Бөгелмә авазы

23 гыйнвар 2017 яңалыклары

  • 23 гыйнвар 2017 - 15:11
    Афәрин, "Син бит минем бергенәм! бәйгесенә өлкән буын вәкилләре дә кушылды - Миңсылу апа һәм Мәҗит абый Билаловлар
    Афәрин, "Син бит минем бергенәм! бәйгесенә өлкән буын вәкилләре дә кушылды - Самара өлкәсе, Камышлы районы, Балыклы авылында гомер итүче Миңсылу апа һәм Мәҗит абый Билаловлар. 1 гыйнварда аларның бергә яшәүләренә 47 ел тулган. Күркәм пар ике пар игезәк балалар: малайлар һәм кызлар тәрбияләп үстергәннәр!
    370
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2017 - 14:28
    Татарстанда һава торышының кискен үзгәрүе көтелә
    Синоптиклар Татарстанда һава торышында кискен үзгәрешләр булачагы хакында кисәтә. 23 гыйнварның 22:00 сәгатеннән 24 гыйнварның 18:00 сәгатенә кадәр республикада һава торышы начараюы көтелә. Бу вакыт аралыгында көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге 16м/секундка җитүе, буран вакытында күз күременең 1000метрдан кимрәк булуы хәбәр ителә. Юлларда бозлавык һәм карт көртләре булу сәбәпле сак һәм...
    361
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2017 - 12:16
    Бөгелмәдә машина яндырганнар
    22 гыйнвар көнне төнге 12 туларга 1 минут вакыт калганда, янгын күзәтчелеге бүлегенә Бөгелмә районының Берёзовка посёлогында янгын чыкканлыгы турында хәбәр итәләр. Вакыйга урынына барып җиткән янгын сүндерүчеләр Chevrolet Lacetti һәм "ВАЗ 2114" машиналарының януын күрә. Беренчесенең салонында ут дөрләсә, икенчесенең моторлы өлеше яна. Уттан гомуми зарар күргән мәйдан 4,5...
    349
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2017 - 12:04
    Казанда ана белән баланы бәрдергән исерек машина йөртүчене кыйнаганнар
    Казанда исерек килеш руль артына утырып чыккан ир-егет җәяүлеләр өчен каралган светофорсыз кичүдән юл аша чыгучы ана белән баланы бәрдергән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан шәһәре буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә. Әлеге юл һәлакәте кичә сәгать кичке 5тә Чуйков урамындагы 66 нчы йорт каршында булган....
    313
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2017 - 11:10
    Бөгелмәдә хокук саклаучылары ярышты
    21 гыйнвар көнне "Динамо" спорт клубында штанганы яткан килеш күтәрү буенча республиканың тәртип саклау органнары хезмәткәрләре арасында ачык чемпионат узды. Анда биш шәһәр (Азнакай, Лениногорск, Бөгелмә, Ютазы, Баулы) спортчылары катнашты. Барлыгы - 27 штанга күтәрүче. Беренче урын, күбесенчә, бөгелмәлеләргә насыйп булды. Бигрәк тә кызларга тиңнәр булмады: Анастасия Львова, Светлана Незнанова,...
    358
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2017 - 09:27
    Бөгелмә районында хисап тоту сессияләре дәвам итә
    Бөгелмә районында хисап тоту сессияләре дәвам итә. 20 гыйнвар көнне алар Спас һәм Татар Димскәе авылларында булып узды. Сессия эшендә Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов һәм халыкка хезмәт күрсәтүче оешма вәкилләре, почта, мәгариф, хокук һәм сәламәтлек саклау органнарыннан белгечләр, депутатлар катнашты. Спас һәм...
    365
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2017 - 09:17
    “Син бит минем бергенәм!” бәйгесенә Бөгелмәдән Әлфия һәм Рифат Шараповлар гаиләсе кушылды
    "Син бит минем бергенәм!" фото бәйгесенә Бөгелмәдән Әлфия һәм Рифат Шараповлар гаиләсе кушылды. Тиздән барлык гашыйкларның көтеп алган матур бәйрәме - 14 февраль - Гашыйклар көне. Шул уңайдан "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты "Син бит минем бергенәм!" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итә. Сездән үзегезнең сөйгән ярыгыз белән төшкән үзенчәлекле...
    400
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2017 - 08:20
    Бөгелмәдә булачак эшчеләр спортта ярышты
    Агымдагы елның 19 - 20 гыйнвар көннәрендә "Хоккей буенча "Арслан" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе" өстәмә белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасының һөнәри белем бирү уку йортларында укучыларның спартакиадасы кысаларында алкалы хоккей буенча зона ярышлары булып узды. Турнирда Бөгелмә, Әлмәт, Алабуга, Зәй, Лениногорск шәһәре уку йортларыннан килгән командалар көч сынашты. Киеренке һәм кызыклы...
    383
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2017 - 08:14
    Брилевның "В поисках Тартарии" фильмы (ВИДЕО)
    Сергей Брилевның "Шаймиев. В поисках Тартарии" документаль фильмын телевизион эфирда бик соң күрсәттеләр. Карамаган булсагыз, сайттан карагыз.
    374
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2017 - 08:09
    Саба кызы Зөлфия Шәрәфиева "Мисс Татарстан-2017" дип табылды
    Казанның "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында "Мисс Татарстан-2017" республика конкурсының финалы узды. Саба районының 22 яшьлек кызы Зөлфия Шәрәфиева Татарстан гүзәле - "Мисс Татарстан-2017" титулына лаек булды. "Мисс Казан" мактаулы исемен 20 яшьлек Казан кызы (Яр Чаллыда туган) Камилә Харисова яулады. Жюри әгъзалары кызларның төс-кыяфәтенә, гәүдә-сыны зифалыгына карап, 30 конкурсант арасыннан...
    345
    0
    0
  • 23 гыйнвар 2017 - 06:38
    Минтимер Шәймиев турында кызыклы фактлар
    1. Минтимер Шәймиев күпбалалы гаиләдә тугызынчы бала булып туа. «Мондый гаиләдә сабырлыкка, олыларны тыңларга, бердәмлеккә өйрәнәсең. Монда мин-минлек, үз-үзеңне генә ярату сыйфатлары юк». 2. Кушаматы - Чапкын. Бу - нәселдән бирелгән кушамат. Минтимер аганың бабасын кулак дип тапканнар, әмма сөргенгә сөрмәгәннәр. Ул Сабантуй өчен чабышкы атлар асраган. Аларны бу көн...
    376
    0
    0
Реклама