Бөгелмә авазы

29 ноябрь 2016 яңалыклары

  • 29 ноябрь 2016 - 16:04
    11 меңлек туңдырма урлаган
    14 яшьлек укучыны киосктан туңдырма урлаганда тотканнар. Чаллы үсмере ларекларга форточканы алып керә торган булган. Урланган туңдырмаларның тулаем бәясе 11 мең сум тәшкил итә. Полиция хезмәткәрләре үсмернең "Куры-гриль" ларегыннан да азык-төлек урлаганын ачыклаган. Китерелгән зыян 2726 сумлык булган.
    361
    0
    0
  • 29 ноябрь 2016 - 15:58
    Кадыйровтан көлгәннәр
    Чечня башлыгы Рамзан Кадыров Instagram битендә КВНның юбилей кичәсендә үзенә пародия ясап көлгән Михаил Галустян номерын мактап, югары бәяләгән. Кадыров әлеге кичәгә чакырулы булуын, ләкин кайбер сәбәпләр аркасында бара алмавын билгеләп үткән. Галустянның номеры ярдәмендә «булмасам да, барыбер булдым», ди Чечня башлыгы. Кадыров әйтүе буенча артист белән алар бер-ике генә...
    476
    0
    0
  • 29 ноябрь 2016 - 14:45
    3 айлык баласын кыйнаган ир судта соңгы сүз белән чыгыш ясаган
    Бүген Казанның Киров районы судында 23 яшьлек Евгений Абдрахманов эше каралды. Ул үзенең өч айлык кызының сәламәтлегенә аңлы рәвештә зур зыян китерүдә гаепләнә. Тикшерү фаразы буенча, 2016 елның 1 июнь төнендә бала елый башлаган. Аның 19 яшьлек әнисе ирен уятып, баланы карарга кушкан, үзе бәдрәфкә киткән. Яшь әти сабыйны тынычландырып...
    391
    0
    0
  • 29 ноябрь 2016 - 12:29
    “Чаңгы базасы”нда чаңгы сезоны
    Эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илдар Тахиятуллин шәһәрдәге спорт һәм ял итү объектларының эш тәртибе турында таныштырды. Бөгелмәлеләрнең яраткан "Чаңгы базасы" инде кар яту белән үк спорт сөючеләрне кабул итә башлады. биредә1, 3, 5 һәм 7,5 километр озынлыктагы чаңгы трассалары бар. Сәгать 9 дан алып...
    407
    0
    0
  • 29 ноябрь 2016 - 12:21
    Яшь дзюдочы көмеш медальга лаек булды
    Ял көнендә Уфа шәһәрендә тренер-укытучы Илдар Рәҗәпов истәлегенә 2006-2007 елгы яшүсмерләр арасында дзюдо буенча ачык Республика турниры булып узды. Анда 230 дан артык яшь көрәшче үзара көч сынашты. Бөгелмә егете Иса Исламгулов, көндәшенә әз генә бирешеп, турнирның көмеш призына лаек булды. Исаны һәм аның тренеры Илдар Фәттаховны әлеге җиңүе белән...
    360
    0
    0
  • 29 ноябрь 2016 - 12:11
    Рамил Миргалимов якыннарын газетага яздыртты
    Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш табибының поликлиника эшләре урынбасары Рамил Миргалимов #ӘтиӘниләреңнеЯздырт #ЯкыннарыңныЯздырт (#ПодпишиРодителей #ПодпишиБлизких) акциясенә кушылды.
    420
    0
    0
  • 29 ноябрь 2016 - 11:36
    Бөгелмәлеләр бүген космонавтлар белән очрашты
    Бүген Бөгелмәдә олы вакыйга булды - космонавтлар Антон Шкаплеров һәм якташыбыз Алексей Овчинин килде. Алексей Овчинин быелның августында Халыкара космик станциядән бөгелмәлеләрне шәһәрнең 235 еллыгы белән котлады. Видеомөрәҗәгать бәйрәм программасы вакытында Үзәк мәйданнан трансляцияләнде. Космонавтлар белән очрашу РОСКОСМОС тарафыннан игълан ителгән "Юрий Гагарин елы" кысаларында үтә. Тулырак мәгълүматны иртәгә укый...
