Бөгелмә авазы

21 ноябрь 2016 яңалыклары

  • 21 ноябрь 2016 - 17:47
    Трассада машина янган
    Бүген төнлә М-7 федераль трассасының 930 километрында Мамадыш районы биләмәсендә банкалы сыра төялгән зур йөк машинасына ут капкан. "ДАФ" маркалы автомобилнең бер тәгәрмәче кызып төтенли башлый, аннан ялкынланып янып китә. Машина шоферы үзе сүндерә алмагач, янгынчыларны чакырта. Автомобилгә һәм аның йөгенә шактый зыян килә. Инде фургонлы йөк машинасы янында тикшерүчеләр...
    375
    0
    0
  • 21 ноябрь 2016 - 15:04
    Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы “Ачык ишекләр көне” уздыра
    22 ноябрьдә Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы "Ачык ишекләр көне" уздыра, дип хәбәр итә министрлык матбугат хезмәте. Бу көнне министрлыкның Үзәк махсуслашкан аналитик контроль инспекциясе эшчәнлеге белән танышырга, белгечләргә тәкъдимнәрне, теләкләрне җиткерергә, кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкин. Табигатьне саклау законнарын бозу очраклары турында хәбәр итәргә була. "Ачык ишекләр көне" 22...
    375
    0
    0
  • 21 ноябрь 2016 - 13:56
    Макияжсыз төшкән 10 татар йолдызы
    Татар йолдызларын сәхнәгә бизәнеп чыккан килеш күрергә ияләндек инде. Ә менә аларны бизәнмичә күргәнегез булдымы икән? 10 татар йолдызының макияжсыз төшкән фотоларын барладык. Әйдәгез, бергәләп карап чыгыйк. Ләйсән Гыймаева Алсу Фазлыева Гүзәлия Гөлназ Сәфәрова Ильвина Илмира Нәгыймова Лилия Муллагалиева Мәликә Рәфинә Ганиуллина Сөмбел Билалова akcharlak
    424
    0
    0
  • 21 ноябрь 2016 - 12:15
    Бөгелмәдә көннәр җылына
    Гисметео фаразларына караганда, суыклар китәргә ашыкмаса да, йомшарачак. Буген төнлә һәм иртәгә иртән Лениногорскида һава температурасы -12 - 10 градус, 22 ноябрь көндез -8 -10 градус булачак. 23 ноябрь көндез -6 градуска гына калачак дип хәбәр итә Гисметео сайты.
    333
    0
    0
  • 21 ноябрь 2016 - 11:21
    Дональд Трампта татар каны ага
    Американың яңа сайланган президенты Дональд Трамп та татар булып куймагае. Һәрхәлдә, Дәүләт Думасы депутаты, тарихи китаплар авторы Фатих Сибагатуллин шулай дип саный. "С уверенностью можно сказать, что в жилах Трампа течет татарская кровь. По крайней мере, есть ее следы. Дело в том, что он потомок народа, который произошел от смешения...
    354
    0
    0
  • 21 ноябрь 2016 - 10:50
    Дәүләт порталы аша түләгәндә 30%ка кадәр ташлама ясалачак
    Киләсе елдан бердәм дәүләт порталы аша дәүләт пошлиналары түләгәндә 30%ка кадәр ташламалар ясалачак дип хәбәр итә "Российская газета". Халык арасында киң кулланылыш алган чит ил паспортына түләү һәм автомобильне исәпкә кую хәйран арзанга төшәчәк. Дәүләт хезмәте бәяләрен физик затлар өчен генә түгел шулай ук эшмәкәрләр һәм юридик затлар өчен дә...
    334
    0
    0
  • 21 ноябрь 2016 - 07:55
    Активрак булыгыз, тавыш бирергә санаулы сәгатьләр генә калып бара!
    Әлеге сәгатькә "Көзге төсләр балкышы" бәйгесендә Карабаш егете Рәмис Шәңгәрәев 1042 тавыш белән беренчелектә бара. Гөлнар Инсапова 677 тавыш белән икенчелектә, Алина Гафорова 645 тавыш белән өченчелектә, Рөстәм Хөснуллин 275 тавыш белән дүртенче урынны били. Бүгенге көндә конкурсантларыбыз өчен 3126 кеше тавыш биргән. Активрак булыгыз, тавыш бирергә санаулысәгатьләр генә калып...
