Бөгелмә авазы

3 декабрь 2016 яңалыклары

  • 3 декабрь 2016 - 17:44
    Юлда һәлакәт: ике кеше үлгән
    Әлмәт районында ике кеше үлеменә китергән һәлакәт булган, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте. Әлмәт - Азнакай трассасының 12 чакрымындагы һәлакәт турындагы хәбәр 112 бердәм диспетчерлык хезмәте номерына 11.15тә алынган. «Фольксваген Поло» һәм 13нче модель "Лада" бәрелешү нәтиҗәсендә илдә җитештерелгән автомобильне йөртүче...
    351
    0
    0
  • 3 декабрь 2016 - 12:23
    Хәзер үк "Шимбә күчтәнәче" конкурсында комментарий калдыр!
    Һәр шимбә газетабыз сайтында эксклюзив конкурс! Мизгел эчендә бүләккә ия булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Шимбә көнне газета сайтында (bugulma-tat.ru), хәбәрләр тасмасында шушы белдерүне табып, шул мәкалә астына комментарий калдырыгыз. Кем өлгер, шуңа "Изобилие" кибетеннән таты бүләк!
    337
    0
    0
  • 3 декабрь 2016 - 12:10
    Бүген без бәхетле, иртәгә – сез!
    Татар мәдәният үзәгендә ике көн дәвамында - 23 һәм 25 ноябрьдә яраткан җырчыбыз Эдуард Гафиятуллинның "Әниләргә мәдхия" дип аталган концерты зур уңыш белән узды. Ишеткәннәрдән: "Бөгелмә авазы"нда белдерү бар: "Эдуард җырлавын сагындыгызмы?" - дип сораганнар. Сагынмый буламы соң, әгәр ай саен шулай концерт куеп тора икән, һәр ай саен сагынып...
    375
    0
    0
  • 3 декабрь 2016 - 11:20
    ВИЧ-инфекциялеләр җитәрлек
    Татарстанда, ВИЧ-инфекция очраклары, башка муниципаль районнар беллән чагыштырганда, Казан шәһәрендә, Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт районнарында аеруча күп. Роспотребнадзорның 2016 елның 23 ноябренә булган мәгълүматларына караганда, ВИЧ-инфекция белән йогышлануның 100 мең кешегә нисбәттә иң зур күрсәткечләре түбәндәге муниципаль берәмлекләрдә: Бөгелмәдә 874 кеше исәптә тора (100 мең кешегә 792,2): Әлмәттә 1165 кеше исәптә...
    392
    0
    0
  • 3 декабрь 2016 - 08:24
    Бүген Бөгелмәдә татар эстрадасы йолдызы Фирдүс Тямаевның концерты була
    Бүген Бөгелмәдә татар эстрадасы йолдызы Фирдүс Тямаевның концерты була. Тамашачыларны Техника йортында 17 сәгатьтә көтәләр.
    440
    0
    0
  • 3 декабрь 2016 - 07:40
    Бөгелмә табибларына Бавлы пациентлары рәхмәт белдерде
    Баулы шәһәреннән Хөснуллиннар гаиләсе Бөгелмә бала тудыру йортына килеп, табибларга ихлас рәхмәт сүзләрен белдерде. Моннан бер ел элек аларның иртә срокта хәм аз авырлыкта туган игезәк балалары, табибларның тырышлыгы, профессионализмы белән, шөкер, исән калалар. - Сабыйлар әле хәзер дә исемдә, - дип искә ала ул вакытны яңа туган балалар бүлеге...
    310
    0
    0
  • 3 декабрь 2016 - 07:20
    Мөмкинлекләре чикле бөгелмәлеләр ипине ай дәвамында ярты бәясенә генә сатып ала ала
    Бөгелмәдә инвалидлар декадасы старт алды. Аның кысаларында төрле чаралар һәм акцияләр үтә. Мәсәлән, мөмкинлеге чикле бөгелмәлеләр "Медок" кибетендә югары сортлы оннан пешерелгән ипине ташлама белән сатып ала ала. Алар өчен бер ипи 10 сум тора. Сатып алучыларга бары тик инвалидлыкны исбатлаучы документ кына күрсәтергә кирәк.
    409
    0
    0
  • 3 декабрь 2016 - 06:32
    Файдалы вәгазьдән соң – тәмле пылау
    Үзәк мәчеттә мөхтәсибәт ай дәвамында мөселманнар өчен бәйрәм саналган һәр җомга көнне учакта тәмле пылау пешерелә. Әйе, җомга -мөселман өммәте өчен бөек көн. Аллаһы Тәгалә аны башка көннәрдән аерып алып, Мөселман җәмгыяте өчен иң өстен көн иткән. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) бу турыда бер хәдисендә болай дигән: "Җомга - ул кайчан...
    353
    0
    0
  • 3 декабрь 2016 - 05:27
    Татарстанда яшәүче халыкларның әкиятләре тупланган китап дөнья күрде
    Татарстан халыклары дуслыгы йортында «Татарстан халыклары әкиятләре» исемле яңа китапны тәкъдим итү чарасы узачак, дип хәбәр итә оешманың матбугат хезмәте. Әлеге китап Татарстан китап нәшрияты тарафыннан «Россия мәдәнияте (2012-2018 еллар)» федераль максатчан программасы кысаларында Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр чаралары федераль агентлыгы булышлыгы белән чыгарылган. Тиражы - 2000 данә. Басманы тәкъдим...
    413
    0
    0
Реклама