Бөгелмә авазы

17 гыйнвар 2017 яңалыклары

  • 17 гыйнвар 2017 - 15:27
    Квартплата түләүләрендә хата җибәрүчеләрне штраф көтә
    2017 елның 1 гыйнвареннан Россиядә квартплата түләүләрен исәпләгәндә хаталанган өчен идарәче компаниияләрне штрафка тарта башладылар. Намуссыз коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә торак хуҗаларына артык саналган сумманың 50 процентын түләргә туры киләчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ" ТАССка сылтама белән. «2017 елның 1 гыйнвареннан коммуналь хуҗалык хезмәтләренә бәяләрне дөрес санамаган өчен идарәче компанияләргә җаваплылык...
    340
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2017 - 13:06
    Татарстанда "Гонконг" гриппының 89 очрагы теркәлгән
    Татарстанда H3N2 вирусы, ягъни "Гонконг" гриппы белән 89 кешенең авыруы билгеле булган. Республика буенча ОРВИ һәм грипп белән 25831 кеше авырый. Бу эпидемия бусагасыннан 62%ка югары. http://shahrikazan.com/
    316
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2017 - 12:20
    Чүплек күреп хәбәр итүчеләрне акчалата бүләк көтә
    Татарстан халкы республикакүләм иҗтимагый экология кабул итү хезмәтенә табигатьне саклау законнары бозылу турында Telegram һәм WhatsApp мессенджерлары аша хәбәр итә алалар. Яңа элемтә каналы экология һәм иҗтимагый киңлекләр елында барлыкка килде. Хәбәрләр тәүлек әйләнәсе +79872169779 номеры буенча кабул ителә. Telegram һәм WhatsApp аша татарстанлылар Экология министрлыгы инспекторларына законсыз барлыкка килгән...
    330
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2017 - 11:13
    Бөгелмәдә сессияләр ишек ача
    Кичә Бөгелмә районы авыл җирлекләрендә, шулай ук шәһәр предприятиеләре һәм оешмаларында 2016 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясау, 2017 елга бурычлар билгеләү буенча халык җыеннары һәм хезмәт коллективлары җыелышлары башланды. Традиция буенча аларда район җитәкчелеге, халыкка төрле хезмәтләр күрсәтүче оешмалар белгечләре катнаша. Беренче җыелышлар Яңа Сумароково, Подгорный авылларында һәм Бөгелмә механика заводында...
    334
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2017 - 10:37
    Бөгелмә районының Кодаш авылында каникуллар бик күңелле үтте
    - Быел безнең Кодашта балаларның иң яраткан вакыты - кышкы каникул бик күңелле узды. Авыл китапханәсе хезмәткәрләре, мәдәният йорты коллективы белән бергәләп, гыйнварның 5есендә балаларны саф һавада уза торган "Ура! Каникул!" дип аталган чарага дәшеп алды. Эстафета узышлары, себеркегә атланып чабу, капчык киеп йөгерү, төз ату, чанада шуу, аркан тарту...
    426
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2017 - 10:31
    Пенсионерларга уяулыкны арттырырга кирәк!
    Россия, шул исәптән Татарстан пенсионерлары да бу көннәрдә пенсияләренә өстәмә рәвешендә 5 мең сум акчаны ала башлады. Әмма шул ук вакытта өлкәннәрнең самимилыгын үз файдасына кулланырга теләүчеләр дә табылган. Мошенниклар Пенсия фонды хезмәткәрләре сыйфатында килеп, пенсионерларның банк хисаплары турындагы мәгълүматларны ала һәм акчасыз калдыра икән. Мәгълүм булганча, гыйнвар аенда Россия...
    321
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2017 - 08:28
    Кече Бөгелмә урта мәктәбенең спорт залында мәдәният йорты иҗат коллективы “Шаян туп чемпионаты” спорт чарасы оештырды
    Сәламәтлек һәм спорт һәрвакыт бер-берсен тулыландырып, бербөтен булып торалар. Спорт ихтыяр көчен һәм җиңүгә омтылыш тәрбияли. 13 гыйнвар көнне Кече Бөгелмә урта мәктәбенең спорт залында Кече Бөгелмә мәдәният йорты иҗат коллектитвы "Шаян туп чемпионаты" дигән спорт чарасы оештырды. "Чемпион" исемен башлангыч сыйныф укучылары дәгъвалады. Өч команда: "Куңелле укучылар", "Патриотлар", "Метеорлар"...
