Бөгелмә авазы

18 декабрь 2016 яңалыклары

  • 18 декабрь 2016 - 18:04
    Зөһрә Шәрифуллинага Президенттан бүләк – машина
    Кичә Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллинаның 60 яшьлек юбилее уңаеннан, филармониядә концерты узды. Әлеге чара барышында җырчы "Данлы хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде. Бер кочак котлаулар белән бергә, аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан зур бүләк - машина ачкычын да тапшырдылар.
    355
    0
    0
  • 18 декабрь 2016 - 15:46
    Иртәгәдән “Татфондбанк” офислары үз эшләрен яңартачак
    Иртәгәдән "Татфондбанк" офислары үз эшләрен яңартачак. Бу хакта банкның рәсми сайтында хәбәр ителгән. Банк бүлекләре атна уртасында 10.00 дан 15.00гә кадәр эшләячәк. - Банк бүлекләрендә кредит түләргә, иминият кертемнәре агентлыгыннан түләүләр алу һәм башка мәсьәләләр буенча сорауларга җавап алырга мөмкин булачак, - дип хәбәр ителә.
    319
    0
    0
  • 18 декабрь 2016 - 13:55
    Сметанник пешерәбез
    Камыр өчен: 2 чәй калагы чүпрәне күпертәбез, ярты литр сөтле су (жылымса), 1 чәй калагы тоз, 6 аш калагы шикәр, 11 аш калагы көнбагыш мае, он салып басабыз, жылы урынга кабарырга куябыз. Кабаргач камырны бераз суытабыз. Эчлек өчен: ярты литрлы сметана өчен 5 йомырка, ванилин, шикәр комын (кем ничек яратуга...
    352
    0
    0
  • 18 декабрь 2016 - 13:13
    Гомере юлны җир астыннан чыга торган урында өзелгән
    57 яшьлек ир-ат кардиоген шоктан үлгән дип фаразлана. Чаллылының үлеме уңаеннан җинаять эше кузгатылган. Тикшерү фаразы буенча, берничә көн элек ир-ат күкрәгендә авырту тойгач ишемия авыруы, стенокардия диагнозы белән шифаханәгә китерелгән булган. Әмма билгесез медицина хезмәткәрләре аны хастаханәгә салудн баш тартканнар һәм дөрес диагноз куймаганнар.
    347
    0
    0
  • 18 декабрь 2016 - 12:22
    Бөгелмәдә үткән берләштерелгән сессиядә түбәндәге норматив-хокукый актлар кабул ителде
    2016 елның 15 декабрендә Бөгелмә муниципаль районы Советының XI һәм Бөгелмә шәһәр Советының X сессияләре узды. Берләштерелгән сессиядә түбәндәге норматив-хокукый актлар кабул ителде. - "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлегенең 2017 һәм пландагы 2018, 2019 елларга бюджеты турында" 1 нче карар. - "Бөгелмә муниципаль районы Советының 2015 елның 18 декабрендә булып...
    305
    0
    0
  • 18 декабрь 2016 - 09:10
    Балалар өчен яңа телеканалга исем сайлау максатыннан, бәйге игълан ителде
    Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә "Татарстан - Яңа гасыр" телерадиокомпаниясе балалар өчен татар телендә белем бирү каналының иң яхшы исеменә һәм яңгырашлы шигаренә бәйге игълан итте. Бу хакта министрлыкның матбугат хезмәте хәбәр итә. Яңа каналның төп максаты - кече яшьтән балаларга татар телен өйрәнү өчен уңайлы шартлар булдыру....
    325
    0
    0
  • 18 декабрь 2016 - 08:20
    Бөгелмәдә шәһәр маршрут автобуслары халыкны ярминкәгә илтеп куячак
    2, 4, 8, 6, 1, 1А номерлы маршрут автобусларында 24 декабрьдә иртәнге сәгать 8дән "Ленин урамы, 129" адресы буенча, "Воздвиженский" агропромпарк территориясендә (Райпо базасы, элеккеге йомырка базасында) үтәчәк авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату ярминкәсенә барып җитеп булачак. Исегезгә төшерәбез, ярминкәдә Татарстанның Көньяк-көнчыгыш районнарының алдынгы авыл хуҗалыклары, фермерлары, шәхси хуҗалыклар, азык-төлек һәм...
    346
    0
    0
  • 18 декабрь 2016 - 06:58
    "Бөгелмә авазы" газетасы эшкә чакыра
    Редакциягә эшкә проект җитәкчесе кирәк. Төп шарт - активлык һәм позитив карашта булу. Калганына үзебез өйрәтәбез. Татар телен белү мәҗбүри түгел, төп хезмәт урыны белән бергә алып барырга да була. редакциягә мөрәҗәгать итегез, яки шылтыратыгыз: 4-83-30, 8-917-907-70-29
    312
    0
    0
  • 18 декабрь 2016 - 06:27
    Бөгелмәнең сәнгать мәктәбе укучылары “Радуга” үзәгендә концерт күрсәттеләр
    "Радуга" үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлеге психологы Рәзилә Шакирова сөйләвенчә, чара Россия геройлары көненә багышлана һәм үз Ватаның өчен горурлык һәм патриотлык хисе тәрбияләү максаты белән оештырыла. Яшь пианистлар башкаруында "Родничок" (Аделя Павлова), "Скерцетто" (Зилә Галимова), "Петрушка" һәм "Ванюша" (Галина Ковалевич) җырлары яңгырый. Эльза Хәбибуллина аккордеонда "Озорные мыши» әсәрен һәм "Пуговица" җырын...
    352
    0
    0
Реклама