Бөгелмә авазы

28 гыйнвар 2017 яңалыклары

  • 28 гыйнвар 2017 - 16:16
    Ригага һәм Ереванга очып булачак
    Тиздән Казан аэропортыннан Рига белән Ереванга туры рейслар ачарга уйлыйлар. Шулай ук башкаладан Тбилиси, Тель-Авив һәм Пекинга очу мөмкинлеге булдыру турында да Россия авакомпаниеләре белән сөйләшүләр бара, дип яза Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин сүзләренә сылтама белән «Татар информ». Хәтерләсәгез, былтыр Казаннан Прага, Франкфурт и Ашхабадка туры...
    329
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2017 - 13:16
    Укытучыларны беренче ярдәм күрсәтергә өйрәтәчәкләр
    Быелдан «Мәгариф турындагы» федераль законга үзгәрешләр кертелгәннән соң, барлык педагогларны да беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләренә өйрәтәчәкләр. Әлеге эш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән «Иминлек» проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Укулар ике этапта барачак. Беренчесендә укытучыларны видеодәресләр аша күнекмәләргә өйрәтсәләр, икенче өлештә өйрәнгәннәрне практикада сынап карау мөмкинлеге биреләчәк. Татарстанда быел...
    367
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2017 - 11:24
    Тырышлык нәтиҗәсе
    Куйбышев тимер юлының Идел - Кама регионында рельсларны аркылы чыгу юлларында узган елда бер тапкыр бәхетсезлек очрагы булган. - Бу, переездларда юл-транспорт вакыйгаларын киметү максатында, тимер юлчыларның ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергәләп, профилактик чаралар үткәрүенең уңай нәтиҗәсе булып тора, - дип хәбәр итәләр матбугат үзәгеннән. - Әйтик, 2016 елда тимер юлчылар...
    389
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2017 - 10:30
    Машина йөртү хокукын кайтару өчен имтихан тапшырырга кирәк була
    Юл йөрү кагыйдәләрен бозган өчен машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителүчеләр саны кимеми. Таныклыктан мәхрүм ителү срогы кайсы көннән исәпләнә башлый? Таныклыкны ЮХИДИгә тапшырырга кирәкме? Административ җаваплылык вакыты чыкканнан соң кайсы вакыт аралыгында таныклыкны алырга кирәк? Һәрдаим кабатлана торган шундый һәм башка сорауларга район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев ачыклык кертә....
    359
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2017 - 09:12
    "Син бит минем бергенәм!" бәйгесенә Бөгелмәдән Диана һәм Раушан Әхмәровлар гаиләсе кушылды
    "Син бит минем бергенәм!" бәйгесенә Бөгелмәдән Диана һәм Раушан Әхмәровлар гаиләсе кушылды. Тиздән барлык гашыйкларның көтеп алган матур бәйрәме - 14 февраль - Гашыйклар көне. Шул уңайдан "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты "Син бит минем бергенәм!" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итә. Сездән үзегезнең сөйгән ярыгыз белән төшкән үзенчәлекле фотолар...
    414
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2017 - 07:46
    Хезмәт хакың зурмы?
    Росстат хәбәр итүенчә, узган ел илебездә уртача хезмәт хакы аена 32 000 сум булган. Шунысы кызык, "бездә уртача хезмәт хакы фәлән сумга җитте" дигән яңалыкны ишеткән саен һәркем кашын җыера. "Нишләп минеке аннан түбән?", "Дөрес түгелдер бу саннар..." диешәләр. Дөресен генә әйткәндә, аның ничек исәпләнүен күбебез яхшы чамалый. Формуласы бик...
    443
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2017 - 07:00
    Киләсе елга Ураза бәйрәме һәм Корбан гаетенең кайчан билгеләп үтәчәге мәгълүм булды
    Киләсе елга дини бәйрәмнәр һәм истәлекле көннәр календаре: 30 март - Рәгаиб кичәсе (сөекле Пәйгамбәребез с.г.с.нең әтисе белән әнисе никахлашкан көн) 23 апрель - Мигъраҗ кичәсе (пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.с.нең күккә ашып, Аллаһы Тәгалә белән сөйләшкән һәм Аның әмерләрен алган кичә) 10 май - Бәраәт кичәсе (гөнаһлардан котылу, бәхет һәм иминлек...
    431
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2017 - 06:27
    Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров Минтимер Шәймиев кулыннан Хәйриячеләр китабын һәм Рәхмәт хатын кабул итеп алды
    Кичә Казан Кремлендә Хәйриячеләр китабын һәм "Яңарыш" фондының Рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды. Бу юлы Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фондының Попечительлек Советы рәисе Минтимер Шәймиев 20 мең хәйрияченең исеме кергән Хәйриячеләр китабының VII томын тапшырды. Тантанада ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР Министрлар Кабинеты...
    406
    0
    0
  • 28 гыйнвар 2017 - 05:22
    Бөгелмәдә “Единая Россия” Яшь гвардия”се активистлары психолог-консультант Анна Хафизова белән очраштылар
    "Лекториум" проекты кысаларында "Единая Россия" Яшь гвардия"се Бөгелмә бүлеге активистлары психолог-консультант Анна Хафизова белән очраштылар. Очрашуның темасы кешеләр арасындагы мөнәсәбәт, низаглы очракларны хәл итүгә багышланган иде. Белгеч дустанә мөнәсәбәтне ничек урнаштырырга икәнлеге, хезмәттәшлек итү үзенчәлекләре турында сөйләде, әйләнә-тирәдәгеләр белән нәтиҗәле багланышлар урнаштыру методикаларын тәкъдим итте. А. Хафизованың әйтүенә караганда, соңгы...
    449
    0
    0
Реклама