Бөгелмә авазы

6 март 2017 яңалыклары

  • 6 март 2017 - 13:11
    Активрак булыйк, җанатарлар!
    ВКонтакте социаль челтәренең "Бөгелмә авазы" төркемендә үтүче "Дөньядагы иң гүзәл зат" бәйгесе конкурсантлары өчен тавыш бирү дәвам итә. Әлеге сәгатькә булган мәгълүматлар буенча, Сабина Гафорова 59 комментарий белән - беренчелектә, Ксения Богданова 32 комментарий белән - икенчелектә һәм Зилә Мәгъсумова 22 комментарий белән өченчелектә бара. Активрак булыйк, җанатарлар! Тавыш бирү...
    406
    0
    0
  • 6 март 2017 - 12:56
    Экология – сәламәтлек нигезе
    Экология һәм җәмәгатьчелек пространстволары елы уңаеннан, Республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпләрдә экология дәресләре үткәрергә дигән тәкъдим белән чыккан. Озак уйлап тормыйча, бу идеяне тормышка ашыру эшләре башланып та китте. Узган атнада безнең районда шуларның беренчесе узды. 2 нче лицей укучыларына экологияне саклау кешелек бурычы икәнен инандыру эше ТР Сәламәтлек саклау...
    447
    0
    0
  • 6 март 2017 - 12:44
    Малай 20 метр биектән егылган
    10 яшьлек малай дуслары белән бер ташландык бинада уйный торган була. Ул төзелеп бетмәгән янгын часте. Бер мизгелдә малай ычкынып китә һәм 20 метр биеклектән аска оча. Алган тән җәрәхәтләреннән ул медиклар килеп җиткәнче үлә. Бу хәл 4 мартта Зәйдә була. Бала күпбалалы гаиләдән. Әнисе Казанда кондуктор булып эшли. Әтисе...
    314
    0
    0
  • 6 март 2017 - 12:28
    Татарстан да кош гриппы белән зарарланган төбәкләр исемлегенә «эләккән»
    Татарстан кош гриппы белән зарарланган Россия төбәкләре исемлегенә кергән: 2016 елның ноябреннән 2017 елның февраленә кадәр илнең сигез төбәгендә кошлар кырылуы теркәлгән. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хәбәр итә. Татарстаннан тыш бу исемлеккә Тыва Республикасы, Краснодар крае, Калининград өлкәсе, Калмыкия Республикасы, Воронеж, Әстерхан...
    427
    0
    0
  • 6 март 2017 - 12:10
    Рус әдәбияты буенча БДИда кыска җавап бирү өлеше бетерелә
    Әдәбият буенча БДИдан яңа модель 1 сентябрьгә кадәр тәкъдим ителәчәк. Төп үзгәрешләр - биремдә кыска җавап бирү өлеше юк ителүдә, дип хәбәр итә ТАССка Педагогик үлчәмләр федераль институты (ФИПИ) директоры Оксана Решетникова. Бу хакта ТАСС җиткерә. "Рус әдәбиятыннан БДИ буенча перспективалы модель ел дәвамында эшләнде, хәзер ул киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим...
    312
    0
    0
  • 6 март 2017 - 11:38
    Ятимлекләр язмасын
    "Ялкын" социаль приюты белгечләре һәм тәрбиячеләре Караучысыз калган балаларны гаиләләргә урнаштырырга ярдәм итү үзәге оештырган "Ятимлек проблемаларына мөнәсәбәттә җәмәгать компетентлыгын күтәрү буенча профилактик һәм агарту эшчәнлеге" дип аталган махсус семинарда катнаштылар. - Семинарның темасы очраклы гына сайланмаган иде, - дип сөйли бүлек начальнигы М. Князькина. - Биредә асрамага бала алырга...
    313
    0
    0
  • 6 март 2017 - 11:02
    Машина йөртүчеләргә юлларда сак булырга киңәш ителә
    Температура үзгәреп тору сәбәпле юлларда бозлавык булуы мөмкин. Татарстан дәүләт инспекциясе юл-метеорология шартлары начарлану сәбәпле, шәһәрдән читкә чыгудан тыелып торырга киңәш итә. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Метеорологлар мәгълүматлары буенча, Татарстан территориясендә карлы яңгыр, урыны белән томан, җил көчәюе көтелә. Температура...
