Бөгелмә авазы

9 гыйнвар 2017 яңалыклары

  • 9 гыйнвар 2017 - 17:54
    «Интехбанк” бүгеннән түләүләр кабул итә
    "Татфондбанк» клиентларына кертемнәрне кайтару процессы дәвам итә. Бу эшнең 77 проценты инде үтәлгән. Бүгеннән "Интехбанк"та түләүләр кабул ителә башлады", - диде Татарстанның икътисад министры Артем Здунов. Татарстан икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстанның эшмәкәрлеккә ярдәм итү фонды сәгать 23.00гә кадәр клиентлар кабул итә. "Кайнар линия" эше дә көчәйтелгән. Телефон аша мөрәҗәгать итүчеләрнең...
    533
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2017 - 15:11
    Өч яшьлек малай өйдә (!) операция ясагач үлгән
    6 гыйнварда хокук саклау органнарына 3 яшьлек малайның үлүе турында хәбәр керә. Баланың әнисе таныш хирургы белән сөйләшеп малайны өйдә печтерә. Хирург таныш ханымның өенә килә һәм авыртуны баса торган укол кадаганнан соң хирургик манипуляцияләр кыла. Шуннан соң баланың хәле начарлана. Әнисе дару биреп карый, әмма ул ярдәм итми. Бала...
    333
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2017 - 13:07
    Эшсезлек буенча пособия күләме шул ук калды
    2017 елга эшсезлек буенча минималь һәм максималь пособия күләме 2016 ел дәрәҗәсендә кала һәм ул 850 сумнан 4900 сумга кадәр тәшкил итә. Бу турыдагы карарга Россия премьер-министры Дмитрий Медведев кул куйды, ди хәбәр ителә Министрлар Кабинетының рәсми сайтында.
    335
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2017 - 11:35
    Бөгелмәдә кар хакимлек итә
    - Ел авыр башланды. Проблемалар өстенә проблемалар өстәлеп тора. Шулай да бер-беребезгә ихтирамлы булыйк, - дип башлап җибәрде яңа елга чыккач узган беренче видеокиңәшмәне Бөгелмә муниципаль районы башлыгы, шәһәр мэры Линар Закиров. Аны аңлап була. Соңгы көннәрдә шәһәр мэры исеменә шикаятьләр явып кына торды. Боларның барысы да кардан чистартылмаган урамнар...
    347
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2017 - 10:55
    Татарстанда ябыгырга теләгән 16 яшьлек кыз үлгән
    16 яшьлек мәктәптә укучы кыз өйдә калганда, әнисе эштә булган. Чаллыда яшәүче үсмер әнисенә хәле начарланып китүен әйтеп шалтыраткан. Ана өенә кайткач, ашыгыч медицина ярдәме чакырта. Әмма кызы медицина ярдәме килгәнче үлә. Кыз соңгы вакытта ябыгу өчен дару эчкән була. Аны үлемгә китергән сәбәпләр ачыклана.
    310
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2017 - 10:26
    Тәмәке сатуны тыялар
    2015 елдан соң туган кешеләр беркайчан да тәмәке сатып ала алмаячаклар. Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый концепция әзерләгән. Аның нигезендә 2015 һәм аннан соң туган кешеләр балигъ булганчы һәм аннан соң да тәмәке сатып ала алмаячаклар. Дөресрәге, аларга аны сатмаячаклар. 2025 елда тәмәке тартучылар санын илдә 25 % ка киметү өчен...
    400
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2017 - 08:26
    Крем, теш пастасының кабы күп нәрсә турында сөйли
    Крем, теш пастасы һәм башка гигиена кирәк-яракларының тюбикларында кара, кызыл, яшел төстәге квадратларның нәрсә аңлатканын беләсезме? Караңгы төстәгеләре аның тулысынча химиядән торуын белгертә. Кызыл квадраттан товарның 70 проценты химиядән, калган 30 проценты табигый продукттан торуын белеп була. Яшелләре исә химиясез булуын аңлата. http://shahrikazan.com/
    402
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2017 - 08:03
    Бөгелмәдә “Ак бүреләр” чаңгы клубы призына ачык Раштуа узышлары узды
    Шәһәребездә һәрдаим төрле-төрле спорт ярышлары, күңелле эстафеталар, сәламәтлек марафоннары булып тора. Шуларның чираттагысы узган бәйрәм көннәренең берсендә үтте - шәһәр сулыгы яр буенда "Ак бүреләр" чаңгы клубы призына ачык Раштуа узышлары узды. Чара тулаем диярлек бәйрәм төсмерен алды. Шат күңелле, кулларына чаңгы тоткан 30дан артык спортчы бер рәт булып чаңгы...
    350
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2017 - 07:46
    Паспортсыз да була
    Тиздән дәүләт органнарында һәм коммерция учреждениеләрендә паспорт урынына машина йөртү таныклыгын гына күрсәтүне рөхсәт итәргә мөмкиннәр. Бу фикерне Русиянең Иҗтимагый инициативалар (РИИ) оешмасы күтәреп чыккан. Алар фикеренчә, шәхесне раслар өчен РФ гражданины паспорты яки хәрби билет кына таләп итүләре дөрес әйбер түгел, машина йөртү таныклыгында да кеше турында бөтен мәгълүматлар...
    354
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2017 - 07:29
    Татарстанлы күрше республикада аяныч авария ясаган
    32 яшьлек татарстанлы Башкортстанда юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан. Аның өч пассажиры үлгән. Бу хәл узган якшәмбедә була. Уфа районында "Nissan Note" шоферы руль белән идарә итүне югалту аркасында машина каршы як полосага чыга, аңа 19 яшьлек егет идарә иткән "ВАЗ-2112" автомобиле килеп бәрелә. Бәрелүдән "Nissan" кюветка оча. Нәтиҗәдә шофер үзе һәм...
    350
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2017 - 07:02
    30 градуска кадәр суыта
    Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республикада бик нык суык булуы турында кисәтә. 9 гыйнварда исә республиканың көньягында - 7-23 градус суык, төньяк районнарда - 24-29 градуска, төнлә аязганда - 32 градуска кадәр суыта. 10 гыйнварда төнлә һава температурасы 24-29, түбән урыннарда аязганда 30-35 градуска кадәр җитә, көндез 15-20...
    277
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2017 - 06:08
    2017 елда Казанда цирк ябыла
    Ябыла, тик вакытлыча, ремонт эшләре аркасында апрель аеннан алып Казан циркында тамашалар күрсәтелмәячәк. "Төзекләндерелгән яңа циркны киләсе елның яңа елына өлгертергә тырышабыз", - дигән "Вечерняя Казань" газетасына циркның директоры Дамир Шәрифуллин. Казан циркын төзекләндерү өчен 530,3 миллон сум акча тотарга җыеналар. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, бу сумма артык күп тә,...
    343
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2017 - 05:36
    Әтәч елында нинди билгеле кешеләр дөньяга килгән?
    "Әтәчләр" - бик яхшы әңгәмәдәшче. Киенү, сөйләшү рәвешләре - барысы да игътибарны җәлеп итә. Бик җиңел аралашалар. Ләкин бик көйсезләр. Екатерина Великая, Рихард Вагнер, Фенимор Купер, Ив Монтан, Жан Поль Бельмондо, Иоган Штраус, Джузеппе Верди - "әтәч"ләр. Үзебезнең популяр "әтәч"ләр - актер Михаил Поречников, "ЛЮБЭ" төркеме солисты Николай Расторгуев, артист...
    355
    0
    0
Реклама