Бөгелмә авазы

30 гыйнвар 2017 яңалыклары

  • 30 гыйнвар 2017 - 16:43
    Россия футболчысының үлеменә грипп сәбәпче булган
    Танылган футболчы күптән түгел грипп белән авырган булган. 44 яшьлек Татьяна Репейкина 44 яшендә үлә. Аның гомере Лаешта өзелә. Грипп аркасында аның тын юлларына зур зыян килә. Татьяна Репейкина күп тапкыр Россия чемпионы була, УЕФА кубогы финалисты. «Лада» (Тольятти), «Рязань-ВДВ» (Рязань), «Чертаново» (Мәскәү), «Звезда-2005» (Пермь), «Мордовочка» (Саранск), «Зенит-Ижау» (Ижау) ,...
    319
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2017 - 15:26
    Җәвит Шакиров ветрянка белән авырый? [+ФОТО]
    Кичә кайбер матбугат чаралары шоумен Җәвит Шакировның авыруы турында язып чыктылар. Чынлыкта бу шаяру гына булган. «Бүген һич көтмәгәндә ветрянка килеп чыкты, кайда булгандыр ул моңа чаклы», - ди юморист. Әмма фотога күз салсаң, бу яшел төртмәләр зеленка түгел, ә пластелин кисәкләре. Авырмагыз, Җәвит абый! http://artistlar.ru/jevit-shakirovnyn-avyruy-turynda-khebe/
    390
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2017 - 13:09
    Бөгелмәдә “Лада” хатын-кызны таптаган (ВИДЕО)
    Бүген иртән "Лада" машинасында хатын-кыз җәяүлеләр юлында бер ханымны бәрдертә. Һәлакәт "Бөгелмә" кунакханәсе каршында була. Нәтиҗәдә, авариядә зыян күргән хатын-кыз җәрәхәтләр ала һәм хастәханәгә озатыла. Хокук саклау органнары хәбәр итүенчә, зыян күрүченең ике кабыргасы сынган, шулай ук башына зыян килгән, аңа медицина ярдәме күрсәтелгән.
    364
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2017 - 12:27
    Афәрин, күрше районнар актив - "Син бит минем бергенәм!" бәйгесендә Лилия һәм Руслан Әбделхаковлар
    Афәрин, күрше районнар активлашып китте - "Син бит минем бергенәм!" бәйгесендә Баулы районы, Татар Томбарлы авылыннан Лилия һәм Руслан Әбделхаковлар. Тиздән барлык гашыйкларның көтеп алган матур бәйрәме - 14 февраль - Гашыйклар көне. Шул уңайдан "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты "Син бит минем бергенәм!" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итте....
    298
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2017 - 11:55
    Бер тапкыр түләнүче 5 мең сум акчаны пенсионерларга җиткерү эше тәмамланган
    Барлыгы 221,7 млрд. сум акча түләнгән. Россия Федерациясе пенсия фонды бер тапкыр түләнүче 5 мең сум акчаны пенсионерларга җиткерү эшен тәмамлады, ди идарә тармагының матбугат хезмәте. Бу хакта ТАСС хәбәр итә. "Пенсия фондыннан бер тапкыр бирелә торган 5 мең сум акчаны Россия пенсионерларына җиткерү эшләре тәмамланды. Финанслау 221,7 млрд. сум...
    314
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2017 - 11:23
    МЧС хәбәр итә. Җир тетерәү ихтимал
    МЧС хәбәр итә. Җир тетерәү ихтимал Республиканың көньяк-көнчыгышында - Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск муниципаль районнары террииториясендә 1-4 баллы җир тирбәлеше күзәтелүе көтелә. Әлеге күренеш антропоген йөкләнеш арту нәтиҗәсендә (нефть чыгару һәм Рус тигезлеге платформасының табигый тектоник таркалуына бәйле) килеп чыгарга мөмкин дип кисәтә белгечләр.
    354
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2017 - 10:57
    Башыңа кар төшмәсен!
    Пензадагы "ТЭЦ-1" белән бәйле гадәттән тыш хәлне (кар аның түбәсен җимереп төшергән һәм шәһәр җылысыз кала) видекоиңәшмәдә искә төшерделәр. Мондый зур проблема һәр җирдә килеп туарга мөмкин. Аны булдырмас өчен түбәләрнең кардан чистартылып торуы мөһим. Бу йөкләмә торак-коммуналь хуҗалыкларына тапшырылды. - Кар бик күп ява. Мин сезнең бу сорауга бик...
