Бөгелмә авазы

25 гыйнвар 2017 яңалыклары

  • 25 гыйнвар 2017 - 12:57
    Гыйльмурый әбигә – 99 яшь
    Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның тол хатыны Гыйльмурый Гафиятуллина үзенең 99 яшен билгеләп үтте. Аның сугышта батырларча һәлак булган ире тумышы белән Бөгелмә районының Сугышлы авылыннан. 1944 елның гыйнвар аенда, сугышның кызган вакытында, ул дошман пулеметын гәүдәсе белән каплый. Советлар Союзы Герое исеме Газинурга һәлак булганнан соң бирелә. Гыйльмурый әбине...
    367
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2017 - 12:36
    Игътибар! Бөгелмәдә балаларга ташламалы юлламалар бирәләр!
    Февраль аенда тормышта кыен хәлгә тарыган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен уку процессын өзми генә, сәламәтләндерү кампаниясе оештырылачак. Ташламалы юлламалар социаль яклау органнарында тиешле тәртиптә исәпкә куелганнарга тәкъдим ителәчәк. Тулырак белешмәне 4-68-25 номерына шылтыратып белешә аласыз.
    340
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2017 - 11:50
    Бөгелмәлеләрне Шаяннар һәм тапкырлар мәктәбе шәһәр лигасы фестиваленә чакырабыз
    Бөгелмәнең Шаяннар һәм тапкырлар клубы үзенең уен сезонын ача. 2 февральдә 18.00 сәгатьтә Техника йортында "Бөгелмә ШТК Лигасы" фестивале узачак. Билетлар Техника йорты кассасында сатыла.
    343
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2017 - 11:31
    Бөгелмәлеләр шәһәр мэрына мөрәҗәгать итә ала
    Бөгелмәлеләр шәһәр мэры Линар Закировка шәхсән мөрәҗәгать итә алалар. Кабул итүгә алдан язылып кую көн саен 14.00-17.00 сәгатьләрдә түбәндәге телефон аша башкарыла: 4-38-65 (эчке 140) Бөгелмә муниципаль районы порталында (http://bugulma.tatar.ru/) "Халык мөрәҗәгате" ("Обращения граждан") рубрикасының интернет-кабул итү бүлмәсендә һәркем үз соравын калдыра ала. Моннан тыш, Линар Закировның Instagram (@zakirovlinar) социаль...
    371
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2017 - 11:09
    Рөстәм Миңнеханов студент чакта нинди булган? [+ФОТО]
    Бүген - Студентлар көне. Ул дөньяның күп кенә илләрендә билгеләп үтелә, бәйрәм итү башка илләрдә безнекеннән аерылса да, яшьләр арасында популярлыгы бер дәрәҗәдә. Бу бәйрәмнән Татарстан Президенты да читтә калмаган. Ул студент еллары истәлеге - студент билеты фотосын Инстаграмга куйган һәм астына "Бүген - студент, иртәгә - Президент. Бәйрәм белән...
    497
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2017 - 10:20
    БДИ тапшыручылар игътибарына
    11 сыйныфны тәмамлаучылар 1 февральгә кадәр бердәм дәүләт имтиханында катнашуга гаризаларны тапшырып бетерергә тиеш. Әлеге гаризада укучылар шулай ук үзләре сынау узачак фәннәрне дә тәгаенли. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган матбугат конференциясендә искәртеп уздылар. Бу датаны истә калдыру мөһим. Чөнки соңрак инде мәгълүмати базага үзгәрешләр кертеп булмаячак. Әйтик, инде...
    356
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2017 - 09:34
    Афәрин, күрше районнар активлашып китте - "Син бит минем бергенәм!" бәйгесендә Лилия һәм Ранил Әбделхаковлар
    Афәрин, күрше районнар активлашып китте - "Син бит минем бергенәм!" бәйгесендә Баулы районы, Татар Томбарлы авылыннан Лилия һәм Ранил Әбделхаковлар.
    369
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2017 - 08:24
    Карлы юллар һәм тәрбия турында
    Бөгелмә шәһәрендә һәм район авыл җирлекләрендә традицион халык җыеннары дәвам итә. Гадәттә, аның кысаларында ел дәвамында башкарылган эшләрне анализлана, мөһим проблемалар күтәрелә һәм алдагы чорга бурыч-максатлар билгеләнә. 24 гыйнвар көнне шундый очрашу Бөгелмәнең 6 нчы мәктәбендә булып узды. Анда мәктәп коллективы, шушы районда яшәүче халык һәм Бөгелмә муниципаль район башлыгы,...
    402
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2017 - 07:27
    Бөгелмәдә алдагы ялларда һәм киләсе атнада булачак мәдәни чаралар
    3 нче китапханәдә 28 гыйнварда - "Әби сандыгы". Этнографик бәйрәм. Башлана сәгать 10да. Балалар сәнгать мәктәбендә Атна дәвамында - "Әкияти дөнья". Иҗади хезмәтләр күргәзмәсе. (12+); укучылар хезмәтләреннән күргәзмә (10+); 31 гыйнварда - әргән музыкасы концерты (балалар өчен; Владислав Мортазин). Башлана 14 сәгать 30 минутта. 3 февральдә - "Музыка - язмышым...
    412
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2017 - 05:42
    Мәгариф министры мәктәпләрдә яулык кию мәcьәләсе буенча үз фикерен әйтте
    Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева Мордовия мәктәпләрендә яулык бәйләп йөрүгә карата мөнәсәбәтен белдереп, бездә белем бирүнең дөньяви булуына басым ясап, комментарий бирүе хакында хәбәр итә ТАСС. "Бездә дөньяви белем бирү", - дип белдергән министр ТАСС агентлыгында узган матбугат очрашуында. Ул: "Чын дини кешеләр дингә карашын атрибутика ярдәмендә белдерергә тели...
    352
    0
    0
  • 25 гыйнвар 2017 - 05:03
    “Син бит минем бергенәм!” бәйгесенә Бөгелмәдән Лилия һәм Рамил Шәрәповлар гаиләсе кушылды
    "Син бит минем бергенәм!" бәйгесенә Бөгелмәдән Лилия һәм Рамил Шәрәповлар гаиләсе кушылды. Сездән дә үзегезнең сөйгән ярыгыз белән төшкән үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз.
    452
    0
    0
Реклама