Бөгелмә авазы

16 декабрь 2016 яңалыклары

  • 16 декабрь 2016 - 17:04
    Вәсилә Фәттахова музее булырмы?
    Менә озакламый танылган җырчы Вәсилә Фәттахованың безнең арабыздан китеп баруына да бер ел була. Киләчәктә Вәсилә исемендәге музей булдырылырмы? Бу сорауга җырчының ире Илгиз Габдрәкыйпов болай дип җавап биргән: "Юк, музей ачмыйбыз. Офиста аның бүләкләре, грамота һәм дипломнары эленеп тора. Ә күлмәкләрен туганнарга тараттык, алар аны Вәсиләнең истәлеге итеп саклый....
    382
    0
    0
  • 16 декабрь 2016 - 15:11
    Татар милли ризыклары эчәк рагын китереп чыгармасын өчен нәрсә эшләргә – киңәшләр
    Дөрес тукланмау, аерым алганда, татар милли ризыклары дип саналган ит, камыр ризыкларын тиешле күләмдә ашамау юан эчәктә яман шеш авыруын (колоректаль рак) китереп чыгара, дип белдерә онкологлар. Россиядә ел саен юан эчәктә яман шеш диагнозы белән 50 меңгә якын кеше ачыклана, аларның яртысының үлүе билгеле. Бу саннарны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына...
    489
    0
    0
  • 16 декабрь 2016 - 13:12
    75 яшьлек карчык сөйгәненә ошар өчен 30 килога ябыккан
    Моның өчен ул ярты ел интеккән... Җаны сөйгән - елан ашар, көлдә аунап көн күрсен, дигәндәй, әбинең дә бу гамәлендә берни дә юк сыман. Шулай да мәхәббәтнең могҗиза тудыра алуы үзе бер гаҗәп бит! 75 яшьлек пенсионер Сьюзи Смит исемле, ул Бөекбританиянең Уоркшир графлыгыннан. Бер ел элек чиркәүдә 85 яшьлек...
    333
    0
    0
  • 16 декабрь 2016 - 11:34
    Татарстан Хөкүмәтенең банк өлкәсендәге вазгыять турындагы рәсми мөрәҗәгате
    Татарстан хөкүмәте: Республиканың банк секторындагы вазгыять контрольда тотыла. "Мөхтәрәм гражданнар! Соңгы вакытта Татарстан Республикасы халкының республикабыз банкларыннан акчаларын алырга өндәгән, банклар ябылу турында һәм башка тискәре мәгълүмати хәбәрләр алу очраклары артты. Әлеге хәбәрләр чынбарлыкка туры килми һәм алар җәмгыятьтә паника һәм киеренкелек таратуга корылган. Республиканың банк секторындагы вазгыять контрольда тотыла...
    311
    0
    0
  • 16 декабрь 2016 - 11:13
    Татарстан – "май указларын" иң төгәл үтәүче
    «Медиалогия» компаниясе Россия Президенты Владимир Путинның «май указларын» үтәү буенча Россия төбәкләре арасында рейтинг төзегән. Әлеге рейтингта беренче урында Татарстан тора. Республикабыз дәүләт хезмәтләре порталын булдыру исәбенә җиңгән. Бүген электрон дәүләт хезмәтләре порталында 1,7 миллион кеше теркәлгән. Президент вазифасына керешкәннән соң, Владимир Путин 2012 елның 7 маенда указлар имзалаган иде....
    318
    0
    0
  • 16 декабрь 2016 - 10:54
    Татарстанда армиядән качып йөрүче 26 яшьлек егеткә карата чара күрелгән
    Әлки районы суды 26 яшьлек Александр Бравковны хәрби хезмәткә барудан баш тартуда гаепле дип тапты һәм карарын чыгарды. Бу хакта "Әлки хәбәрләре" газетасы район прокуроры ярдәмчесе Вадим Серобабага сылтама белән хәбәр итә. Шул рәвешле, район суды Бравковка карата җинаять эшен карауны төгәлләде. Егет РФ Җинаять кодексының 328 нче маддәсе 1...
    321
    0
    0
  • 16 декабрь 2016 - 10:01
    Татарстанның 120 мең баласы яңа елга бүләк алачак
    Әлеге исемлеккә республика балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар, шулай ук 1-4 сыйныф укучылары кертелгән. Бу хакта Татарстан министрлар кабинетында узган брифингта президент ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева белдерде. Аның сүзләренчә, ата-аналар балалар өчен бүләк алырга акча җыярга тиеш түгел, күчтәнәчләр район һәм шәһәр ресурсларыннан акча мөмкинлегенә карап әзерләнергә тиеш. Бушка бүләкләрне шулай ук...
