Бөгелмә авазы

21 гыйнвар 2017 яңалыклары

  • 21 гыйнвар 2017 - 15:46
    Татарстанда нык салкыннар көтелми
    Иртәгә Татарстанда алмашынучан болытлы һава, урыны белән кар авуы көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, аның тизлеге көчәйгәндә 14 м/секундка җитәргә мөмкин. Көндез 6-11, төнлә 11-16 градус салкын булачак, дип хәбәр итә синоптиклар. Юлларда бозлавык булу сәбәпле, сак булу киңәш ителә.
    276
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2017 - 13:30
    Бөгелмәдә "Һөнәрләр калейдоскобы" үз эшен дәвам итә
    2017 елда "Һөнәрләр калейдоскобы" профориентация кинотеатры үзенең эшен дәвам итте. 19 гыйнварда Бөгелмә шәһәренең эш белән тәэмин итү үзәге бүлеге хезмәткәрләре Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиянең 4 нчы сыйныф укучыларын каршы алдылар. Балалар уен формасында эшче һөнәрләр белән таныштылар, кече бәйгеләрдә катнаштылар: "Һөнәрне бел", "Ромашканы җый", эшче профессияләргә...
    282
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2017 - 12:58
    Путин, Италиядәге автоһәлакәт уңаеннан, Венгрия җитәкчелегенә кайгы уртаклашуын белдерде
    Россия Президенты Владимир Путин Венгрия Президенты Янош Адерга һәм әлеге илнең Премьер-министры Виктор Орбанга, Италиядә транспорт һәлакәтендә венгриялеләрнең фаҗигале үлеме уңаеннан, кайгы уртаклашып, телеграмма җибәрде. Бу хакта Кремль сайтында хәбәр ителә. Венгрия автобусы катнашындагы һәлакәт Веронда булган. 55 кешене утырткан автобус баганага бәрелгән, аннары аңа ут капкан. Юлда транспорт һәлакәтендә...
    300
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2017 - 11:55
    Дебатлар: Бөгелмәнең яшь гвардиячеләре "Лекториум" проектында катнашалар
    17 гыйнварда "Лекториум" проекты кысаларында "Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе" Бөгелмә бүлекчәсе активистлары Бөгелмә районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе урынбасары Константин Круглов белән очрашты. Очрашуның темасы дебатларга багышланды. Кунак дебатларның төрле булуы, аның техникасы һәм чыгыш ысуллары турында сөйләде. Теоретик өлештән соң яшь гвардиячеләр гамәли дәресләргә...
    302
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2017 - 10:54
    Аз керемле гаиләләрне бушка ашатачаклар
    Сәламәтлек саклау министрлыгы Россиядә аз керемле гаиләләр өчен сәламәт ризыклар тәкъдим итә торган ашханә ачарга уйлый. Ашау түләүсез булачак. Әлеге тәкъдим 2025 елга кадәр исәпләнгән сәламәт яшәү рәвешен булдыру стратегиясендә урын алган, дип яза ТАСС. Стратегияне эшләүчеләр фикеренчә, бу чара күп кенә авырулардан үлем-китемне булдырмый калырга ярдәм итәчәк. Үлү очракларының...
    319
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2017 - 09:45
    Урам уртасындагы кар өеме фаҗигагә китергән [+ФОТО]
    33 яшьлек хатын хәзер реанимациядә ята. Бу вакыйга Яр Чаллыда була. «ВАЗ-2114» шоферы каршыда кар өеме күреп рульне кинәт бора һәм юл чатында торган җәяүле өстенә менә. Шуңа охшаш фаҗига соңрак тагын була. Mitsubishi Lancer шоферы шулай ук кар өемен урап узам дип авария ясый. Ул да авыр хәлдә сырхауханәгә...
    299
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2017 - 08:55
    Су счетчикларына куела торган магнитлар сатудан алына
    Соңгы араларда су счетчикларын туктатып тора торган махсус магнитларны интернет сайтлар аша сата башлаганнар. Казанда суд андый магнитлар идарәче компанияләргә, җирле бюджетка зур зыян китерүен раслап, берничә интернет сайтны яптыруга ирешкән.
    283
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2017 - 07:49
    Бөгелмәлеләр – Россия Беренчелеге финалында
    4-16 гыйнвар көннәрендә Анапа шәһәрендә 2002-2003 елгы кызлар командалары арасында волейбол буенча Россия Беренчелеге ярымфинал ярышлары узды.Татарстан Республикасы командасын 4 бөгелмәле - Анна Сопугольцева, Алинә Миңнуллина, Анна Мифтәхова, Алинә Газизова яклады. ТР командасы 4 урын яулады һәм Россия Беренчелеге финал ярышларында катнашу мөмкинлеге алды. Җыелма команданы ТР өлкән тренеры Айдар...
    308
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2017 - 06:45
    Быел нәрсәләргә бәя артачак?
    Кондитер эшләнмәләренә бәя иң элек артачак, ди белгечләр. Читкә чыгара торган һәм үзебез үстергән ризыкларга яшелчә, җиләк-җимешләргә дә бәя артыр дип көтелә. Читтән кертелә торган ризыкларга бәя доллар һәм евро белән бәйле. Мисал өчен, кайбер җиләк-җимеш, кофе, тунец балыгы. Ярмаларга, ипи, бәрәңге, кишер һәм суганга исә бәяләр әллә ни үзгәрмәскә...
    320
    0
    0
  • 21 гыйнвар 2017 - 05:33
    “ТНГ-Групп” җитәкчесе Ринат Харисов үз вәкаләтләрен башкарудан туктады
    "ТНГ-Групп" ҖЧҖ генераль директоры Ринат Харисов үз вәкаләтләрен башкарудан туктады. Бу турыда хезмәт коллективы җыелышында хәбәр иттеләр. Чарада, шулай ук, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров, "ТаграС-Холдинг" җәмгыяте генераль директоры Гали Ганиев, "Татнефть" җәмгыятенең нефть һәм газ чыганаклары геологиясе буенча идарә җитәкчесе Рамил Динмөхәммәдов, "ТНГ-Групп" җәмгыятенең җитештерүне үстерү буенча генераль...
    360
    0
    0
Реклама