    402
    0
    0
  • 29 ноябрь 2016 - 10:49
    Бөгелмәдә квартир яна...
    28 ноябрь көнне кичке 6да шәһәребезнең Губкин урамындагы 19 нчы йортның беренче катындагы ике бүлмәле квартирында янгын чыга. Хәбәр алынуга 2 минут дигәндә, вакыйга урынына барып җиткән 64 нче частьның янгын сүндерүчеләре тимер рәшәткәле тәрәзәдән куе төтен чыгуын күрәләр. Калган квартирларда яшәүчеләр инде урамга чыккан була. Хуҗа янгынның зал бүлмәсендә...
    323
    0
    0
  • 29 ноябрь 2016 - 09:53
    Ә алар үсәргә тиеш иде...
    Унике чибәркәй кара йөрәклеләр кулына эләккән. Урман гүзәлләре сылу чыршы-наратлар турында сүз бара. Йөзьяшәр агач булып, шаулап үсәсе урында, күп дигәндә бер-ике атна өйдә бизәк булып торырлар инде алар, аннары үзләрен һич кызганусыз чыгарып ташлаячаклар... Менә дистә елдан артык инде "Татнефть" җәмгыяте республикабызның көньяк-көнчыгыш районнарында урам, парк, бакчаларны яшелләндерү белән...
    403
    0
    0
  • 29 ноябрь 2016 - 08:18
    Риза Фазыл вафат
    Кырымтатар язучылары берлеге рәисе Риза Фазыл Акмәчәт хастәхәнәсендә вафат булды. Аңа 88 яшь иде. 23 ноябрь иртәсендә инсульт кичергән Риза Фазыл Акмәчәт хастаханәсенә урнаштырылды. 26 ноябрьдә хәле начараю сәбәпле аны реанмациягә күчерделәр. Риза Фазыл 1928 елда Кырымның Барын авылында туган. Үсмер чакта Кырымнан Кострома өлкесенә сөрген ителә, леспромхозларның берсендә эшли,...
    427
    0
    0
  • 29 ноябрь 2016 - 08:05
    Татарстанда балаларга пособие арта
    Керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә 2017 елдан бала пособиесе күләме арта. «Татарстанда халыкка адреслы социаль ярдәм турында»гы ТР Законы нигезендә, җан башына керемнәре Татарстандагы яшәү минимумыннан ким булган гаиләдә 16 яшькәчә балага пособие түләнә. Киләсе елдан ул түбәндәгечә арта: - пособие күләме 2016 елдагы 281 сумнан 2017 елда 295...
    364
    0
    0
  • 29 ноябрь 2016 - 07:19
    Татарстанда ире белән низагтан соң өеннән чыгып киткән хатын катып үлгән
    Казанда ире белән сүзгә килгәннән соң бер хатын кыз өеннән чыгып киткән. 31 яшьлек әлеге хатын-кызның өшегән гәүдәсен Идел буе районының Энергетиклар урамы тирәсеннән табалар. 25 ноябрь көнне кич ире белән низагтан соң, хатын-кыз өеннән чыгып китә һәм шуннан соң өенә кайтмый. Ул якындагы кибеттән аракы сатып алып, ишегалдында эчә....
    397
    0
    0
  • 29 ноябрь 2016 - 06:46
    Бүләкләр тапшырдык
    Октябрь башында "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (www.bugulma-tat.ru) "Көзге төсләр балкышы" бәйгесе старт алган иде. Менә инде аңа йомгак ясалып, җиңүчеләрне дә бүләкләдек. Дүшәмбе, 28 ноябрь көнне, көндезге сәгать өчтә "Бөгелмә авазы" газетасы редакциясендә безнең өчен дә, бәйге конкурсантлары өчен дә истәлекле вакыйга, бүләкләр тапшыру тантанасы булды. Беренчелеккә чыгучылар өчен спонсорыбыз...
    380
    0
    0
  • 29 ноябрь 2016 - 05:55
    Әниләргә багышлана
    Хөрмәтле бөгелмәлеләр! Сезне 30 ноябрь көнне А. В. Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театрына «Рожденное любовью слово Мама» бәйрәм кичәсенә чакырабыз. Чара Бөтенроссия Әниләр көненә багышлана. Башлана 17.00 сәгатьтә. Керү ирекле.
    404
    0
    0
Реклама