Бөгелмә авазы

13 ноябрь 2016 яңалыклары

  • 13 ноябрь 2016 - 17:18
    Бөгелмәлеләр өчен киләсе атнага йолдызнамә
    14 - 20 ноябрь КУЧКАР (21.03-20.04)лар бу атнада матди өлкә белән бәйле сорауларны хәл итәргә алыныр. Тик көн тәртибегезне игътибарлап төзегез, эш белән ялны дөрес аралаштырыгыз. Эшләрегезнең тәртиптә булуы кәефегезне күтәрер, яңа үрләр яулауга этәргеч булыр. ҮГЕЗБОЗАУ (21.04-21.05)лар өчен бу атнада иң мөһиме - үз көчләренә һәм сәләтләренә ышану. Моңа...
    342
    0
    0
  • 13 ноябрь 2016 - 17:11
    14 градуска кадәр салкынаю көтелә
    Синоптиклар фаразлары буенча иртәгә, 14 ноябрьдә, Татарстанда, шул исәптән Лениногорскида аязучан болытлы һава торышы көтелә. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, республиканың кайбер районнарында бераз кар явачак. Аерым районнарда төнлә һәм көндез томан булачак. Төнлә төньяк-көнчыгыштан әкрен җил, көндез уртача. Төнлә температура 5-10 градус салкын, аязганда 14 градуска...
    200
    0
    0
  • 13 ноябрь 2016 - 13:34
    5000 сум күләмендәге пенсия түләү белән кырыгалдарлар кызыксына
    Ел башында барлык пенсионерлар да төп пенсияләренә өстәп 5 мең сум акча алачак. Әмма... Әлеге яңалык кырыгалдарлар "кесәсенә таба" уйный да башлаган инде. Баксаң, пенсионерлар ваемсыз алдаучылардан инде шалтыратулар ала да башлаган. Янәсе пенсия фондына пенсонерларның карта номерлары кирәк, алар шунда 5 меңне күчерәчәк. Мондый очраклар Яр Чаллыда инде дистәләп...
    213
    0
    0
  • 13 ноябрь 2016 - 13:29
    “Көзге төсләр балкышы” бәйгесендә Карабаш егете Рәмис Шәңгәрәев әлегә беренчелекне беркемгә дә бирми
    Әлеге сәгатькә "Көзге төсләр балкышы" бәйгесендә Карабаш егете Рәмис Шәңгәрәев 529 тавыш белән беренчелектә бара. Гөлнар Инсапова 322 тавыш белән икенчелектә, Алина Гафорова 222 тавыш белән өченчелектә. Тавышны көн дә бирергә кирәк. Шунсыз җиңүгә ирешеп булмаячак. Дусларыгызны, туганнарыгызны "эшкә җигегез"! Игътибар! Бәйгедән төшеп калмас өчен сезне гадел юл белән генә...
    249
    0
    0
  • 13 ноябрь 2016 - 13:26
    Хәрбиләрнең пенсияләре артачак
    2017 елның 1 февраленнән хәрбиләрнең пенсияләре дә артыр дип көтелә. РФ Дәүләт думасында хәрби комитет рәисе Владимир Шаманов белдергәнчә, хәрбиләрнең реаль пенсия күләме 4 % ка артачак. 2016 ел белән чагыштырганда пенсия күләме 2,78 % ка күбрәк булачак.
    215
    0
    0
  • 13 ноябрь 2016 - 05:45
    Татарстанда юл һәлакәтендә укучы һәлак була
    Кыз машина йөртү таныклыгы алырга җыенган булган. Татарстан ЮХИДИ идарәсе хәбәр иткәнчә, фаҗига Алексеевск районында була. Светофорның кызыл утына хәрәкәт иткән автобус автомәктәп машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә руль артында утырган 17 яшьлек кыз бала хастаханәдә вафат була. 44 яшьлек инструктор исән калган.
    228
    0
    0
  • 13 ноябрь 2016 - 05:36
    Трамвай астында хатын-кыз харап булган
    Бу фаҗига хатын-кызның юлда йөрү кагыйдәләрен белмәве аркасында килеп чыга. Казанның Ямашев һәм Бондаренко урамнары киселешендә трамвай юлыннан чыгып барганда бер хатынны трамвай бәреп китә. Алган җәрәхәтләрдән гаепле җәяүле шунда ук үлә. Хәзер тикшерү бара.
    218
    0
    0
  • 13 ноябрь 2016 - 05:27
    Татарстанда “Тәмәкесез яшьләр” темасына иншалар бәйгесе бара
    Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан идарәсе 10-11 сыйныф укучылары өчен "Тәмәкесез яшьләр" темасына иншалар бәйгесе игълан итте. Бәйге 10 ноябрьдә башланды, иҗади эшләр 25 декабрьгә кадәр кабул ителә. Мәгълүм булганча, һәр елны ноябрь аеның өченче пәнҗешәмбесе - Халыкара тәмәке тартудан баш тарту көне, быел...
    257
    0
    0
Реклама