Бөгелмә авазы

15 ноябрь 2016 яңалыклары

  • 15 ноябрь 2016 - 18:03
    Бөгелмәдә бик нык суыта
    Татарстанга арктик циклон килә... Чын кыш салкыннарын инде бу атнада ук сизеп булачак. Күп кенә районнарда -25 градуска кадәр суытачак. Мондый һава торышы барлык Россия регионнарын көтә икән.
    297
    0
    0
  • 15 ноябрь 2016 - 11:30
    Иминлек сагында торучы җитмештән артык хезмәткәр муниципаль һәм министрлык дәрәҗәсендәге мактаулы исемнәргә, рәхмәт сүзләренә лаек булды
    Бөгелмә шәһәре һәм районы эчке эшләр органы хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтте. Иминлек сагында торучы җитмештән артык хезмәткәр муниципаль һәм министрлык дәрәҗәсендәге мактаулы исемнәргә, рәхмәт сүзләренә лаек булды. Элеккеге милиция, хәзерге полиция хезмәткәрләре турында бик күп кинолар төшерелгән. Аларның хезмәтен бик мавыктыргыч, кызыклы һәм көлкеле итеп күрсәтәләр. Ләкин тәртип...
    310
    0
    0
  • 15 ноябрь 2016 - 11:12
    Бөгелмәнең Гафиятуллин урамындагы 32 нче йортында фатир яна
    14 ноябрь көнне, дөресрәге төнге 12 тулганда янгын сүндерүчеләргә Бөгелмәнең Гафиятуллин урамындагы 32 нче йорттагы бер квартир яну турында хәбәр итәләр. Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына 4 минутта барып җитәләр. Бишенче каттагы бер бүлмәле квартирның тәрәзәсеннән куе төттен чыга, ишеге бикле була. Күршеләре эчтә хуҗаның булу ихтималын әйтәләр. Ишекне ватып кергән...
    315
    0
    0
  • 15 ноябрь 2016 - 10:55
    Линар Закиров: “Кайчагында ике адым артка да атлый белергә кирәк..."
    Җомга көн кич белән, дәресләр тәмамлануга, Бөгелмә шәһәренең 7 нче гимназиясе өлкән сыйныфлар укучыларының иң алдынгылары #ВластЬдәресенә (#ВластЬный урок) җыелды. Мәртәбәле кунак - әлбәттә инде, шәһәр һәм район лидеры Линар Закиров булды. Демократик илләрдә власть формалашуы халыкның тавыш бирүе аркылы формалаша. Биредә дә яшерен сайлаулар узды. Мәктәп директоры, әлеге дәрес...
    282
    0
    0
  • 15 ноябрь 2016 - 10:14
    Бөгелмәдә дүрт көн буена өлкән яшьтәге спортчылар арасында авыр атлетика буенча Россия Кубогына ачык ярышлар узды
    Бөгелмәдә дүрт көн буена өлкән яшьтәге спортчылар арасында авыр атлетика буенча Россия Кубогына ачык ярышлар узды. XXI мәртәбә үткәрелүче бу мәртәбәле турнирны Бөгелмә җирлеге икенче тапкыр каршы алды. Россиянең 50 регионыннан барлыгы 200 гә якын спортчы килгән иде. Россиякүләм ярыш ачылу тантанасында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров та катнашты....
    281
    0
    0
  • 15 ноябрь 2016 - 09:58
    Редакиябез хезмәткәре Әлфия Мостафинаны туган көне белән тәбрик итәбез
    Бүген "Бөгелмә авазы" газетасы коллективында бәйрәм - Әлфия Салих кызы Мостафинаның гомер бәйрәме - туган көне. Әлфия Салиховна, сезгә ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы, гаилә шатлыгы, кайгы-хәсрәтсез көннәр, ак бәхетләр, балаларыгызның һәм оныкларыгызның күңел җылысын тоеп, игелекләрен күреп, бәхетле озын гомер кичерүегезне телибез. Киләчәгегез җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын....
    351
    0
    0
  • 15 ноябрь 2016 - 08:45
    Казанда шомлы атышлар һәм шартлаулар
    Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Казандагы кичәге атышлар һәм шартлауларның сәбәбен аңлаттылар. Ачыкланганча, башкалабызда элеккеге җитен комбинаты бинасында, ягъни «Алафузов фабрикасында» кыска метражлы интерактив боевик төшерәләр икән. Кинога төшерү әле 18 ноябрьгә кадәр барачак. Куркынычсызлык максатында МЧС һәр шартлату алдыннан диспетчерга хәбәр итә икән. Фильмның премьерасы киләсе елның язында булачак.
