператив ярдәм күрсәтү һәм һәлак булганнарның туганнарына ярдәм итү буенча чаралар күрү мөһим",...
    343
    0
    0
  • 3 апрель 2017 - 14:08
    Бөгелмәдә баласын тәрәзәдән ыргыткан ана баланы коткардым дип белдергән
    Бөгелмәдә баласын тәрәзәдән ыргыткан хатын-кызның әлеге гамәле буенча сәбәпләре ачыкланды, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. Искәртеп үтик, кичә 2 апрельдә, иртән Лениногорскида яшәүче хатын-кызның 2 яшьлек баласын тәрәзәдән ташлавын хәбәр иткән иде. Әлеге факт буенча "Үтерергә омтылыш" маддәсе буенча җинаять...
    552
    0
    0
  • 3 апрель 2017 - 12:56
    Метрода шартлау!
    Шушы минутларда көчле шартлау булды. Санкт-Петербургта метрода шартлау булган дип хәбәр итәләр. Үлүчеләр дә барлыгы мәгълүм. Әлегә тикшерү бара. Тулырак мәгълүматны соңрак хәбәр итәрбез. http://www.almet-rt.ru/
    389
    0
    0
  • 3 апрель 2017 - 12:44
    Бөгелмәдә мунча янган
    Кичә 13 сәгать 21 минутта 64 нче пожар бүлегенә йорт хуҗасыннан Бөгелмә шәһәренең Яңа Бөгелмә урамында янгын чыгу турында хәбәр килеп ирешә. 13 сәгать 26 минутта чакыртылган урынга дежур каравыл килә. Янгын сүндерүчеләр бүрәнәдән буралган бер катлы шәхси мунча эче януын күрәләр. Янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәткәрләрен мунча хуҗасы каршы ала...
    413
    0
    0
  • 3 апрель 2017 - 12:12
    Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үз теләге белән эшеннән китте
    Рөстәм Миңнеханов Татарстан Премьер-министрының үз теләге белән эшеннән китү турындагы үтенечен канәгатьләндерде. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы икенче кандидат билгеләнгәнче, Премьер-министр вазифаларын Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин башкарачак. Илдар Халиков "Татэнерго идарә компаниясе" генераль директоры итеп билгеләнде. http://tatar-inform.tatar/
    405
    0
    0
  • 3 апрель 2017 - 11:51
    Бөгелмәлеләр, хезмәт хакын түләмәсәләр, «кайнар линия»гә шылтыратыгыз
    Минималь хезмәт хакы күләменә (МРОТ) килгәндә, бюджеттан тыш оешмаларда эшләүчеләр өчен ул 8 252 сум тәшкил итә. Хезмәт килешүләре төземәү; хезмәт хакын вакытында түләмәү; минималь хезмәт хакы күләменнән дә кимрәк хезмәт хакы түләү хезмәт хокукын бозу дип санала. Хезмәт Законнарын бозу очраклары күзәтелгәндә, район халкы Бөгелмә районы башкарма комитетында эшләүче...
    375
    0
    0
  • 3 апрель 2017 - 11:15
    Яз көне матур булу серләре
    Салкын кыш узып та китте! Киемне җиңелгә алыштырып, башлыкларны салып ташлыйсы килә! Язга матур булып керер өчен, безнең киңәшләрне истә тотып, D витамины һәм җиләк-җимеш җитмәгәнлектән сулган, тоныкланган тире, чәчләрне тәртипкә китерик. Яз көне чибәрләнергә телим! Тирене агартыйм әле - пилинг ясатыйм. Кайда монда матурлык салоны?! Язын-җәен пилинг тирегезгә зыян...
