Бөгелмә авазы

22 гыйнвар 2017 яңалыклары

  • 22 гыйнвар 2017 - 15:38
    Россиядә кыйммәтле товарларны "тере" акчага сатып алу мөмкинлеген чикләргә телиләр
    Россиянең хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин Россиядә кыйммәтле товарларны "тере" акчага сатып алуны чикләү тәкъдимен хуплавын белдерә, дип хәбәр итә ТАСС. "Бик дөрес карар. Чит илдә сез кайда "тере" акчага кыйммәтле берәр товар алыр идегез? Анда 500 евроны да беркайда алыштырып булмый", - ди министр. Моңа кадәр Россия...
    358
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2017 - 14:22
    Заманында бөтендөнья хитына әйләнгән "Ламбада" җырын башкаручының үлеме табышмак булып кала
    Бразилиядә яшәүче Лоалва Браз 1989 елда "Ламбада" җырын башкарып бөтен дөньяга танылган иде. Ә менә аның 63 яшендә кинәт кенә һәм табышмак булган үлеме буенча бүген тикшерү эшләре баруы хакында хәбәр итә "Стар хит". Чит ил матбугат чаралары хәбәрләренә караганда, җырчының йортына ике таныш булмаган кеше кереп чыкканнан соң, анда...
    343
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2017 - 12:57
    Бөгелмәдә өлкәннәрне пенсиядәге үзгәрешләр белән таныштырдылар
    "Радуга" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә ял итүче өлкән буын вәкилләре 2017 елда РФ пенсия кануннарына кертелгән өстәмәләр һәм үзгәрешләр белән таныштылар. Чараны үзәк психологлары Рәзилә Шакирова һәм Елена Гусева оештырды, РФ Пенсия фонды идарәсенең Бөгелмә районы һәм шәһәре буенча клиентлар хезмәте җитәкчесе Рушания Сөнгатуллина алып барды. Россия Пенсия фонда вәкиле тагын...
    334
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2017 - 11:15
    “Радуга” үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә шагыйрә Әнисә Ганфәритова белән иҗади очрашу узды
    Әнисә Ганфәритова шигырьләр, проза әсәрләре, балалар өчен пьесалар яза. Ул район һәм башка төбәк газеталарына да актив язучыларның берсе. Моңардан тыш музыка сәнгате белән кызыксына, гитарада уйный, "Стихи.ру", "Самиздат" сайтларында үткәрелүче әдәби бәйгеләрнең актив катнашучысы. Шагыйрә 2006 елда "Рухият" фонды үткәргән әдәби бәйге дипломанты була, Муса Җәлилнең тууына 100 еллыкка...
    370
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2017 - 10:33
    Күрше районда дальнобойщиклар адашкан
    Әлмәт - Шөгер трассасында адашкан ир-атлардан 112 хезмәтенә шалтырату кабул ителә. Алар адашуларын һәм ягулыклары беткәнгә өши башлауларын әйтә. Килеп җиткән коткаручылар юлда ике фурага тап була, ә хуҗалары булмый. Соңыннан ачыкланганча, алар Әлмәт ягына таба киткән була.
    330
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2017 - 09:34
    Путин хакимияте башлыгының беренче урынбасары киңәшчесе итеп Минтимер Шәймиев билгеләнгән
    Россия Президенты хакимияте башлыгының беренче урынбасары Сергей Кириенко билгеләүне игълан иткән. Иҗтимагый башлангычларда аның киңәшчеләре итеп 11 кеше билгеләнгән. Алар арасында Минтимер Шәймиев тә бар. Киңәшчеләр 2018 елгы Президент сайлаулары буенча кампания барышы белән шөгыльләнәчәк. https://realnoevremya.ru/
    361
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2017 - 08:29
    Әҗәлең җитсә, гомерең кайда да бетә икән
    Яшел Үзән районында яшәүче өч гаиләгә бер мизгелдә кайгы килә. 11 гыйнварда булган юл фаҗигасендә ике кешенең гомере өзелә, өченчесе, исән калса да, бу һәлакәткә катнашы булган өчен өзгәләнә. Чит ил машинасында барган Флюр Шәйхетдинов башта җәяүлене таптата, аннары каршы яктан килүче Илшат Таев утырган "Лада" машинасы белән бәрелешә. Өч...
    361
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2017 - 07:18
    Гомер үтә аккан сулар кебек...
    15 гыйнвар көнне мәркәзебез Казанның филармония концертлар залында якташыбыз, милләтебезнең моңлы сандугачы, Татарстанның атказанган артисты Бәширә Шакир кызы Насыйрованың гомер бәйрәменә багышланган юбилей концерты булып узды. Тантаналы концерт залында алма төшәрлек тә урын юк, халык белән шыгрым тулы иде. Безгә, Карабаштан җирле хакимият башлыгы Марат Тәлгать улы Минхәйдәров, Бөгелмә Татар...
    610
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2017 - 06:01
    “Син бит минем бергенәм!” бәйгесенең беренче катнашучылары - Хуҗиннар гаиләсе
    "Син бит минем бергенәм!" бәйгесенең беренче катнашучылары билгеле, алар Бөгелмә шәһәреннән Гөлнар һәм Салават Хуҗиннар гаиләсе. Тиздән барлык гашыйкларның көтеп алган матур бәйрәме - 14 февраль - Гашыйклар көне. Шул уңайдан "Бөгелмә авазы" газетасының bugulma-tat.ru сайты "Син бит минем бергенәм!" дип исемләнгән яңа фотоконкурс игълан итә. Сездән үзегезнең сөйгән ярыгыз...
    477
    0
    0
  • 22 гыйнвар 2017 - 05:38
    Татарстан дуңгыз чумасы аркасында "куркыныч" төбәкләр исемлегенә кергән
    Татарстан Россиянең Африка дуңгыз чумасы буенча хәтәр төбәкләре исемлегенә эләккән. Бу хактагы мәгълүмат Россия ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча федераль хезмәтенең рәсми сайтына куелган. Мондагы белешмә буенча, Татарстан Африка дуңгыз чумасы, түләмә булу ихтималы зур булган төбәк булып санала.
    376
    0
    0
Реклама