Бөгелмә авазы

9 декабрь 2016 яңалыклары

  • 9 декабрь 2016 - 18:39
    Россиядә «Татар-тур» барлыкка килергә мөмкин
    Бу тормышка ашырылса, безнең өчпочмакларны ашарга бөтен илдән агылачаклар икән! Бу хакта Казанда узган зур чарада сүз булды. Башкалабызда«Татарстанның эшлекте партнерлары» форумы узды. Анда Россиянең 66 регионыннан 700 эшмәкәр катнашты. Очрашу барышында татар теленең үсеше һәм проблемалары хакында да сүз булды. Аерым докладта элеккеге татар меценатлары темасы да кузгатылган. Гомер-гомергә...
    294
    0
    0
  • 9 декабрь 2016 - 15:30
    Бозаулар коткарылган. Бер кеше янып үлгән
    Көннәр суыткач, янгыннар да ешайды. Соңгы арада аларда янып үлүчеләр дә күбәйде. Кичә генә дә ике кешенең гомере янгында өзелгән. Мисал өчен, Яр Чаллыда ГЭС бистәсендә төзелеп бетмәгән ике катлы кирпеч йортта янгын чыга. Янгынны сүндергәндә ир-ат гәүдәсе табыла. Шулай ук 12х80 метрлы үлчәмле җылытылган фермада чыккан янгын 10 квадрат...
    353
    0
    0
  • 9 декабрь 2016 - 14:43
    Алсуны 7 елга хөкем иткәннәр
    29 яшьлек Бөгелмә кызы Алсу исерек хәлендә 55 яшьлек хатын-кыз белән низагка кергән булган. Алсу ярсуын баса алмыйча пенсионер ханымның башына берничә тапкыр урындык белән суга. Алган имгәнүләрдән ханым урында ук үлә. Гаепле кызны суд 7 елга ирегеннән мәхрүм иткән.
    350
    0
    0
  • 9 декабрь 2016 - 11:51
    Синоптиклар һава торышы кискен бозылуы хакында кисәтә
    Иртәгә, 10 декабрьдә көндез һәм төнлә буран була, җилнең тизлеге секундына 15-16 метрны тәшкил итәчәк. Буран вакытында күз күреме начар булу, юлларда карт көртләре ясалу сәбәпле, сак һәм игътибарлы булу сорала.
    328
    0
    0
  • 9 декабрь 2016 - 11:43
    Иртәгә Бөгелмәдә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
    Шимбә, 10 декабрь көнне, шәһәребезнең үзәк мәйданында иртәнге сәгать 8дән авыл хуҗалыгы ярминкәсе эшли башланачак. Шәһәр һәм район халкы ит, йомырка, сөт, ярма һәм башка товарларны кибетләрдәге сатып алу бәясеннән 30 процентка кадәр ким бәядән ала алачаклар.
    289
    0
    0
  • 9 декабрь 2016 - 10:52
    Иртәгә "Шимбә күчтәнәче" конкурсында катнашырга онытма!
    Һәр шимбә газетабыз сайтында эксклюзив конкурс! Мизгел эчендә бүләккә ия булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Шимбә көнне газета сайтында (bugulma-tat.ru), хәбәрләр тасмасында шушы белдерүне табып, шул мәкалә астына комментарий калдырыгыз. Кем өлгер, шуңа "Изобилие" кибетеннән таты бүләк!
    313
    0
    0
  • 9 декабрь 2016 - 10:30
    Балачак – уйнап-көлеп үсәр чак....
    Мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында иң яратып уйнала торган уеннар - халык уеннары. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш-көнкүреше чагылыш тапкан бу уеннар балаларда өлгерлек, тапкырлык, ярдәмләшү, шулай ук кешелеклелек, шәфкатьлелек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар тәрбияли. Уеннар ярдәмендә бала тырыш, көчле, сәләтле, нык ихтыярлы булып үсә. Без уйныйбыз, уйныйбыз, Якты көннән туймыйбыз. Кулны-кулга...
    591
    0
    0
  • 9 декабрь 2016 - 10:07
    Коръән укучылар конкурсының казыят турында бөгелмәлеләр дә катнашты
    Азнакай шәһәренең мәдәният йортында узган Коръән укучылар конкурсының казыят турында бөгелмәлеләр дә катнашты. Бәйге ике номинациядә узды - Коръәннен тулысынча яттан сөйли белү һәм изге китапны күркәм итеп уку. Әлеге бәйгедә 5 районнан - Урыссу, Бөгелмә, Әлмәт, Лениногорск һәм Азнакайда узган район турларында җиңү яулаган ир-атлар һәм хатын-кызлар катнашты. Бездә...
    363
    0
    0
  • 9 декабрь 2016 - 09:03
    Эчеп үлгән кабат терелгән
    Болай да була микәнни?! Үзе яшәгән шәһәр барында эчә-эчә лаякыл исергән 25 яшьлек берәү урамга чыга да кинәттән карга егыла. Ашыгыч ярдәм машинасы белән килгән медиклар аның йөрәге туктаганын теркиләр. Реанимация дә файда бирмәгәч, инфаркттан үлгән егетнең гәүдәсен морг суыткычына куялар. Бинада кизү торган сакчы берникадәр вакыттан соң тавыш ишетеп...
    390
    0
    0
  • 9 декабрь 2016 - 07:24
    Фельдшер хатынының әнисенә аткан
    Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бригадасының 31 яшьлек фельдшерын хөкем иткәннәр. Алабугалы пневматик пистолеттан хатынының әнисенә һәм күршеләренең автомобиленә аткан. Фельдшер бу гамәлен исерек хәлендә кыла. Күршеләре машиналарын аның балконы астында калдырган була. Шушы ук көнне ул балалары алдында фатирда хатынының әнисенә ата, баш чүмеченә суга һәм подъездга чыгарып җибәрә. Ярый...
    437
    0
    0
  • 9 декабрь 2016 - 06:52
    Балалар өчен түләнә торган пособиенең күләме арта
    «Татарстан халкына адреслы социаль ярдәм" законы нигезендә киләсе елдан балалар өчен түләнә торган пособиенең суммасы артачак. Әллә ни күпкә түгел, анысы, шулай да, ярап куя. Әйтик, аз керемле гаиләдә яшәүче, балага 16 яшькә кадәр (гомуми белем бирү учреждениесендә укучы балага 18 яшь тулганчы) бирелә торган пособие 14 сумга артачак һәм...
    333
    0
    0
  • 9 декабрь 2016 - 04:34
    Дөрес диагноз куймау аркасында бала үлгән
    Алты айлык малайга менингит урынына аппендицит диагнозы куйганнар. Балтач үзәк шифаханәсе хәзер үлгән бала әтисенә мораль зыян өчен 200, әбисе белән бабайсына 50 шәр мең түләргә тиеш. Казанның Идел буе районы суды әнә шундый карар чыгарган. Баланың якыннары һәрберсенә 3 әр миллион сум - 9 миллион сум сораган булган. Баштарак...
    346
    0
    0
Реклама