Бөгелмә авазы

17 декабрь 2016 яңалыклары

  • 17 декабрь 2016 - 18:45
    Банк системасына мәгълүмати һөҗүм итүчеләр тоткарланган
    Татарстанның банк системасына мәгълүмати һөҗүм итүне оештыручы кешеләр тоткарланган, дип хәбәр итә ТАСС. Аларның берсе - Яр Чаллы, икенчесе Әлмәт шәһәрендә тоткарланган.
    306
    0
    0
  • 17 декабрь 2016 - 13:45
    Бөгелмәдә"Массакүләм мәгълүмат чараларында экстремизмга каршы көрәш темасын яктырту буенча иң яхшы авторлык эше" шәһәр конкурсына йомгак ясалды
    Бөгелмә муниципаль районының Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе утырышында "Массакүләм мәгълүмат чараларында экстремизмга каршы көрәш темасын яктырту буенча Иң яхшы авторлык эше" шәһәр конкурсына йомгак ясалды. Әлеге чарада җирле басма хәбәрчеләре катнашты. Бәйге комиссиясе карары буенча "Бөгелмә авазы" газетасы хәбәрчесе Айгөл Шәрәфиеваның авторлык эше иң яхшылардан дип танылды.
    387
    0
    0
  • 17 декабрь 2016 - 12:24
    Бөгелмә студентлары "Яшь һөнәрчеләр" бәйгесендә катнаштылар
    Машина төзүчеләр техникумы базасында "Инженерлар дизайны CAD" компетенциясе буенча Татарстан Республикасының "Яшь һөнәрчеләре" - 2017 региональ чемпионатының челтәрләр этабы узды. Ярышларда Әлмәт һөнәри көллияте, КНИТУ-КАИның Әлмәт филиалы, Поташев исемендәге техник көллият (Чаллы шәһәре), Бөгелмә машина төзүчеләр техникумы студентлары катнашты. Иң яхшылар исеменә көч сынашуларда БМТ студенты Мәрьям Хафизова җиңү яулады.
    330
    0
    0
  • 17 декабрь 2016 - 11:52
    Бөгелмәлеләр, Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне торак пунктлардан ерак чыгып китмәскә өнди
    Татарстан Дәүләт юл инспекциясе һава шартлары бозылу сәбәпле, машина йөртүчеләргә торак пунктлардан ерак чыгып китмәскә киңәш итә. Хәзерге вакытта республикада урыны белән буран, секундына 16 метр тизлектә җил исүе күзәтелә. Автоинспекция юл кагыйдәләрен үтәргә, юлларда сак булырга өнди. http://tatar-inform.tatar/
    298
    0
    0
  • 17 декабрь 2016 - 10:45
    Эльвира Нәбиуллина: «Татфондбанкка акча салучылар яңа елга кадәр акчаларын алачак»
    Матбугат конференциясе барышында Россия Үзәк банкы җитәкчесе Эльвира Нәбиуллина Татарстанда банк системасындагы вазгыятьне шәрехләде. «Татфондбанкта вакытлы администрация булдырылуын, кредиторларның акчаларын кайтаруга мораторий кертелүен әйтә алам. Ә бу исә гражданнар яңа елга кадәр иминиятләштерелгән сумма кысаларында акчаларын алачак, дигән сүз», - дип билгеләп үтте Эльвира Нәбиуллина. Шуны да искәртеп үтәргә кирәк,...
    313
    0
    0
  • 17 декабрь 2016 - 09:46
    “Татар мәдәният үзәге” татар халык театры коллективы җиңү яулап кайтты
    Бөгелмәнең Татар мәдәният үзәге халык театры XVI Төбәкара фестивальдә - татар театрына нигез салынуга 110 еллыкка багышланган "Идел-йорт" театр коллективлары бәйгесендә катнашып, 1 дәрәҗә Лауреат исемен яулады. Үзәк коллективы театр режиссеры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Ф. Шәрипованың яңа иҗади эшен -Т. Миңнуллинның "Илгизәр + Вера" пьесасын тәкъдим итте. Бүләкләү тантанасы...
    430
    0
    0
  • 17 декабрь 2016 - 07:45
    Бөгелмәлеләр колагына: бик файдалы киңәшләр
    Тынычлану өчен 1. Учларыгызны җылынганчы бер-берсенә тиз-тиз ышкыгыз. Әлеге ысул тиз арада тынычланырга ярдәм итә. 2. 3-5 минут җылы су астында торыгыз. Әгәр шуннан соң 1 сәгать черем итеп тә алсагыз, тагын да яхшы, сезнең кәеф тә күтәрелеп китәчәк, начар уйларга урын да калмаячак. 3. Кытайлылар: «Күңел төшенкелегеннән котылу өчен...
    337
    0
    0
  • 17 декабрь 2016 - 07:07
    Бүген риэлторларны котлыйбыз!
    Бу дата рәсми рәвештә расланмаса да, декабрьнең өченче шимбәсендә илебездә риэлторлар һөнәри бәйрәмен билгели. "Риэлтор" төшенчәсе СССР заманында булмаса да, эре шәһәр­ләрдә күчемсез милекне алыштыру хезмәте белән шөгыль­ләнүче маклерлар бар, әмма алар үз эшен качып-посып дигәндәй башкара иде. Беренче риэлтор фирмалары Русиядә XX гасырның 90нчы елларында барлыкка килә һәм, тиз...
    326
    0
    0
  • 17 декабрь 2016 - 06:20
    Бөгелмәнең балалар сәнгать мәктәбе укучылары Халыкара бәйгедән җиңү белән кайттылар
    Балалар сәнгать мәктәбе укучылары "Когда мы вместе" дигән Халыкара бәйгедән тулы комплект призлы урыннар белән кайттылар. Жюри хөкеменә алар лаеклы программа тәкъдим иттеләр һәм үз номинацияләрендә "иң яхшылар" дип табылдылар. Мәктәпнең түбәндәге иҗат коллективлары яхшы чыгышлары белән аерылып торды: "Сердолик" вокаль ансамбле, фортепиано квартеты - 2 нче дәрәҗә лауреат, аккордеонистчылар...
    333
    0
    0
  • 17 декабрь 2016 - 05:23
    Яңа ел алдыннан Татарстан урманчылары чыршыларны саклый
    20-31 декабрьдә Татарстанда чыршы һәм наратлар үскән урманнарны аеруча сак астында торачак, дип хәбәр итә республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте. Закон бозып, урманнарда чыршыларга кул сузган кешеләргә карата административ хокук бозу турында беркетмәләр тутырылачак. Әгәр дә урман хуҗалыгына 5 мең сум һәм аннан да күбрәк суммага зыян китерелсә, җинаять...
    336
    0
    0
  • 17 декабрь 2016 - 04:06
    Урамда көннәр нык суытканда мәктәпләрдә укулар туктатылып торачак
    Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы -25 градустан түбән төшсә, балаларны мәктәп автобусында йөртү туктатылырга тиешлеген искәртә. Татарстанда салкын көннәр көтелү сәбәпле, республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы һава температурасы төшкән вакытта мәктәпләрдә укыту туктатылып торуын искә төшерә. Һава температурасы -23 градустан түбән булса, авыл мәктәпләрендә 1-4 сыйныфлар, --25 булса...
    315
    0
    0
Реклама