    322
    0
    0
  • 21 ноябрь 2016 - 07:51
    Ун яшьлек кызга операция ясаганда табиблар шаккаткан
    Кызны авыр хәлдә хастаханәгә салганнар. Ул эче авыртудан зарланган, коскан. Кат-кат тикшергәннән соң кызның эченә операция ясарга булганнар. Баксаң, аның эчәгесендә чәч укмашкан булган. 50 см озынлыктагы чәч уралмасын табиблар ике сәгать операция ясап алган. Кыз сыйныфташлары белән аралаша алмаган һәм дулкынланудан чәч толымын авызына каба торган булган. Хәзерге вакытта...
    337
    0
    0
  • 21 ноябрь 2016 - 07:43
    Бик күп авырулар стресстан килеп чыга
    Тормышыбызда стресслар, борчу-кайгылар, Аллаһка шөкер, җитәрлек. Нигә шөкерме? Чөнки кара булмаганда, акның сафлыгы, чисталыгы күренмәс иде, тормыш соры төскә әйләнеп калыр иде. Психотерапевт, психиатр, нарколог, инә белән дәвалаучы терапевт Ринат Хәбибуллин белән без нәкъ әлеге мәсьәләгә тукталырга булдык. Кеше организмының стресска булган реакциясе күп вакыт сәламәтлеккә зыян сала. Артериаль кан...
    390
    0
    0
  • 21 ноябрь 2016 - 07:15
    Әдәбият сөючеләр өчен – хушхәбәр
    Әйе, матур әдәбият сөючеләр күңеленә хуш килерлек хәбәребез бар: сезнең сорау буенча декабрь башларында үзәк китапханәнең татар әдәбияты бүлегендә язучы Гүзәл Галләмова белән очрашу ният ителә (төгәл вакытын хәбәр итәрбез). Укучыларыбыз аны газетабызда басылып чыккан "Тамчы күз яше" хикәясе буенча хәтерли булыр, быел ел башында Казанда "Ак бүре" нәшриятында басылып...
    393
    0
    0
  • 21 ноябрь 2016 - 07:01
    Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районында 21 ноябрь -1 декабрьдә гражданнарны кабул итү план-графигы
    № Тәртип саны Очрашу урыны (торак пункт, телефон) Вакыты Кабул итү формасы (гражданнарны шәхсән кабул итү, тематик очрашу, урынга барып кабул итү, "Түгәрәк өстәл", аерым категория гражданнар белән очрашу) Кабул итүченең исем-фамилиясе, хезмәт вазифасы Җирле җәмәгать кабул итү бүлеге, Бөгелмә шәһәре, Техника йорты М. Җәлил ур., 31, 310 нчы бүлмә...
    380
    0
    0
  • 21 ноябрь 2016 - 06:47
    Ялган аракыга урын булмасын!
    Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Әлмәт территориаль органы, полиция хезмәткәрләре белән бергәләп, үз контролендә тотучы территориядә алкогольле эчемлекләрнең законсыз әйләнешенең берничә очрагын ачыклады. Бу эшне башкаручылар төрле төбәк кешеләре: үз машинасында 5 литрлы пластик шешәләргә тутырылган, этикеткасы-фәлән булмаган караңгы төстәге 60 шешә эчемлек алып баручы Башкортстан Республикасында яшәүче гражданины; машинасында...
    332
    0
    0
  • 21 ноябрь 2016 - 06:35
    Автомобиль һәм мотоциклларның номерларын алыштырырга тәкъдим итәләр
    Эчке эшләр министрлыгы әлеге транспорт чараларына яңа үрнәктәге номерлар кертергә тәкъдим иткән. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы проблемасы фәнни-тикшерү үзәге номер билгеләре өчен дәүләт стандартының яңа редакциядәгеләрен эшләүгә керешкән. Мототехниканың номер үлчәме кечерәячәк, кайбер категориядәге автомобильләр махсус номер билгеләре алачак икән. Әлеге стандартларны раслау 2018 елның октябренә планлаштырылган.
    333
    0
    0
  • 21 ноябрь 2016 - 05:19
    Коръәнне сатарга рөхсәт ителәме?
    Интернет сайтларда "Чаллыда Коръәнне автомобиль, җир кишәрлеге яки авылдагы йортка алмаштырырга әзерләр" дигән мәгълүмат таралды. Анда Чаллыда унҗиденче һәм унтугызынчы гасыр ахырына караган ике Коръән сатуга куелган дип хәбәр ителгән иде. 17 нче гасыр белән тамгаланган, кулдан язылган Коръәнне автомобиль, җир кишәрлеге яки авылдагы йортка алмаштырырга әзерләр. Тиредән эшләнгән тышлыктан...
    346
    0
    0
Реклама