Бөгелмә авазы

15 гыйнвар 2017 яңалыклары

  • 15 гыйнвар 2017 - 16:25
    Илназ Баһ: «Гаиләдә эш бүлешмибез»
    Ноябрь ахырында «Пирамида» концертлар залында Илназ Баһның «33 яшькә - 33 җыр» дип исемләнгән тамашасы узды. Аның бай репертуарына, ишле гаиләсенә карап, бер дә 33 яшь бирмәссең. Җитез, уңган һәм тырыш ул. - Илназ, яңа елга аяк бастык. 2016 ел синең өчен нинди ел булды? 2017гә нинди өметләр баг­лыйсың? -...
    391
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2017 - 14:34
    Тинчурин театры Студентлар көне уңаеннан акция игълан итте
    25 гыйнвар - Студентлар көне (Татьяна көне) уңаеннан, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры акция игълан итә. Акция кысаларында студентларга 25 гыйнварда күрсәтеләчәк спектакльгә билетны 50 процентлы ташлама белән сатып алу мөмкинлеге бирелә, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. Акциядә катнашып ташламалы бәядән билет алу өчен театр кассасында...
    425
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2017 - 13:50
    Жульен пешерәбез
    Уртача зурлыктагы 1 суган, 100-150 гр тавык түше, 3-4 шампиньон, 50 гр сыер мае, 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы өеп он, 200 мл 10 процентлы сливки, 50 гр сыр. Суганны вак итеп турыйбыз да үсемлек маенда кыздырабыз һәм жульен пешәсе табага бушатабыз. Тавык итен дә вак итеп...
    393
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2017 - 11:55
    Баланың иммунитеты күтәрелсен өчен истә тотарга кирәкле 7 КИҢӘШ
    Баланың иммунитеты яхшырсын өчен аңа нәрсә эшләргә кирәк? - гөлҗимеш төнәтмәсе эчерегез. Әмма шуны истә тотарга кирәк: С витаминына бай эчемлек организмнан калийны чыгара, шуңа да аны эчерткәннән соң, балага йөзем, күрәгә, банан ашатыгыз. Төнәтмә ясау өчен, киптерелгән ике аш кашыгы гөлҗимеш өстенә бер литр кайнар су агызып, төнгә термоста...
    388
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2017 - 10:52
    Бөгелмәдә Бөтендөнья хиҗаб көненә багышланган чара оештырыла
    Бөгелмә районы һәм шәһәре мөхтәсибәте Бөтендөнья хиҗаб көненә багышланган чара оештыра. Бәйрәм 1 февраль көнне Ленин урамы, 3 нче йорт адресы буенча урнашкан "Назлы Нур" кибетендә узачак. Башлана 10.00 сәгатьтә. Кунаклар өчен түбәндәге программа әзерләнә: - Хиҗаб турында вәгазь. - Яулык бәйләү тәртипләре. - Викторина. - Чәй эчү.
    424
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2017 - 10:25
    «Ун нәрсә ун нәрсәдән туймас» дигән хикмәтле сүз нәрсәне аңлата?»
    Хәзрәти Зәйнел Габидин разый Аллаһу ганһы әйткән: «Ун нәрсә ун нәрсәдән туймас": 1. Күз - күрүдән. 2. Җир йөзе - яңгырдан. 3. Галим - гыйлемнән. 4. Иблис - хәйләдән. 5. Кяфер - көферлектән. 6. Мөэмин - иманнан. 7. Җәннәт - мөэминнәрдән. 8. Җәһәннәм - кяферләрдән. 9. Мөхәммәд галәйһиссәләм - шәфкатьтән....
    451
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2017 - 09:49
    Карабодай оны нерв системасын ныгыта
    Карабодай оны кан тамырларын, нерв системасын ныгыта, матдәләр алмашы бозылганда булыша, ашказаны-эчәклек трактына уңай йогынты ясый. Карабодай оны үт бүленеп чыгуны яхшырта. Бер аш кашыгына бер стакан кефир салып, төнгә калдырабыз да иртән ашыйбыз. Атеросклероз вакытында көненә ике тапкыр - иртән һәм кичен 100-150 гр карабодай кесәле эчәргә кирәк. Бер...
    419
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2017 - 08:56
    «Татармультфильм»: Шүрәле малае үз урманы турында җыр башкара
    «Татармультфильм» «Туган урман» («Родной лес») дип аталган этномузыкаль видеоклип төшергән. Видеоклипның төп герое - Шүрәле малае. Клип рус һәм татар телләрендә төшерелгән. Әлеге музыкаль клип балаларга Иске яңа ел бүләге, дип хәбәр ителгән «Татармультфильм» студиясенең рәсми сайтында. Клипның музыкасын Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Азат Хөсәенов язган. Җыр сүзләренең авторы -...
    579
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2017 - 07:55
    Россиядә аракының минималь бәясе күтәрелергә мөмкин
    Хәзерге вакытта ярты литр аракының минималь бәясе 190 сум тора. Ә киләчктә ул 205-210 сумны тәшкил итәргә мөмкин, дип хәбәр итә "Интерфакс". Бу турыдагы ахыргы нәтиҗә якындагы бер-ике атна эчендә билгеле булачак.
    354
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2017 - 07:18
    Бөгелмәнең хокук сакчылары нәтиҗә ясады
    Татар мәдәният үзәге бинасында ТР Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә муниципаль районы бүлеге 2016 елда оператив-хезмәт эшчәнлегенә нәтиҗә ясады. Утырышта район башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов катнашты. Төп доклад белән Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы Бөгелмә районы бүлеге җитәкчесе Ринат Билалов чыгыш ясады. Ул үткән елда райондагы җинаятьчелекнең торышы һәм эчке эшләр...
    410
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2017 - 06:28
    Хаҗга әзерлек башланды
    Быел Согуд Гарәбстаны хаҗ кылырга килүче 2,5 миллионнан артык мөселманны кабул итәчәк. Бу - узган ел белән чагыштырганда, 800 мең кешегә күбрәк. Шушы хакта Согуд Гарәбстанының мәдәният һәм мәгълүмат министры Әдил бен Зәйд әт-Тарифи белдерде. http://shahrichalli.ru/
    411
    0
    0
  • 15 гыйнвар 2017 - 05:15
    Һәлакәтләр арткан
    30нчы декабрь-7нче гыйнвар аралыгында республикада 104 юл һәлакәте теркәлгән. Аларда 13 кешенең, шул исәптән 4 баланың гомере өзелгән. 158 кеше (шуларның 20се - бала) җитди җәрәхәт алган. http://beznen.ru
    363
    0
    0
Реклама