Бөгелмә авазы

14 декабрь 2016 яңалыклары

  • 14 декабрь 2016 - 18:10
    77 яшьлек пенсионерны түбәдән табып алганнар
    Кибет түбәсендә хатынның үле гәүдәсен табып алалар. Бүген иртән Чаллының бер күпкатлы йортында фаҗига була. Йорт янәшәсендәге кибет түбәсенә биеклектән бер пенсионер килеп төшә. Әлегә бу фаҗиганең сәбәпләрен ачыкламаганнар. Үле гәүдәне полициягә тапшырганнар.
    343
    0
    0
  • 14 декабрь 2016 - 15:06
    Бала тудыру йортлары "кыскартыла"
    Декабрь башыннан Мөслим, Апас, Югары Ослан, Балык Бистәсе, Кайбыч, Кама Тамагы, Яңа Чишмә, Чирмешән районнарында бала тудыру йортлары оптимизацияләнде. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы әлеге чараны авырлы хатыннарга, бала тудыручыларга һәм туган сабыйларга сыйфатлы ярдәм күрсәтү, шулай ук ана һәм бала үлемен киметү максатыннан эшләнә дип белдерә. Шулай да өстшә санап...
    334
    0
    0
  • 14 декабрь 2016 - 14:38
    Ринат Рахматуллин рульдә йоклап китеп, юл-транспорт һәлакәтенә очраган
    Танылган автор-башкаручы Ринат Рахматуллинның социаль челтәрдәге төркемнәрендә җырчының фанатлары аның хастаханәдә ятуы һәм концертлары кичектерелүе турында хәбәр ителә. Безгә билгеле булган мәгълүматларга караганда, җырчы ноябрь ахырында төнлә концерттан кайтып барганда рульдә йоклап китеп, йөк машинасы артына килеп кергән. Бүгенге көндә ул реанимация бүлегендә дәвалана. Без исә җырчының тизрәк терелеп, тамашачыларын...
    371
    0
    0
  • 14 декабрь 2016 - 12:32
    Авыл спартакиадасында сыер савуда ярышачаклар
    Моннан тыш үз осталыкларын механизаторлар да күрсәтергә тиеш булачак. VIII Бөтенроссия авыл спартакиадасы март башында Новосибирск өлкәсе Бердск шәһәредә узачак. Кышкы спорт уеннары тугыз төрдән торачак. Бу чаңгы ярышлары, полиатлон, гер күтәрү, шахмат, шашки, аркан тартышу һ.б. Быел беренче тапкыр мини-футбол буенча да ярышлар кертелгән. Моннан тыш оештыручыларның исәпләре тракторчылар...
    387
    0
    0
  • 14 декабрь 2016 - 11:49
    Бәйрәм алды могҗизасы: прәннектән – йорт
    Яңа ел бәйрәменә әзерлек чорында һәркем үзенчәлекле бер дулкынлану кичерә. Чөнки бу бәйрәмнән һәркем могҗиза көтә. Ә менә "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә дәваланучы балалар могҗизаны үз куллары белән дә ясарга ярата. Хезмәт буенча инструктор Татьяна Шакирҗанова җитәкчелегендә алар камыр ризыклары пешерергә өйрәнәләр. Ә бу көннәрдә алар прәннектән... йорт салдылар. Бу кулинар...
    342
    0
    0
  • 14 декабрь 2016 - 11:38
    4 кешене үтергән татарстанлы гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде
    24 яшьлек егет калган бөтен гомерен төрмәдә уздырачак. 3 яшьлек кызны һәм тагын 3 кешене үтергән иргә карата хөкем карары чыкты. 3 июнь көнне Виталий Веревкин Чистайдагы иптәшенә кунакка килә. Кунаклар арасында низаг чыга. Йокларга яткач, ул 32 яшьлек хатынны 7 тапкыр пычак белән кадап үтерә. Аннан бу ваемсызлыкның шаһитлары...
    306
    0
    0
  • 14 декабрь 2016 - 10:43
    25-30 градуслы салкыннар китәргә җыенмый
    Татарстаннан суыклар чигенергә җыенмый. Моның сәбәбе төньяк-көнбатыштан килүче һава агымы һәм циклон тэсирендә, дип хәбәр итә Татарстанның гидрометеорология үзәге. 12 декабрьдән аномаль салкыннар саклана, Татарстанда урыны белән 25-31 градус суыклар булган, бу тиешле нормадан 9 градуска түбән. Синоптиклар фаразынча, Татарстанда салкыннар 23 декабрьгә кадәр сакланачак.
    321
    0
    0
  • 14 декабрь 2016 - 10:25
    Бөгелмәнең 2 нче лицей өлкән сыйныф укучылары башлангыч сыйныфларда укучы балаларга үзләренең ноу-хауларын тәкъдим иттеләр (ФОТОЛАР)
    Бөгелмәнең 2 нче лицей өлкән сыйныф укучылары башлангыч сыйныфларда укучы балаларга үзләренең ноу-хауларын тәкъдим иттеләр. Без юллардагы иминлек яклы дип аталган флешмоб вакытында 8 нче һәм 9 нчы сыйныф укучылары караңгы вакытта балаларны машина йөртүчеләр ерактан күрсен өчен махсус җайланма - уникаль фонарьлар әзерләгәннәр. Дизайн, әлеге фонарь эчендәге механизмнар -...
    342
    0
    0
  • 14 декабрь 2016 - 08:36
    Балалар йотында тәрбияләнүчеләргә Кыш бабай бүләге әзерләүдә ярдәм итик
    Балалар йортларында тәрбияләнүче сабыйларны шатландыру максатыннан оештырылган хәйрия акциясендә һәркем катнаша ала. Илнең 61 төбәгендәге 76 балалар йортында тәрбияләнүчеләр Кыш бабайдан бүләк көтә. Төрле яшьтәге 3 меңнән артык бала Кыш бабайга үзенең теләкләрен әйтеп хат язганнар инде. 2 меңнән артык яңа ел бүләге "Россия почтасы"нда тиешле урынга җибәрелүне "көтеп ята"....
    384
    0
    0
  • 14 декабрь 2016 - 08:28
    Бөгелмәдә ярминкә адресын алыштыра
    Яңа ел алдыннан, 24 декабрьдә иртәнге сәгать 8дән авыл хуҗалыгы продукцияләрен сату ярминкәсе яңа урында - "Ленин урамы, 129" адресында, "Воздвиженский" агропромпарк территориясендә (Райпо базасы, элеккеге йомырка базасында) эшләячәк. Ярминкәдә Татарстанның Көньяк-көнчыгыш районнарының алдынгы авыл хуҗалыклары, фермерлары, шәхси хуҗалыклар, азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате предприятиеләре кулланучылар кооперацияләре катнашачак һәм халыкка ит,...
    363
    0
    0
  • 14 декабрь 2016 - 08:04
    Бәхетләр елмайсын олыгайган көндә дә
    1925 ел. Декабрь аеның салкын киче. Каршы урман юлыннан Кодашка таба чаналы ат юырта. Ат чанасында, зур толыпка төренеп, икәү утырганнар. Шәймәрдан абыйның Фазылы килен алып кайта икән. Бөгәрләнеп, толыпка төренеп утырган яшь килен Хәсбиямал хисләр өермәсендә калган. Алдагы тормышы аны куркытса да, үги ана җәберен күреп яшәү булмас әле....
    413
    0
    0
Реклама