Бөгелмә авазы

12 ноябрь 2016 яңалыклары

  • 12 ноябрь 2016 - 18:22
    Куркыныч җомгада 61 кеше юк булган
    11 ноябрь ниндидер тылсымга һәм сихергә ия иде. 11 нче көн, 11 нче ай... Россия юлларында ул җомгада барлыгы 437 транспорт-юл һәлакәте булган. 61 кеше үлгән. Алар арасында ике бала да бар. 537 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
    402
    0
    0
  • 12 ноябрь 2016 - 13:12
    “Көзге төсләр балкышы” бәйгесендә Карабаш егете Рәмис Шәңгәрәев әлегә беренчелекне беркемгә дә бирми
    Әлеге сәгатькә "Көзге төсләр балкышы" бәйгесендә Карабаш егете Рәмис Шәңгәрәев 444 тавыш белән беренчелектә бара. Гөлнар Инсапова 237 тавыш белән икенчелектә, Алина Гафорова 213 тавыш белән өченчелектә. Тавышны көн дә бирергә кирәк. Шунсыз җиңүгә ирешеп булмаячак. Дусларыгызны, туганнарыгызны "эшкә җигегез"! Игътибар! Бәйгедән төшеп калмас өчен сезне гадел юл белән генә...
    371
    0
    0
  • 12 ноябрь 2016 - 13:00
    Сөйгәненә шалтыратыр өчен мәктәп укучыларын талаган
    Ир 13 яшьлек кызга пычак белән яный...Бу вакыйга Чистайда була. 9 ноябрь көнне ир мәктәп укучысы каршына чыгып аңа пычак белән яный. Кыз бу адәмгә шунда ук ул сораган телефонын чыгарып бирә. Аннан икенче урамда да ир 12 яшьлек малайны куркыта. Бу эшкә ул сөйгәненә шалтыратыр өчен телефон кирәк булганга...
    359
    0
    0
  • 12 ноябрь 2016 - 12:12
    Моңарчы күрелмәгән мәхшәрдә 4 кеше үлгән
    Алар арасында 10 яшьлек малай да бар. Кичә Татарстан юлларында шактый аварияләр булды. Кызганыч, үлем-китемсез дә булмады. Яр Чаллы- Зәй- Әлмәт юлында «Ока» машинасы каршы як полосага чыгып Lada Calina белән бәрелешә. Гаепле шофер шунда ук җан бирә. Питрәч районында да шуңа охшаш фаҗига була. Гаепле Daewoo Nexia шоферы һәм...
    387
    0
    0
  • 12 ноябрь 2016 - 12:07
    Һәр шимбә газетабыз сайтында эксклюзив конкурс!
    Һәр шимбә газетабыз сайтында эксклюзив конкурс! Мизгел эчендә бүләккә ия булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Бүген газета сайтында (bugulma-tat.ru), хәбәрләр тасмасында шушы белдерүне табып, шул мәкалә астына комментарий калдырыгыз. Кем өлгер, шуңа "Изобилие" сату челтәрләре кибетеннән менә дигән татлы бүләк!
    381
    0
    0
  • 12 ноябрь 2016 - 09:06
    Кул-аяксыз туган һәм бүген бөтен дөньяга танылган оратор Ник Вуйчич Казанга килә
    Австралиянең аяксыз, кулсыз туган һәм бөтен дөньяга танылган ораторы, меценат, язучы һәм җырчы Ник Вуйчич, 19 ноябрьдә Казанда чыгыш ясаячак. Ник Вуйчичның «Чикләр белмәгән тормыш» программасы белән чыгышы Казанның «Татнефть-арена» боз сараенда үтәчәк. Ник Вуйчич дөньяга аяк-кулларсыз туган, хәтта аның якыннары да еллар үтү белән аның тере легендага әйләнеп, үз...
    374
    0
    0
  • 12 ноябрь 2016 - 05:22
    Бөгелмәлеләр өчен файдалы киңәшләр
    Сәламәт һәм матур булу өчен 8 төрле шифалы эчемлек кулланырга кирәк 1. Кефир: ашкайнату, нерв системасына уңай йогынты ясый, ябыгырга булыша. 2. Алма согы бавыр, бөер эшчәнлеген яхшырта. 3. Гранат согы: йөрәк һәм кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта, гипертония, анемия вакытында файдалы. 4. Ромашка чәе нервларны тынычландыра. 5. Су организмнан агулы...
    360
    0
    0
  • 12 ноябрь 2016 - 05:17
    Банк карталарын мошенниклардан ничек сакларга? (киңәшләр)
    Хәзерге заманда өйдән чыкканда ачкыч, телефон гына түгел, ә банк картасын да онытмау хәерле. Кесәдә "тере" акча беткән очракта, нәкъ менә ул гына коткарып кала ала бит. Тик әлеге "коткаручы"ны дөрес итеп кулланмасаң, үзең үк упкынга тәгәрәргә мөмкинсең. 267 меңнән колак каккан! Яр Чаллыда яшәүче 78 яшьлек пенсионер әби дә...
    416
    0
    0
Реклама