    422
    0
    0
  • 16 декабрь 2016 - 09:13
    Азнакайда кытайча укый башлаганнар
    Азнакай гимназиясендә кытай телен өйрәнә­ләр. Курсларны Казан университетының Көнчыгыш институтын тәмамлаган, Кытай, Корея, Мальтада стажировка үткән якташлары Айгөл Әхмәтова укыта. Балалар кытайча сөйләшергә, язарга өйрәнеп кенә калмыйлар, әлеге дустанә илнең тарихы, мәдәнияте белән дә танышалар.
    350
    0
    0
  • 16 декабрь 2016 - 08:09
    "Татфондбанк" "Онлайн Партнер", "Интернет-клиент" һәм мобиль кушымталарын япкан
    Татфондбанк "Онлайн Партнер», «Интернет-клиент» һәм мобиль кушымталарын япкан. Кредит оешмасының рәсми сайтында "Татфондбанк аркылы түләүләрдән тыелуыгызны үтенәбез" дигән мөрәҗәгать бастырылган, дип хәбәр итә "Татар-информ". Бу карар Россиянең Үзәк Банкы керткән мораторийга бәйле. ТФБ матбугат үзәге тараткан хәбәрдә иминият очраклары буенча түләүләр 2016 елның 29 декабренә кадәр башланачак диелгән. Шушы датага...
    459
    0
    0
  • 16 декабрь 2016 - 07:58
    Кияү белән кәләш никах укыту өчен Индонезиядән Татарстанга килгәннәр (+ФОТОЛАР, ВИДЕО)
    Мин үзем алай дөньядан артта калган кеше дә түгел. Тик менә, әллә нәрсә әйтегез, авыл җирендә яшәп, Казанга килеп никах укытучыларны һич кенә дә аңламыйм. Беткәнме инде авылда мулла? Никахның ныклыгы аны кем укудан гына тормый ләбаса! Ә менә никах тантанасын Казанда үткәрү өчен 18 сәгать очып килгән парларны күреп,...
    452
    0
    0
  • 16 декабрь 2016 - 07:27
    Яңа ел табынына шәраб сайлыйбыз: сыйфатлы продукциянең фальсификаттан дүрт аермасы
    Кибет, ресторан һәм кафеда ялган продукциягә ничек юлыкмаска? Яңа елда бәйрәм кәефе бозылмасын дисәк, табындагы ризыкларның сыйфатлы булуын онытмаска кирәк. Сүз шулай ук исерткеч эчемлекләр хакында да бара. Сорау артуын сизеп, фальсификат җитештерүчеләр дә активлашты. Дәүләт тарафыннан аларга базарга юлны ябу өчен барлык чаралар күрелсә дә, җинаятьчеләр барыбер әмәлен таба....
    374
    0
    0
  • 16 декабрь 2016 - 06:50
    Үзең языл һәм якыннарыңа да яздыр
    1 сентябрьдән почта элемтәсе бүлекчәләрендә, редакцияләрдә 2017 елның беренче яртыеллыгы өчен матбугатка язылу башланды. "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте игълан иткән "Әти-әниеңне, якыннарыңны яздыр" акциясенә кушылып, әти-әниләргә, туганнарга күршедәге ялгыз өлкәннәргә җирле басмаларны бүләк итү мөмкинлеге тудырылды. 15 декабрь көнне узган Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәр Советларының берләштерелгән чираттагы сессиясе соңында...
    400
    0
    0
  • 16 декабрь 2016 - 05:59
    Матур булса да күргән җир…
    Карасана, Яңа ел бәйрәме ялларына да әллә ни озак калмаган икән бит. Азмы-күпме акчалы кешеләр бу ялларны кайларга сәяхәт итеп уздыру турында кайгырта да башлаганнар икән инде. Әллә ноябрьнең карсыз, ала-колалыгы минем үземне Яңа ел турында ныклап уйланырга этәрми дә әле. Күңел һаман узган җәйләрдә, яңгырлы көзләрдә… Әле бер, әле...
    441
    0
    0
  • 16 декабрь 2016 - 05:36
    Урман сылуын "рәнҗеткәннәрне" 300 меңгә кадәр штраф көтә
    Яңа ел чыршыларын законсыз кисүчеләр административ җаваплылыкка тартыла. Гражданнарга 3 мең сумнан 4 мең сумга кадәр; вазифаи затларга 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр; юридик затларга 200 мең сумнан 300 мең сумга кадәр штраф каралган.
    302
    0
    0
  • 16 декабрь 2016 - 05:32
    Табиблар ялган документ ясый
    Эшкә яңа урнашучының тиешле шәхси саклану чаралары белән дә тәэмин ителүе зарур. Әгәр аңа рәсми рвештә эшкә чыккан көнне бу саклану чараларын бирмиләр икән, ул вазифаларын үтәүдән баш тарта ала. Мәсәлән, төзүче каскасыз эшкә керешергә тиеш түгел. Шушы сәбәпле эшкә чыкмаса да, аңа хезмәт хакын барыбер түләргә тиешләр. Узган ел...
    431
    0
    0
Реклама