Бөгелмә авазы

14 ноябрь 2016 яңалыклары

  • 14 ноябрь 2016 - 10:50
    Җан өзгеч авариядә кешеләр һәлак булган (ВИДЕО)
    Мондый видеоны тыныч кына карап та булмый. Мәскәү өлкәсендә Фура һәм самосвал бәрелешкән. Билгеле, ике шофер да үлә. Әлеге видео интернетта бик күп караулар җыйган инде, дип яза almet-rt.
    306
    0
    0
  • 14 ноябрь 2016 - 10:45
    Трамп президент хезмәт хакыннан баш тарткан
    АКШта Президент булып сайланган Дональд Трамп илдә иң югары дәүләт вазифасын башкарган зат ала торган хезмәт хакыннан баш тарткан. Бу хакта ул СBS телекомпаниясенә интервьюда әйткән, дип яза "ТАСС". "Минем моңа кадәр бу хакта бер сүз дә әйткәнем юк иде, ләкин җавабым - юк, - дигән Трамп. - Закон буенча...
    328
    0
    0
  • 14 ноябрь 2016 - 10:39
    Законны – яшьтән үк
    Безнең шәһәрдә балигъ булмаган яшьтәгеләргә җинаять кылыр өчен бернинди җирлек һәм сәбәп юк. Белем алу, һөнәр үзләштерү, спорт яки иҗат белән шөгыльләнү, мәдәни чараларга йөрү һәм катнашу өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Шулай булса да, яшүсмерләрнең хокук тәртибе бозу очраклары булгалап тора. Мондый күңелсез күренешләрне профилактикалау максатыннан, "радуга" социаль үзәге педагоглары...
    339
    0
    0
  • 14 ноябрь 2016 - 08:49
    Китап аша – яктылыкка
    Шушы көннәрдә генә Зелёная Роща мәктәбендә кызыклы бер очрашу узды. Авыл китапханәчесе Ирина Ишкова укучы балаларның ата-аналары өчен гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрне көйли, яхшырта, бер-береңә ихтирам тәрбияләргә ярдәм итә алырдай китаплар турында слайд-күзәтү әзерләде. Г. Троепольский, В. Шукшин, А. Алексин, В. Распутин, Т. Фраерман һ.б. әсәрләре һәр адымны үлчәп атларга, һәр...
    439
    0
    0
  • 14 ноябрь 2016 - 08:45
    Бөгелмә аналары - ашыгыгыз!
    ТР Пенсия фонды бүлегеннән хәбәр итүләренчә, быел 1 июльдән соң Татарстанда Ана капиталыннан бер мәртәбә бирелә торган 25 мең сум акча алырга теләк белдереп, 23 меңнән артык гаилә гариза биргән, 20 меңгә якыны инде аны алган. Бер тапкыр бирелә торган бу хокуктан файдаланып калырга теләүчеләр үзләре Ана капиталы сертификаты алган...
    308
    0
    0
  • 14 ноябрь 2016 - 07:57
    Бөгелмәләр, игътибар! Билетларны ­ике ай алдан алып куеп була
    Ерак араларга йөри торган поездларга хәзер билетларны ике ай алдан алып куярга була. Пассажирларга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту максатыннан, быел 11 декабрьдән башлап, ил эчендә йөри торган барлык поездларга, шул исәптән тагылма вагоннардагы урыннарга да билетны 60 көн алдан алып кую мөмкинлеге туа. Билетлар кассаларда да сатыла, "РЖД" ААҖнең рәсми...
    354
    0
    0
  • 14 ноябрь 2016 - 05:41
    Халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә грантларга гаризалар кабул ителә
    Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында халык сәнгать һөнәрләре өлкәсендә кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына булышлык күрсәтү өчен Татарстан Республикасы хөкүмәте грантларына гаризалар кабул итү дәвам итә. Әлеге грантлар халык сәнгать һөнәрләре оешмаларының һәм осталарының иҗади дәрәҗәсен күтәрү өчен мөмкинлекләр булдыруга, шулай ук Татарстан Республикасында халык сәнгать һөнәрләрен саклау һәм үстерү, яңарыш...
    353
    0
    0
  • 14 ноябрь 2016 - 05:36
    Бөгелмәгә салкыннар килә
    Синоптиклар фаразлары буенча иртәгә, 14 ноябрьдә, Татарстанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, республиканың кайбер районнарында бераз кар явачак. Аерым районнарда төнлә һәм көндез томан булачак. Төнлә төньяк-көнчыгыштан әкрен җил, көндез уртача. Төнлә температуры 5-10 градус салкын, аязганда 14 градуска кадәр суытачак. Көндез...
    338
    0
    0
  • 14 ноябрь 2016 - 05:31
    Фирдүс Тямаев тормышында соңгы арада булган 3 кызыклы хәл
    "Соңгы арада минем белән кызыклы хәлләр очрап тора, - Фирдүс Тямаев. Беркөн таныш түгел номер шалтырата. Трубканы алдым. "Алло, Айдар, исәнме! Син өйдәме", - ди. "Бу Айдар түгел иде әле, Фирдүс Тямаев", - дип әйттем. "Кит әле?! Булмас! Ышанмыйм! Әйдәгез танышыйк, сезнең белән сөйләшәсе килә", - дип башлады һәм бер...
    364
    0
    0
Реклама