Бөгелмә авазы

6 декабрь 2016 яңалыклары

  • 6 декабрь 2016 - 11:37
    Республикада 15 декабрьдән янгынга каршы аерым режим кертелә
    2017 елның 10 гыйнварына кадәр теләсә кайда пиротехник эшләнмәләр кабызу тыела. Яңа ел бәйрәме чорында Татарстанда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында, республикада 15 декабрьдән янгынга каршы аерым режим кертелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Республикада янгынга каршы аерым режим 2017...
    320
    0
    0
  • 6 декабрь 2016 - 10:18
    Бөгелмәдә юл-транспорт һәлакәтендә ярдәм күрсәтүче медиклар бүгенге көндә үзләре медицина ярдәменә мохтаҗ
    Реанимобиль катнашында юл-транспорт һәлакәте 1 декабрь реанимация бүлеге һәм "ашыгыч ярдәм" табиблары өчен гадәти көн булырга тиеш иде - чакырулар, операцияләр, авыруларны карау. Реанимобиль машинасы, махсус ут һәм тавыш сигналларын кушып, юлга кузгалды. Сирена тавышын ишетеп, кемнәрдер, "ашыгыч ярдәм" машинасына юл бирим дип, туктап калды, кемнәрдер юл кырыена омтылды. Гафиятуллин...
    378
    0
    0
  • 6 декабрь 2016 - 10:11
    Россиядә грипп һәм ОРВИ аркасында 27 балалар бакчасы һәм мәктәп ябылган
    Татарстанда авыру эпидемия дәрәҗәсендә түгел. Россиянең өч регионында грипп һәм ОРВИ авыруларының нык артып китүе аркасында алты мәктәп, 20 балалар бакчасы һәм бер интернат-мәктәп карантинга ябылган. Бу хакта Кулланучылар хокукларын яклау һәм кешенең уңай тормышы өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт башлыгы Анна Попова сүзләренә сылтама белән РИА «Новости» хәбәр итә....
    330
    0
    0
  • 6 декабрь 2016 - 09:43
    Бөгелмә судында Замбия Республикасы гражданинына карата кузгатылган административ эш каралды
    ТР Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, быел көз айларының берсендә Бөгелмә судында Замбия Республикасы гражданины М.га карата кузгатылган административ эш каралган. Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге хезмәткәрләре Замбия гражданинының, Россия Федерациясе территориясендә тору вакыты бетүгә карамастан, илдән китмичә, 2015 елның августыннан бирле документларсыз гына яшәп ятканлыгын ачыклыйлар....
    325
    0
    0
  • 6 декабрь 2016 - 08:27
    Юлларда күзачкысыз буран хакимлек итә, сак булыйк, бөгелмәлеләр!
    Татарстанда юлларда күзачкысыз буран хакимлек итә. Ул бүген төнлә башланды һәм өч тәүлек дәвам итәчәк, ди һава торышын күзәтүчеләр. Трассада күз күреме 500-1000 метр чамасы, урыны белән тагы да начаррак. Көньяк-көнбатыштан искән җилнең тизлеге секундына 22 метрны тәшкил итә.Бөтен җирдә кар көртләре.Республикабызның ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләргә ерак юлларга чыгудан тыелып...
    371
    0
    0
  • 6 декабрь 2016 - 07:44
    Җиңүчебез билгеле!!! Ул – Ләйсән Гардиева!!!
    Без Ләйсәнне татар эстрадасының якты йолдызы, эшләпәле голландлы Мөнир Рахмаевның 7 декабрь көнне шәһәребезнең Техника йорты залында узачак концертына ике билет отуы белән котлыйбыз. Газетабызның ВКонтакте челтәрендәге рәсми битендә (vk.com/id378693978) татар эстрадасының якты йолдызы, эшләпәле голландлы Мөнир Рахмаевның концертына билетлар уйнаткан идек. Барлыгы 34 кеше катнашты. Бүген әлеге конкурсыбызга йомгак...
    308
    0
    0
  • 6 декабрь 2016 - 07:32
    Ханты-Мансида булган фаҗигадән соң, Татарстанда мәктәп автобусларын тикшерәчәкләр
    Мәгариф идарәләренә ЮХИДИ белән берлектә, балаларны йөртүче мәктәп автобусларын тикшерергә тәкъдим ителде. 4 декабрьдә Россиянең Ханты-Манси автоном округында 12 кешенең, шул исәптән балаларның гомерен өзгән фаҗигадән соң Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы муниципаль берәмлекләрдә укучыларны төрле чараларга алып барганда, шулай ук мәктәп автобуслары йөрешен дә җитди контрольдә тотуны таләп итте....
    303
    0
    0
  • 6 декабрь 2016 - 07:07
    Бөгелмә дзюдочысы – өченче урында
    2 - 3 декабрь көннәрендә Ижевск шәһәрендә Россиянең атказанган тренеры Виктор Тимченко истәлегенә багышланган дзюдо буенча Бөтенроссия турниры булып узды. Анда 2002 - 2003 елда туган 193 егет катнашты. Алар арасында бөгелмәлеләр дә бар иде. "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Муса Исламголов (тренеры - Илдар Фәттахов) ярыштан бронза...
    306
    0
    0
  • 6 декабрь 2016 - 05:38
    2017 елда чит ил паспортын ясату утыз процентка юньрәккә төшәчәк
    Ләкин бер шарт бар - гаризаны дәүләт хезмәте порталы аша бирергә кирәк. 2017 елда Россиядә чит ил паспортын ясату, туу турында, никахны рәсми теркәү, милеккә хокук турындагы һәм машина йөртү хокукы бирүче таныклыкларны алу хакы 30 процентка кимиячәк. Ләкин бер шарт бар - аларга гариза дәүләт хезмәте порталы аша бирелергә...
    293
    0
    0
  • 6 декабрь 2016 - 03:49
    Буран. Юлларда сак булыгыз, бөгелмәлеләр!
    Республика юлларында кар көртләре. Бүген, 6 декабрьдә, Татарстанда төнлә һәм көндез һава шартлары начар булачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә. Көчле кар явачак, буранлаячак, күз күреме 500-1000 метр. Көньяк-көнбатыштан 17-22 м/с тизлектә көчәючән җил. Республика юлларында кар көртләре. Сак булыгыз, бөгелмәлеләр! http://tatar-inform.tatar/
    314
    0
    0
Реклама