    343
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2017 - 08:10
    Татарстанда "социаль" ипинең бәясе билгеләнде
    Социаль яктан якланган кулланучылар еш сатып ала торган "Сельский", "Дарницкий" һәм беренче сорт оннан эшләнгән бер кирпеч ипи 650 грамм булырга тиеш. "Сельский"ның бәясе 27 сум 90 тиен, беренче сортлы оннан пешерелгән ак ипинеке 29 сум 80 тиен, "Дарницкий"ныкы 25 сум 90 тиен. Бу хакта "Татарстан" радиосының "Туры элемтә" тапшыруында...
    351
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2017 - 08:01
    Березовка авылы китапханәсендә “Песнәк көне” бәйгесе узды
    Березовка авылы китапханәсендә "Песнәк көне" бәйгесе узды, аның кысаларында балалар кошлар өчен җимлекләр әзерләделәр. Чара барышында укучыларга кошларның табигатьтәге роле, салкыннар башлану белән җылы якларга очып китмичә, безнең якларда кышларга калучы кошлар, аларны ашатырга кирәклеге турында сөйләделәр. Китапханәче әзер җимлек күрсәтеп, канатлы дусларыбыз өчен "кышкы ашханә" әзерләүдә нинди материаллар кулланырга...
    352
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2017 - 07:29
    Кайчан яз җитә?
    377
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2017 - 07:14
    Бөгелмә кардан чистарына
    Гыйнвар аенда Бөгелмә районы территориясеннән 30 мең куб метр кар чыгарылган. Киңәшмәдә бу хакта шәһәрнең башкарма комитет җитәкчесе Михаил Конков җиткерде. Аның сүзләре буенча 1-15 гыйнвар көннәрендә шәһәрнең барлык районнарыннан 32,5 мең куб метр кар чыгарылган. Шул ук вакытта, 2016 елда, кышкы сезон башланганнан алып, коммуналь хезмәтләр бары тик 20...
    359
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2017 - 06:24
    Бөгелмәдә яңа җитәкчеләр билгеләнде
    Бөгелмә муниципаль районы башлыгы дүшәмбе киңәшмәсендә яңа җитәкчеләр белән таныштырды. Үткән елның 30 декабреннән Бөгелмә муниципаль районы Петровка авыл җирлеге башлыгы итеп Рафаэль Ибраһимов (1992 елгы) билгеләнгән. Агымдагы елның 1 гыйнварыннан Сергей Хлопцев Кече Бөгелмә авыл җирлеге башлыгы вазифасын башкара. Ул тумышы белән Бөгелмәдән, 1975 елда туган, агросәнәгать комплексы өлкәсендә...
    351
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2017 - 06:02
    Бөгелмәдә кыен хәлгә тарыган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен сәламәтләндерү кампаниясе узачак
    Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тормышта кыен хәлгә тарыган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен февраль аенда, уку процессын өзми генә, сәламәтләндерү кампаниясе узачагын хәбәр итә. Ташламалы юлламалар социаль яклау органнарында тиешле тәртиптә исәпкә куелганнарга тәкъдим ителәчәк. Тулырак белешмәне 4-68-25 номерына (Регина Игоревна) шылтыратып белешә аласыз.
    334
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2017 - 05:30
    Камыр өчен йомырканы банан алыштыра ала?!
    Суган тураганда күз яшьләре агызмас өчен, аны унбиш минутка суыткычның туңдыру камерасына куеп торыгыз. Пешкән күкәйнең кабыгы тиз әрчелсен ди­сәгез, ул пешә торган суга бер кисәк лимон яки ярты чәй кашыгы сода салыгыз. Пилмән тәмле булып пешсен өчен, кәс­трүлгә суның яртысын гына салып кайнатыгыз. Кайнап чыккач, тоз, дәфнә яфрагы һәм...
    417
    0
    0
  • 17 гыйнвар 2017 - 05:16
    Медицина учреждениеләре җитәкчеләренең хезмәт хакларын чикләргә тәкъдим ителә
    Россиянең Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина учреждениеләре җитәкчеләренең, аларның урынбасарлары һәм баш исәп-хисапчыларының хезмәт хаклары күләмен чикләүче боерык проектын эшләде, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте дип яза ТАСС. "Әлеге боерык проекты Россия Сәламәтлек саклау министрлыгына караган оешмаларның җитәкчеләре, аларның урынбасарлары һәм баш исәп-хисапчыларының хезмәт хаклары күләменә чикләүләр кертүне, аларның күләмен...
    324
    0
    0
Реклама