Бөгелмә авазы

10 декабрь 2016 яңалыклары

  • 10 декабрь 2016 - 17:45
    Татарстан трассасында юл-транспорт һәлакәтендә 83 яшьлек пенсионер үлгән
    Татарстанның Әлмәт районында юл-транспорт һәлакәтенә очраган 83 яшьлек пенсионер үлгән, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте. Искә төшерик: кичә иртәнге 9 сәгатьләрдә Казан - Оренбург - Акбулак трассасында 46 яшьлек "Киа" автомобилен йөртүче хатын-кыз каршы як полосага чыгып, "УАЗ" машинасы белән бәрелешкән,...
    347
    0
    0
  • 10 декабрь 2016 - 17:39
    Рөстәм Миңнеханов бөгелмәле Александр Красныхны дөнья чемпионатында уңышлы чыгышы белән котлады
    Татарстан Президенты котлау сүзләрен шулай ук спортчыны тренерына, республиканың Йөзү федерациясе һәм "Динамо" оешмасы җитәкчелегенә юллаган. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов йөзү буенча дөнья чемпионы, Россия Федерациясенең халыкара класслы спорт остасы Александр Красныхны Виндзорда йөзү буенча дөнья чемпионатында уңышлы чыгышы белән котлады. Котлау телеграммасын Рөстәм Миңнеханов шулай ук "Динамо" спорт оешмасы...
    366
    0
    0
  • 10 декабрь 2016 - 14:45
    Фирдүс Тямаев «Татар җыры»на по блату кермәгән
    Популяр җырчы Фирдүс Тямаев беренче тапкыр «Алтын барс» премиясен 2012 елда алган. Бу бүләкне алу тантанасына ул иң мөхтәрәм тамашачысын - авылдан килгән әнисен дә чакырган. «Билетны үзем сатып алдым, по блату түгел», - дип сөйләде Фирдүс. Җырчы әлеге хатирәләре белән матбугат конференциясендә уртаклашты. 17 декабрь көнне «Пирамида»да узачак «Татар...
    448
    0
    0
  • 10 декабрь 2016 - 12:37
    Бөгелмәлеләр югалган укучы кызны эзләп табарга булыштылар
    Аны бер тәүлеккә якын эзләделәр. 13 яшьлек кыз бала белән барысы да яхшы. Хәзерге вакытта аның белән полиция хезмәткәрләре сөйләшә. Хокук сакчылары килеп чыккан хәлнең нечкәлекләренә төшенәләр. 7 нче сыйныф укучысын полициягә бөгелмәлеләр тарафыннан килеп ирешкән мәгълүматлар ярдәмендә эзләп табалар. "Бугульминская газета"
    354
    0
    0
  • 10 декабрь 2016 - 11:56
    Иммунитетны ныгытабыз
    Кышкы авырулар сезоны "ачылды". Иммунитетны ныгытырга вакыт. Нәрсәләр ашарга? Сарымсак бавырны чистарта, көч килгән организмны тергезә, стресс белән көрәшә. Аны чи килеш ашау мөһим. Соусларга, салатларга кушканда да яхшы. Әгәр инде исеннән бик куркасыз икән, ризык пешеп чыкканда гына кушып җибәрегез. Исе бераз кимер, ә файдасы калыр. Имбирь тамырында бик...
    350
    0
    0
  • 10 декабрь 2016 - 11:39
    Бөгелмәле WorldSkills 2017 чемпионаты җиңүчесе
    Л.Б.Васильева исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумында «Кузовной ремонт» компетенциясе буенча сайлап алу чемпионаты узды. Бәйгедә Алабуга политехника көллияте, Яр Чаллы политехника көллияте, Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте, Л.Б.Васильева исемендәге Кама дәүләт автомеханика техникумы студентлары көч сынашты. Бөгелмә һөнәри-педагогика көллияте студенты Камил Мөсагыйтов җиңүчеләр рәтендә. Ул өченче урын яулаган.