    345
    0
    0
  • 6 март 2017 - 10:55
    Актер Александр Кузнецов вафат булган
    Артист тамашачыга «Баллада о солдате», «Адъютант его превосходительства», «Утренние поезда» фильмнарындагы рольләре аша яхшы таныш. 82 нче яшендә язучы һәм актер Александр Кузнецов вафат булган. Бу хакта үзенең «Инстаграм»ы аша актриса Татьяна Лютаева хәбәр иткән. «Минем Укытучым, икенче Әтием, Дустым, Язучы, Артист, Режиссер, Александр Всеволодович Кузнецов бездән китеп барды...» -...
    331
    0
    0
  • 6 март 2017 - 08:30
    Данир Сабиров: "Төркемемнең дә, йортымның да финанс директоры – хатын"
    Ир-атларны "биетә" торган бәйрәм дә якынлаша. Алар сөйгәннәренә нинди бүләк әзерлиләр икән? 8 март көнне икенче ярларын ничек шаккатырмакчы булалар? Шул турыда Данир Сабировтан сораштык. - Бәйрәм алдыннан хатынымны бераз мактап алыйм. Миләүшәм - төркемнең директоры, минем уң кулым, сул кулым, башым-аягым, аннан башка минем бер эшем дә бармый. Мәктәпне...
    504
    0
    0
  • 6 март 2017 - 07:57
    Фельетон, памфлет һәм Пугачёва
    3 мартта "Бердәм Россия Яшь Гвардиясе" Бөгелмә җирле бүлеге активистлары ТР журналистлар берлеге Бөгелмә бүлеге рәисе Владимир Изергин һәм "2016 елның иң яхшы журналисты" булып танылган Әлфия Мостафина белән очраштылар. Очрашуның беренче минутларыннан ук җылы мөнәсәбәтләр урнашты: Әлфия Салих кызы үзенең яшьлеге, журналистикага ничек кереп китүе турында сөйләде, сорауларга җаваплар...
    370
    0
    0
  • 6 март 2017 - 07:39
    Балачакта – кунакта
    ...Балачак. Беркайчан да кабатланмас балачак иле - кеше гомерендәге серле, мавыктыргыч алан. Шул аланда - әниләрнең йөрәк җылысы белән сугарылган бишек җырлары моңы, беренче тапкыр әйтелгән әннә, әттә сүзләре, олы дөньяга атлап киткән тәүге адымнар... Тел - кешеләрнең иң мөһим аралашу-аңлашу чарасы. Укырга-язарга өйрәнү, белем һәм тәрбия алу, дөньяны танып...
    348
    0
    0
  • 6 март 2017 - 07:19
    Быел җәй Җир шарына билгесез оча торган объект якынлашачак
    Галимнәр белдергәнчә, быел җәй Җир шарына билгесез оча торган объект якынлашачак икән. Хәзерге вакытта аның нәрсә икәнен төгәл генә әйтә алмыйлар: ул чит планета корабле дә, галәмдәге чүп тә булырга мөмкин дип фаразлана. Күпчелек аны тәлинкә ди, чөнки берничә еллык күзәтүләр аның очу рәвешен һәм тизлеген үзгәртә алуын күрсәткән, димәк,...
    328
    0
    0
  • 6 март 2017 - 06:54
    Татарстанда иртәнге фаҗига
    Бүген иртән, 4.30да, Татарстанның Биектау районында фаҗигале хәл була. Куркачи станциясендә берьюлы өч кешене поезд бәрә. Ике ир-ат белән бер хатын-кыз урында ук җан бирәләр. Вакыйганың сәбәпләрен тикшерү бара.
    338
    0
    0
  • 6 март 2017 - 06:31
    Татфондбанк кертемчәләре таләбе нәтиҗәләре бүген билгеле була
    Татарстан хөкүмәте Татфондбанк кертемчәләренең Россия Банкы тарафыннан алынган лицензиясен кире кайтару дәгъвасын карау нәтиҗәләрен дүшәмбе, 6 мартта, җиткерәчәкләр. Бу хакта шимбә көнне Татарстан юстиция министры Лариса Глухова җиткерде, дип хәбәр итә ТАСС. "Хөкүмәт кертемчәләренең дәгъвасын карау нәтиҗәләрен дүшәмбе көнне хәбәр итәчәк. Канун тарафыннан банк лицензиясен кире кайтаруга шикаять бирү рәсми...
    314
    0
    0
  • 6 март 2017 - 05:37
    Татарстан Кызыл китабының өченче басмасы басылган
    Татарстан Республикасы Кызыл китабының өченче басмасы басылып чыккан. Бу хакта Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа басмага 612 сирәк төр хайван (224 төр), үсемлекләр (340 төр) һәм гөмбәләр (48 төр) кергән. Шул исәптән 64 төре Россия Федерациясе Кызыл китабына, 6 төре Халыкара Кызыл китапка кертелгән....
    428
    0
    0
Реклама