    360
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2017 - 10:34
    Капиталь ремонт эше
    Татарстанның 2017 елга төзекләндерелергә дип билгеләнгән барлык социаль объектында диярлек капиталь ремонт эше башланган. Бу хакта видеокиңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин хәбәр итте. Мәгариф объектларына капиталь ремонт үткәрү программасына 146 объект кертелгән. Болар - 36 мәктәп һәм 110 балалар бакчасы (4се - Бөгелмәдә). Җәйге...
    338
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2017 - 10:08
    Балага йөз ел элек кулланылган исем кушканнар
    Татарстанда яңа туган сабыйга бик сирәк исемнәрнең берсен кушканнар. Чаллыда гыйнвар азагында туган баланы Шарифель дип атаганнар. Кыз Эльвира белән Айрат Миннегалиевлар гаиләсендә икенче бала. Мондый исем 100 ел элек гамәлдә булган. Интернетта эзләү нәтиҗәсендә кулак дип куылганнар исемлегендә 1902 елда туган Шарифель Касыймова, «Мемори» исемлегендә 1912 елгы Шарифель Әхмәрова...
    326
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2017 - 08:30
    Каза сорап килми
    26 гыйнвар көнне шәһәрнең Чайковский урамындагы 20 нче йортта янгын чыга. Бу хакта хәбәр алынуга, 64 нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре һәм тиешле служба вәкилләре вакыйга урынына китә. Бишенче катта урнашкан бер бүлмәле квартир яна икән. Күршеләре анда хуҗа - 1988 елгы гражданинның булу ихтималын әйтәләр. Чыннан да, эш барышында...
    305
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2017 - 08:07
    Күрше районда өч машина катнашында һәлакәт. Үлүче бар
    27 гыйнвар көнне 14.50 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең Совет урамында 1969 елгы "Лексус" шоферы Чехов урамы ягыннан Тукай проспектына таба килгәндә кагыйдәне боза, ягъни каршы хәрәкәт полосасына чыга һәм "ВАЗ 111130" белән бәрелешә. Аның руле артында 1939 елгы шофер була. Аннан "ВАЗ 111130" бер үк якка хәрәкәт итүче "Шевроле Ланос"ка барып...
    318
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2017 - 07:30
    Бөгелмәдә – янгын (+ФОТОЛАР)
    29 гыйнвар көнне 17 сәгать 04 минутта 1 нче Загородная урамында йорт януы турында хәбәр килеп ирешә. 64 нче янгын сүндерү частеннан янгын урынына кадәр - 6 километр. Янгын сүндерүчеләр, килеп җитүгә, кирпечтән салынган бер катлы шәхси йорт януын күрәләр. 1967 елгы йорт хуҗасының үле гәүдәсенә тап булалар. Эчке служба...
    348
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2017 - 06:45
    Татарстанда 100 яшьлек әбигә уникаль операция ясалган
    Саба районының Оет авылында яшәүче иң өлкән кешесе 100 яшьлек Хәкимә әби Закировага Шәмәрдәндә урнашкан районара күз хирургиясе үзәгендә операция ясалган. Бу хакта "Саба таңнары" газетасы хәбәр итә. Әбинең уң күзенең нервлары үлгән, анысында өмет булмаган, ә икенчесе яктылыкны сизгән. Операцияне үзәкнең баш табибы, югары категорияле хирург-офтальмолог, медицина фәннәре кандидаты...
    323
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2017 - 05:58
    “Син бит минем бергенәм!” бәйгесенә Баулы районыннан Фәйрүзә һәм Радик Хәбибулиннар кушылды
    "Син бит минем бергенәм!" бәйгесенә Баулы районының Татар Кандызы авылыннан Фәйрүзә һәм Радик Хәбибулиннар кушылды
    356
    0
    0
  • 30 гыйнвар 2017 - 05:09
    Балалары белән сөрем газына агуланган
    Өч кеше сөрем газы белән агуланган. Әниләре белән 2007 һәм 2012 елгы балалар.да зыян күргән. Бу хәл Казанның Декабристлар урамындагы йортта була. Аларның барысы да шифаханәгә озатылган. Моннан тыш малай әле баш миен дә имгәткән.
    369
    0
    0
Реклама