    463
    0
    0
  • 3 апрель 2017 - 10:32
    Мәгариф министры бәби тапкан студентларны бушлай укытуга күчерүне яклап чыкты
    Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева бала табучы студент әниләрне икенче уку елыныннан башлап өстенлекле юнәлештә бюджетта укуга күчерә алачаклары хакында сөйләде. Бу хакта Татар-информ РИА Новостига сылтама белән хәбәр итә. Ул Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы проектын җәмәгать фикер алышуыннан соң Юстиция министрлыгына җибәрәчәкләрен җиткергән. Кабул ителгән очракта,...
    350
    0
    0
  • 3 апрель 2017 - 09:38
    Бөгелмәдә бу атнада гомумшәһәр шимбә өмәсе узачак
    1 апрель көнне Бөгелмә шәһәр һәм районында үтәргә тиешле санитар чистарту буенча шимбә өмәсе, һава шартларына бәйле рәвештә, 8 апрельгә күчерелде. Муниципаль район башкарма комитеты предприятие, учреждение, оешмалар хезмәт коллективларына, шәхси эшмәкәрләргә, җәмәгать оешмаларына, студентлар һәм укучыларга, күпфатирлы йортта яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп, шәһәрне чистартуда катнашырга чакыра.
    381
    0
    0
  • 3 апрель 2017 - 08:40
    Татарстанда хатын-кыз биек күпердән автомобиль өстенә төшеп һәлак булган
    Коточкыч авария кичә Түбән Камага керү юлында булган. Яшь хатын-кыз Чаллы-Түбән Кама трассасындагы биек күпердән хәрәкәт итүче машина өстенә үк килеп төшкән. Бәрелү көченнән аның гәүдәсен берничә метрга ук ыргыткан. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук һәлак булган. http://matbugat.ru/
    393
    0
    0
  • 3 апрель 2017 - 08:21
    Каен суы эчәр вакыт җитә
    Каен суы тәмле генә түгел, файдалы да. Хәзер аны Европа илләрендә киң куллана башлаганнар. Моңа кадәр анда кокос суына өстенлек биргәннәр. Галимнәр сүзенә колак салсак, кешегә үзе яши торган тирәлектәге ризыклар аеруча файдалы. Тик каен суы көн дә агып тормый. - Каен суының кайчан буласын берәү дә төгәл генә әйтә...
    472
    0
    0
  • 3 апрель 2017 - 07:28
    Электр энергиясе урлаган өчен 6 елга кадәр иректән мәхрүм итәргә мөмкиннәр
    "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасы депутатлары Михаил Старшинов һәм Гаджимет Сәфаралиев электр челтәре хуҗалыкларыннан электр энергиясе урлаган өчен 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү тәкъдиме белән чыкты. Шул хактагы канун проекты Россия хөкүмәтенә һәм Югары судка җиткерелгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Старшинов журналистларга, Россия җинаять кодексының 158 нче маддәсенең...
    341
    0
    0
  • 3 апрель 2017 - 05:17
    Яңа фотобәйгегә тема сайлыйбыз
    Хөрмәтле укучыларыбыз! Сайтыбызда яңа фотоконкурс игълан иткәнче сезнең фикерне беләсебез килде. Сез кайсы теманы үз итәрсез, кайсында катнашырга теләр идегез, безнең белән дә уртаклашыгыз әле. Сайтыбызның уң як баганасында (http://www.bugulma-tat.ru/) "Яңа фотобәйгегә кайсы теманы сайлыйбыз?" дигән сораштыру эленеп тора. Рәхим итеп, үзегезгә охшаган тема янындагы түгәрәккә, аннан соң астарак урнашкан...
    380
    0
    0
  • 3 апрель 2017 - 05:00
    Синоптиклар көн дәвамында һава температурасының түбән төшәчәге турында җиткерде
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген республикада аязучан болытлы һава торышы. Иртәнге сәгатьләрдә һәм көндез урыны белән җепшек кар яву ихтималы бар. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан искән җилнең көчәю мөмкинлеге дә бар. Юлларда көчле саклана. Көндезге һава температурасы көн дәвамында түбән төшә һәм кичкә таба -3..-8 градус тәшкил...
    346
    0
    0
Реклама