Бөгелмә авазы

16 гыйнвар 2017 яңалыклары

  • 16 гыйнвар 2017 - 11:48
    Рәсми мәгълүматны – сайттан
    Бөгелмә муниципаль районы "Бөгелмә шәһәре" "Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре"нең текстына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы материаллар белән Татарстан Республикасының "Официальный портал Республики Татарстан" ("Архитектура и градостроительство ­- Градостроительство - Правила землепользования и застройки" бүлеге) составындагы Бөгелмә муниципаль районының "htth://bugulma.tatar.ru" рәсми сайтында танышырга мөмкин. М. КОНКОВ, "Бөгелмә шәһәре" муниципаль берәмлеге Җирдән файдалану...
    453
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2017 - 11:11
    Бозда сак булыгыз!
    Быел салкыннар гаять көчле булса да, кыш көне дә боз өстеннән йөргәндә кешегә шактый ук куркыныч яный. Шуңа күрә дә теге яки бу сулык тирәсендә булганда, боз өстеннән үтеп йөрергә туры килгәндә, билгеле бер саклык чараларын күрү файдага гына булачак. Бу хакта белгеч - 21 нче янгын сүндерү часте инженеры...
    454
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2017 - 11:09
    Бөгелмәлеләргә грипп яный
    Узган атнада Бөгелмә районында кискен респиратор авырулар белән чирләп китү, узган елның шул чоры белән чагыштырганда 40 процентка кимрәк булып, 230 очрак теркәлгән. Бу эпидемия чигеннән 2 тапкырга азрак. Әлегә грипп белән чирләүче юк. Узган эпидемия сезоннары белән чагыштырганда, хәлләрнең болай яхшырак торуы халыкның күпчелегенең вакытында гриппка каршы прививка ясатуы...
    364
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2017 - 11:04
    Кыен хәлдә калганнарга бер ярдәм
    Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тормышта кыен хәлгә тарыган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар өчен февраль аенда, уку процессын өзми генә, сәламәтләндерү кампаниясе узачагын хәбәр итә. Ташламалы юлламалар социаль яклау органнарында тиешле тәртиптә исәпкә куелганнарга тәкъдим ителәчәк. Тулырак белешмәне 4-68-25 номерына (Регина Игоревна) шылтыратып белешә аласыз.
    350
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2017 - 10:56
    Бүген - татар дин галиме, фәлсәфәче, тарихчы, педагог, археолог Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 199 ел
    Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязенең хәзерге Әтнә районындагы Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабасы Габделкотдус Мәрҗани авылы кешесе була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә тәхәллүс (псевдоним) итеп ала Әтисе Баһаветдин Әл-Мәрҗани заманы өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була. Шиһабетдин Мәрҗани, ун ел...
    430
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2017 - 10:01
    Салават Фәтхетдинов турында кызыклы 15 факт
    1. Салават Фәтхетдинов 1960 елның 10 гыйнварында Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет авылында туган. 2. Салаватның әнисе Тәкълимә апа: "Салават кечкенәдән тырыш булды. Сәнгатьтә булмаса, башка өлкәдә уңышка ирешер иде. Авылда калган булса да, югалмас иде". 3. Мәктәпне тәмамлагач, Стәрлетамак мәдәни агарту училищесында, Казан мәдәният институтының режиссерлар әзерләү бүлегендә укый. 4....
    435
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2017 - 09:45
    “Галимҗан Баруди елы”
    Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 2017 ел "Галимҗан Баруди елы" дип игълан ителде. Бу тәкъдим белән Диния нәзарәтендә үткән пленумда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чыкты һәм ул бертавыштан хупланды. "Быел күренекле татар дин әһеле, мәшһүр җәмәгать эшлеклесе, педагог, мөфти Галимҗан Барудиның тууына 160 ел тула. Аның кебек танылган дин әһелләрен...
    444
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2017 - 07:41
    “Эш дәвам итә, туктап торырга вакыт юк!”
    Әлеге сүзләрне миңа Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Вахит Гарәфетдинов әйтте. Эшем буенча аңа төзелеш, капиталь ремонт мәсьәләләренә кагылган сорауларны бирергә кергән идем. Чыннан да, әлеге юнәлештә эш туктап тормый. -- Төзүчеләр яңа ел алдыннан бар көчкә эш актларын тапшырып бетерделәр дә янә, җиң сызганып,...
