Бөгелмә авазы

7 гыйнвар 2017 яңалыклары

  • 7 гыйнвар 2017 - 06:30
    Бөгелмә православныйларын Линар Закиров Раштуа белән котлый
    Хөрмәтле православныйлар! Кадерле якташлар! Раштуа бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итәм! Меңнәрчә еллар дәвамында бу бөек бәйрәм кешеләрнең яшәү мәгънәсен баета, игелек һәм шәфкатьлелек чыганагы булып килә. Иң изге теләкләр, яктыы уйлар гына бүләк итә. Россия православныйлары һәм башка христианнар конфессияләре, матур традицияләрне дәвам иттереп, кешеләргә ышаныч табарга, үсеп килүче...
    413
    0
    0
  • 7 гыйнвар 2017 - 06:01
    Татарстан Президенты республикада православие динен тотучыларны Раштуа белән тәбрик итте
    Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда православие динен тотучыларга Раштуа бәйрәме уңаеннан котлау белән мөрәҗәгать итте, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. "Православие динендәге хөрмәтле ватандашлар! Сезне чын йөрәктән Раштуа бәйрәме уңаеннан тәбрик итәм! Вифлеем йолдызының ягымлы нурлары бик күп гасырлар элек Коткаручының тууы турында хәбәр бирде, бүген дә ул...
    336
    0
    0
  • 7 гыйнвар 2017 - 05:41
    Ак карларым - күңел көзгесе
    Ак карларым - якты нурларым, Көтеп алдым өзелеп сагынып. Энҗе карлар - мәңге якын дуслар Балачакка чакыра шашынып. Ак карларым - якын сердәшләрем, Аңлыйсыз сез минем күңелне. Юлдаш итеп барыр юлларымда Үтсәм иде калган гомерне. Ак карларым, озак көттердегез, Әллә белмәдегез көткәнне. Карда калган эзләр хәтерләтә Әби-бабаларның үткәнен. Ак карларга...
    411
    0
    0
Реклама