Бөгелмә авазы

26 гыйнвар 2017 яңалыклары

  • 26 гыйнвар 2017 - 18:11
    36 бала алкоголь белән агуланган
    Роспотребнадзор идарәсе куркыныч саннар китерә... Узган ел республикада 776 кеше алкоголь белән агуланган. Аларның 36 сы балалар. 267 очракта агуланучыларны коткарып булмаган. Ә 2015 елда гомумән 1198 агулану очрагы теркәлгән булган.
    352
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2017 - 14:43
    "Син бит минем бергенәм!" бәйгесенә Бөгелмәнең яшь пары - Эльвира һәм Илдус Сәйфетдиновлар кушылды
    "Син бит минем бергенәм!" бәйгесенә Бөгелмәнең яшь пары - Элвира һәм Илдус Сәйфетдиновлар кушылды. Матур гаилә корып, зур тормыш юлына аяк баскан яшьләргә ак бәхетләр, саулык-сәламәтлек, җан тынычлыгы һәм иминлек телибез!
    349
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2017 - 13:06
    Наркотиклар саткан яшь парны тоткарлаганнар
    Алар наркотикларны Чаллыдан алып кайтканнар. Узган елның 20 февралендә яшьләрне Әлмәт ЮХИДИ инспекторлары Колшәрип авылы янында туктата. Алар машинасында наркотик матдә табыла. Соңыннан аларның Лениногорсктан булуы беленә. Фатирларында тагын 224,53 г сатуга әзерләнгән наркотиклар фаш ителә. Ирле-хатынлы җинаятьчеләрне 22 елга ирекләреннән мәхрүм иткәннәр.
    357
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2017 - 12:34
    Шикаять язып 56 мең сум акча эшләгән
    Казанда бер ир-ат легаль булмаган хәмерләр турында шикаять язып кына да 56 мең сум акча эшләгән. Ул "Халык контроле"нә 30 дан артык мөрәҗәгать юллаган. Узган ел 28 муниципаль берәмлектән 625 мөрәҗәгать кергән. 2015 тә 108 генә теркәлгән булган. Бу максатларга Татарстан Президенты 1 миллион сум акча бүлгән иде. "Халык контроле"нә...
    324
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2017 - 11:56
    Бөгелмә районында юл һәлакәте: корбаннар бар
    Кичә төнге сәгать уникенче яртылар тирәсендә Мәскәү - Чиләбе авторассасының Бөгелмә районындагы өлешендә юл-транспорт һәлакәте була. 14 нче модельле ЛАДА автомобиле шоферы каршы полосага чыга һәм "Скания" йөк машинасы белән бәрелешә. Ладаның 1966 елгы шоферы урында ук һәлак була.
    343
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2017 - 10:39
    Яшлеккә – мәйдан
    25 гыйнвар - Россия студентлары көне. Әлеге көн Татьяна көне буларак билгеләп үтелә. Гадәттә, шушы чорда студентларның имтихан-зачетлары тәмамлана. Бу кеше гомеренең иң күңелле чоры - студент елларын кем генә сагынып искә алмый икән? Димәк, әлеге көн - төрле уку йортларында белем эстәүчеләрнең һәм студент еллары артта калганнарның да уртак...
    414
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2017 - 10:05
    Путин студентлар белән очрашуда җырлады [+ВИДЕО]
    Кичә Мәскәү дәүләт университеты студентлары белән очрашу вакытында Владимир Путин җырлап җибәрде. Студентлар белән "На пыльных тропинках далеких планет останутся наши следы" җырын гитарага кушылып башкардылар. http://matbugat.ru/
    343
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2017 - 08:34
    “Бәллүр чишмә” иҗади коллективы артистлары “Радуга” бүлегендә матур концерт күрсәттеләр
    "Бәллүр чишмә" иҗади коллективы артистлары Бөгелмәнең "Радуга" социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүчеләргә бик матур концерт күрсәттеләр. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен бу хәйрия чарасын бүлек психологлары оештырды. Рушания Шакирова туган як, мәхәббәт турында бик матур итеп җырлар башкарды, мәзәкләр сөйләде, Мария Чадаева шигырь укыды. Ә инде ял итүчеләр (тамашачылар) каршына янып торган...
    422
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2017 - 08:01
    Шәһәребезнең “СУ-2” районында урнашкан “Ирхәм” мәчетендә “Хаҗ” дәресләре
    Шәһәребезнең "СУ-2" районында урнашкан "Ирхәм" мәчетендә Хаҗ темасына багышланган дәресләр булып үтте. Аны Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов башлап җибәрде. Ул балигълык яшенә җиткән, физик һәм матди мөмкинлекләре булган һәрбер мөселман кешесенең Исламның бишенче баганасын үтәргә, ягъни хаҗ кылырга тиеш икәнлеге турында сөйләде. Аннары ул "ДУМ...
    360
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2017 - 07:18
    Татарстан хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча лидерларның берсе
    Татарстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча лидерларның берсе санала. Татарстанда уртача хезмәт хакы, 2015 ел белән чагыштырганда, 5,9 процентка арткан. Хәзер ул 29 665 сум тәшкил итә. Бюджет өлкәсендә эшләмәүчеләрнең хезмәт хакы, 2016 елда 8252 сумга җиткерелгән. Бу Россиядәге минималь хезмәт хакына караганда 10 процентка...
    313
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2017 - 06:57
    Бөгелмә икмәк заводы продуктлары Россиянең иң яхшы товарлары рәтендә
    Казан Ратушасында "Татарстанның иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" бәйгесенә йомгак ясалды. Анда "Россиянең 100 иң яхшы товары" программасы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Чарада Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Җиңүчеләр арасында 1 нче номерлы Бөгелмә икмәк продуктлары заводы да бар. Предприятиенең җитәкчесе - җирле депутат Радик Исмәгыйлев. Бөгелмәдә 1979 елдан бирле эшләп килүче...
    375
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2017 - 05:45
    "Син бит минем бергенәм!" бәйгесенә Татар Димскәеннән Минира һәм Нурфаяз Ишмиевлар кушылды
    "Син бит минем бергенәм!" бәйгесенә Татар Димскәеннән Минира һәм Нурфаяз Ишмиевлар кушылды. Сездән дә үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз.
    386
    0
    0
Реклама