    300
    0
    0
  • 15 ноябрь 2016 - 08:24
    Циолковский һәм Кольцов урамнарында төзелгән йортларда өй туйларын ятим балалар һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары уздырачак
    Татарстанда 2016 елның 11 ноябренә социаль-мәдәни объектлар төзү буенча дүрт республика программасы тулысынча үтәлде. Бу исәптә -- авыл клублары төзү, беренчел медицина-санитария ярдәме объектларын модернизацияләү, участок ветеринария пунктлары төзү һәм ветеринария берләшмәләре белән авыл хуҗалыгы идарәләре биналарын ремонтлау, универсаль спорт мәйданчыклары кору программалары. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры...
    292
    0
    0
  • 15 ноябрь 2016 - 07:47
    Бөгелмәдә яңа җитәкче
    2016 елның 10 ноябреннән башлап, Бөгелмә районы электрон элемтә узелы (РУЭС) начальнигы булып Дмитрий Юрьевич Мурылев эшли башлады. Д.Ю. Мурылев Татарстанның Брежнев шәһәрендә туган, Телекоммуникацияләр һәм информатика буенча Идел буе дәүләт университетын тәмамлаган. Элемтә өлкәсендә бай эш тәҗрибәсенә ия. Яңа җитәкчегә уңышлар телибез.
    385
    0
    0
  • 15 ноябрь 2016 - 07:41
    Бүген берләштерлгән сессия узды
    Бүген Бөгелмә муниципаль районы Советының - X һәм Бөгелмә шәһәр Советының IX (берләштерелгән) сессияләре булып узды. Көн тәртибенә куелган мәсьәләләр буенча түбәндәге карарлар кабул ителде. - "Бөгелмә муниципаль районы Советының 2014 елның 22 октябрендә булып узган XLIII сессиясендә кабул ителгән "Татарстан Республикасы "Бөгелмә муниципаль районы" муниципаль берәмлеге территориясендә эшчәнлекнең аерым...
    340
    0
    0
  • 15 ноябрь 2016 - 06:40
    Карабашлылар бик актив - “Көзге төсләр балкышы” бәйгесендә Рәмис Шәңгәрәев беренчелекне бирми
    Әлеге сәгатькә "Көзге төсләр балкышы" бәйгесендә Карабаш егете Рәмис Шәңгәрәев 826 тавыш белән беренчелектә бара. Гөлнар Инсапова 446 тавыш белән икенчелектә, Алина Гафорова 227 тавыш белән өченчелектә. Тавышны көн дә бирергә кирәк. Шунсыз җиңүгә ирешеп булмаячак. Дусларыгызны, туганнарыгызны "эшкә җигегез"! Игътибар! Бәйгедән төшеп калмас өчен сезне гадел юл белән генә...
    280
    0
    0
  • 15 ноябрь 2016 - 05:58
    Бәлки танучылар булыр, ярдәм итегез
    "Бөгелмә авазы" газетасы редакциясе хезмәткәрләреннән ярдәм сорап, Кемероводан Сергей Исламов хат юллаган. "1977 - 1979 елларда Чита шәһәрендәге 4237610 нчы хәрби частьта бергә хезмәт иткән Фатыйховны эзлим. Гафу итегез, исеме истә калмаган. Бөгелмә районыннан иде ул, 1959 яки 1958 елгы булырга тиеш. Бәлки ул үзен мин җибәргән фотода танып, яисә...
    287
    0
    0
  • 15 ноябрь 2016 - 05:47
    Террорчылык һәм коррупциягә каршы
    1988 елның 15 ноябрендә СССР Эчке эшләр министрлыгы приказы белән шушы ведомство карамагында 6нчы идарә оештырыла. Ул вакытта криминоген хәл нык кискенләшә һәм җитди чаралар күрүне таләп итә. Җинаятьчелекнең үзгәртеп кору барышындагы икътисади реформаларны, сәяси ирекне һәм социаль казанышларны басып алу куркынычы килеп баса. 1992 елда Оешкан җинаять­челеккә каршы көрәш...
    307
    0
    0
Реклама