Бөгелмә авазы

24 февраль 2017 яңалыклары

  • 24 февраль 2017 - 10:17
    Азык-төлек җыелмасы бәясе артты
    Гыйнвар нәтиҗәләре буенча Россиядә уртача минималь азык-төлек җыелмасы 3726 сумга кадәр арткан. Азык-төлек җыелмасына ипи-сөттән алып балык һәм яшелчә-җимешкә, ягъни сәламәт туклану өчен кирәк булганнар керә. Минималь җыелма төрле төбәктә төрлечә Иң кыйммәт азык-төлек җыелмасы Чукотка да икән - 8431 сум, иң түбәне Курск өлкәсендә - 3069 сум. almet-rt.ru
    350
    0
    0
  • 24 февраль 2017 - 10:02
    Кәрәзле телефон 8 яшьлек кызның гомерен өзгән
    8 яшьлек кызның үле гәүдәсен үз фатирында табалар. Новгород өлкәсе СУ СКР хәбәр иткәнчә, алдан тикшерүләр күрсәткәнчә, кыз кәрәзле телефоннан кулланганда электр тогы суккан. Бу вакытта телефон зарядкага куелган булган. Медицина ярдәме күрсәтелүгә дә карамастан, яшь новгородлы урында ук үлгән. Бәхетсезлек очрагы булган гаилә иминнәрдән санала.
    339
    0
    0
  • 24 февраль 2017 - 09:37
    Зеленая Рощада бистәләр арасында волейбол ярышлары үтте
    Ватанны саклаучылар көнендә Зелена Роща авыл җирлегенең мәктәп спорт залында волейбол ярышлары үтте. Анда Березовка, Карабаш бистәләре һәм Зеленая Роща авылының ике командасы катнашты. Ярышларда Зеленая Рощаның беренче командасы - беренче урынга, икенче командасы - икенче урынга чыкты. Мактаулы өченче урынны Березовка авыл җирлеге волиболчылары яулады.
    402
    0
    0
  • 24 февраль 2017 - 09:25
    "Дөньядагы иң гүзәл зат" бәйгесенә Бөгелмә кызы Сабина Гафорова кушылды
    "Дөньядагы иң гүзәл зат" бәйгесенә Бөгелмә кызы Сабина Гафорова кушылды. Бәйгегә фотолар 26 февральгә кадәр кабул ителә, тавыш бирү 27 февральдән алып, 6 мартка кадәр узачак. 7 март көнне бәйгенең җиңүчесен игълан итәчәкбез. Иң үзенчәлекле дип табылып, аеруча күп тавыш җыйган фото авторын спонсорыбыз "Алина" матурлык салоныннан бик шәп бүләкләр:...
    424
    0
    0
  • 24 февраль 2017 - 09:00
    3 һәм 25 сумлык тимер акчалар чыга
    Үзәк Банк совет мультипликациясенә багышлап берничә коллекцион монета чыгарырга уйлый. Алар барлыгы 300 мең данәдә басылыр дип көтелә, дип хәбәр итә «Вести» сайты. 3 һәм 25 сумлык тимер акчаларда «Ну, погоди!» мультфильмыннан куян белән бүрене, Винни Пух, Пятачок, Простоквашино мультфильмыннан Дядя Федор, шулай ук Чебурашка, Гена исемле Крокодилны, Леопольд мәчесен...
    351
    0
    0
  • 24 февраль 2017 - 08:28
    "Дети. Голос”та якташыбызга борылдылар
    Әлеге проектта якташларыбызны күрү бик күңелле. Алар җырлаганда остазларның йөз белән борылуы икеләтә куанычлы. Казаннан 15 яшьлек Мәдинә Мөхәммәдшина да "слепое прослушивание" үтте. Ул Валерий Меладзе командасына эләкте. Мәдинәнең кастингны беренче тапкыр гына узуы түгел икән. Беренче сезонда аңа беркем дә борылмаган булган.
    367
    0
    0
  • 24 февраль 2017 - 08:02
    Данирга - үзенчәлекле бүләк
    Социаль челтәрләрләрдә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уңаеннан күп төрле котлауларга юлыгып була. Бәйрәм белән бәби дә, әби дә котлый, дигәндәй… Популяр артист Данир Сабировның иҗат командасы кызлары ир-егетләргә менә шундый үзенчәлекле бүләк ясаган. Машина логотиплары ясалган, юлда йөргәндә муен армасын өчен махсус мендәрләр бу. http://shahrichalli.ru
    452
    0
    0
  • 24 февраль 2017 - 06:59
    Салкын көннәр мартка күчә
    Әле генә салкыннар иде, ә атна башында җылытты. Яз исе килә башлады! Синоптиклар фаразлавынча, әле берничә көн яңгырлы кар, буран, бозлавык булачак. Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев, яз килде дип куанырга иртә, бураннар алда әле, ди. "Февраль аенда кинәт кенә җы­лыту куандырмый. Уңыш күп булыр, Аллаһы боерса. Әмма урак өстендә көннәр...
    357
    0
    0
  • 24 февраль 2017 - 06:31
    Иң арзаны – Абхазия
    Туристлык тармагын анализлаучы "Skyscanner" дигән оешма русиялеләргә 2017 елда чит илләрдә ял итү өчен чагыштырмача арзанлы курортлар рейтингын төзегән. Аннан күренгәнчә, быел берәр чит илдә ике кешегә атна-ун көнлек ял өчен ким дигәндә 1,5 мең доллар (90 мең сум) чыгарып салырга туры киләчәк. Шуннан да арзанлы ял ил эчендә генә...
    356
    0
    0
  • 24 февраль 2017 - 06:03
    Игътибар: кәрәзле телефоннар сүнәргә мөмкин
    Рентген лабораториясе белгечләре 25 һәм 28 февральдә Кояшка "һөҗүм" булуы ихтималын фаразлый. Бу магнит дулкыннары тибрәнүенә китерәчәк. Магнит давыллары кәрәзле элемтә өзеклекләренә китерергә һәм кыска ялганышлар китереп чыгарырга мөмкин. almet-rt.ru
    351
    0
    0
  • 24 февраль 2017 - 05:19
    Пациент шәфкать туташын һәм санитарканы имгәткәнче кыйнаган
    Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү машинасы 1978 елгы ир-атны кафедан алып килә. Новгород шифаханәсенә китерелгән ир-атның битендә яра була. Приемной покойда ир-ат шифаханә хезмәткәрләрен кыйный Аны тынычландырырга тырышкан каравылчы да зыян күрә. Бит сөякләре сынган санитарканы хирургиягә озаталар. Ә баш мие селкенгән шәфкать туташын нейрохирургия бүлегенә урнаштыралар.
    339
    0
    0
  • 24 февраль 2017 - 04:28
    "Дөньядагы иң гүзәл зат" бәйгесенә Бөгелмәдән Гөлинә Миңнуллина кушылды
    "Дөньядагы иң гүзәл зат" бәйгесенә Бөгелмәдән Гөлинә Миңнуллина кушылды. Фотода ул кызы Эвелина һәм улы Румил белэн. Бәйгегә фотолар 26 февральгә кадәр кабул ителә, тавыш бирү 27 февральдән алып, 6 мартка кадәр узачак. 7 март көнне бәйгенең җиңүчесен игълан итәчәкбез. Иң үзенчәлекле дип табылып, аеруча күп тавыш җыйган фото авторын...
    392
    0
    0
Реклама