    387
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2017 - 07:32
    Коммуналь хезмәтләр өчен башкача түләячәкбез
    РФ Төзелеш министрлыгы Торак кодексына яңа төзәтмә кертергә җыена. Әлеге закон хупланса, коммуналь хезмәтләр өчен акчаны киләчәктә Бердәм мәгълүмати исәпхисап үзәкләренә күчерәчәкбез. Әлеге үзәкләр счет-фактураларны үзләрендә бастырып, почта буенча таратачаклар. Шул рәвешле арадашчыларга,ягъни ТСЖларга, идарәче компанияләргә түләү бетәчәк. Министрлыкта әлеге гамәл торак-коммуналь хуҗалык өчен түләүләрне үтә күренмәле итәчәк, бөтен кеше...
    357
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2017 - 07:21
    Бишкәктә - авиаһәлакәт
    Бүген Кыргызстан башкаласы Бишкәктә "Turkish Airlines" компаниясенең Boeing 747 йөк очкычы җирле вакыт белән 7.30 сәгатьтә (Мәскәү вакыты белән 4.30 сәгатьтә) "Манас" аэропортына төшкәндә һәлакәткә очраган, дип хәбәр итә "Татар-информ" "РИА Новости"га сылтама белән. Очкыч аэропорт янында дачалар урнашкан бистә өстенә килеп төшкән. Һәлакәт урынында унбишләп йорт җимерелгән, ике йорт...
    377
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2017 - 07:02
    Кичә Бөгелмәдә янгын чыккан
    Узган якшәмбе -15 гыйнвар көнне Бөгелмәнең 28 Панфиловчы урамындагы шәхси мунчаларның берсе янган. Эчке служба майоры Юрий Хребет әйтүенчә, ут чыгуның сәбәбе - мичкә якканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу. Бәхеткә, хуҗа мунчаны үзвакытында иминиятләштергән булган.
    381
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2017 - 06:41
    Бөгелмәдә авыр атлетика буенча Татарстан беренчелеге
    13 - 15 гыйнвар көннәрендә "Динамо" спорт комплексында авыр атлетика буенча ярышлар узды. Чарада Татарстанның шәһәр һәм районнарыннан 10 җыелма команда, 120 спортчы катнашты. Авыр атлетика буенча Татарстан Республикасы беренчелеге өчен 2000 -- 2002 елда туган кызлар һәм егетләр көч сынашты. Үз авырлык категорияләрендә 1997 елгы кызлар һәм егетләр дә...
    424
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2017 - 06:13
    Хаҗилар саны арта
    Быел Согуд Гарәбстаны хаҗ кылырга килүче 2,5 миллионнан артык мөселманны кабул итәчәк. Бу - узган ел белән чагыштырганда, 800 мең кешегә күбрәк. Шушы хакта Согуд Гарәбстанының мәдәният һәм мәгълүмат министры Әдил бен Зәйд әт-Тарифи белдерде.
    487
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2017 - 05:57
    Христиан белән мөселман
    Әлеге фото 1889 елда Сириядә төшерелгән булган. Ул бик үзенчәлекле. Фотода ике кеше: сукырайган мөселман Мөхәммәт һәм параличланган христиан кәрлә Самир. Параличланган Самир мөселман Мөхәммәткә тулсынча бәйле, чөнки ул аның ярдәме белән генә йөри ала, ә мөселман Мөхәммәт өчен ул күзләр булып тора. Мөхәммәт Самирны аркасына утыртып йөри. Шул рәвешле,...
    424
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2017 - 05:51
    Кайда, кайчан, нәрсә?
    Татар мәдәният үзәгендә - 17 гыйнварда Лениногорск рәссамнары картиналарыннан күргәзмә ачыла. Тантана 15 сәгатьтә башлана. Я. Гашек музеенда атна дәвамында - Эдуард Газизуллин хезмәтләреннән күргәзмә. Балалар сәнгать мәктәбендә атна дәвамында - "Әкият дөньясы" дип исемләнгән иҗади хезмәтләр күргәзмәсе. Балалар рәсем сәнгате мәктәбендә атна дәвамында - укучыларның иҗади хезмәтләре күргәзмәсе. Техника...
    370
    0
    0
Реклама