    392
    0
    0
  • 10 декабрь 2016 - 10:18
    Селфи корбаннары
    2014 елның мартыннан бирле, селфи ясаган вакытта, дөньяда барлыгы 127 кеше үлгән. Һәрхәлдә, АКШның Карнеги-Меллона университеты тикшерүчеләре шундый нәтиҗәгә килгән. Галимнәр исәпләвенчә, селфи бигрәк тә Һиндстан халкын кыра икән, корбаннарның яртысы шушы илдә. Икенче урында - Пакыстан, анда селфи ясаганда тугыз кешенең гомере өзелгән. Тагын АКШтан - алты, Русиядән -...
    373
    0
    0
  • 10 декабрь 2016 - 09:02
    Хаҗга юллама отучы билгеле булды
    Кичә тәүге тапкыр оештырылган Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесенең җиңүчеләр исемлеге билгеле булды. Хатын-кызлар өйлә намазына кадәр җиңүчеләрне билгеләп таралышса, ир-атлар арасында көрәш ахшам намазына кадәр дәвам итте. Алар "Коръәнне яттан сөйләү "("хифз") һәм "Коръәнне матур итеп уку" номинацияләрендә көч сынашты. 7 сәгатькә якын дәвам иткән бәйгенең җиңүчеләре түбәндәгеләр: "Хифз" номинациясе:...
    372
    0
    0
  • 10 декабрь 2016 - 09:01
    Хәзер үк "Шимбә күчтәнәче" конкурсында комментарий калдыр!
    Һәр шимбә газетабыз сайтында эксклюзив конкурс! Мизгел эчендә бүләккә ия булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Шимбә көнне газета сайтында (bugulma-tat.ru), хәбәрләр тасмасында шушы белдерүне табып, шул мәкалә астына комментарий калдырыгыз. Кем өлгер, шуңа "Изобилие" кибетеннән таты бүләк!
    390
    0
    0
  • 10 декабрь 2016 - 08:48
    Игътибар, укучы югалды!
    Кичә, 9 декабрьдә, 4 нче урта мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы, 2003 елгы Алинә Айрат кызы Калинова Мир урамындагы өеннән чыгып киткән һәм хәзерге вакытка кадәр өенә кайтмаган. Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге бу кыз турында ни дә булса белүчеләрне 02, 6-95-02, 6-96-02 телефоннары аша хәбәр итүләрен үтенә.
    412
    0
    0
  • 10 декабрь 2016 - 08:00
    Юл һәлакәтендә 3 кешенең гомере өзелгән (ФОТОЛАР)
    Кичә 16:12дә 112 коткару хезмәтенә М7 трассасының Мамадыш районындагы өлешендә юл һәлакәте булуы турындагы хәбәр килеп ирешә. Зона эзләү-коткару хезмәткәрләре тиз арада фаҗига булган урынга килеп җитәләр. М7 трассасының 938нче километрында "Лада Приора" авыр йөк машинасы белән бәрелешкәнлеге ачыклана. Һәлакәт нәтиҗәсендә, җиңел машинадагы 3 кешенең гомере өзелә, ә 32 яшьлек...
    343
    0
    0
  • 10 декабрь 2016 - 07:51
    Татарстанда татар телендә яңа балалар телеканалы барлыкка килә?
    Экспертлар фикеренчә, республикада яшь тамашачылар өчен сыйфатлы телевизион продукт кирәк. Кичә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров рәислегендә Татарстан Республикасында татар телен үстерү һәм эшләтү мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы булып үтте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте. Эшче төркем составына республика дәүләт органнары, югары уку...
    333
    0
    0
  • 10 декабрь 2016 - 06:55
    Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә пилмән белән сыйладылар (+ФОТО)
    Алдагы җомга көннәрендә халыкны пылау белән сөендерсәләр, кичә Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә мөселманнарны тәмле пилмән белән сыйладылар. Хәйрия төшке ашы урамда, 20 градуслы салкында әзерләнде. Аш пешерүчеләр урамда, учакта, аш күпкә тәмлерәк пешәчәк дип, ашханәдә әзерләүдән баш тарттылар. Бөгелмә мөхтәсибәте Үзәк мәчәт пешекчеләренә һәм оештыручыларга хәйрия ашлары үткәрү традициясен дәвам итүләре...
    321
    0
    0
Реклама