Бөгелмә авазы

11 ноябрь 2016 яңалыклары

  • 11 ноябрь 2016 - 14:36
    Алдагы тәүлектә юлларда күз күреме 500 метрга калачак
    12 ноябрьдә төнлә һәм көндез Татарстан юлларында күз күреме 500 метрга калачак, көчле томан һәм бозлавык көтелә. Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе республика халкын алдагы тәүлектә Татарстанда һава шартларының бозылуы турында кисәтә.
    299
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 14:03
    Лейпцигта дөньядагы иң зур самолет янган
    Аэропортта дөньядагы иң зур «Мрия» Ан-225 «Мрия» транспорт самолетының двигателенә ут капкан, дип хәбәр итә Sachsen Fernsehen басмасы. Янгынны сүндерү өчен 9 янгын сүндерү машинасы чакырылган. 15 минуттан ялкын сүндерелгән. Ут кабар алдыннан самолет Чилига очыш ясарга тиеш булган. Дөньядагы иң зур транспорт самолеты 1988 елда Киев механика заводында проектлаштырылган...
    276
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 14:01
    Бөгелмәнең сукырлар җәмгыяте активистлары күңелле чарага җыелды
    13 ноябрь - Халыкара сукырлар көне. 1745 елның 13 ноябрендә Франциядә танылган педагог, Парижда һәм Петербургта күрмәүчеләр өчен берничә мәктәп һәм предприятиегә нигез салган Валентин Гаюи туган. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы карары белән нәкъ менә шушы дата Халыкара сукырлар көнен билгеләргә нигез булып тора. Шушы көн уңаеннан 15 октябрьдән алып,...
    385
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 13:24
    Пенсионерларга 5000 сум түләү турындагы закон кабул ителде
    Җомга көнне Дәүләт Думасында пенсионерларга 5 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелә торган түләүләр турында закон өченче, соңгы укылышта кабул ителде, дип яза "Интерфакс". РФ Хөкүмәте башлангычы белән кабул ителгән закон 2017 елның гыйнварында РФ территориясендә даими яшәүче һәм 2016 елның 31 декабренә РФ Пенсия фонды тарафыннан бирелә торган пенсия...
    289
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 12:01
    Һәр шимбә газетабыз сайтында эксклюзив конкурс!
    Һәр шимбә газетабыз сайтында эксклюзив конкурс! Мизгел эчендә бүләккә ия булу мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз. Шимбә көнне газета сайтында (bugulma-tat.ru), хәбәрләр тасмасында шушы белдерүне табып, шул мәкалә астына комментарий калдырыгыз. Кем өлгер, шуңа "Изобилие" сату челтәрләре кибетеннән менә дигән татлы бүләк!
    303
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 11:52
    Һава торышы аркасында мәктәпләрдә укуларны туктатып торалар
    Татарстан мәгариф министрлыгы бозлы яңгыр аркасында мәктәпләрдәге укуларны туктатып тору тәкъдиме белән чыккан. Бүгенге һава торышыннан соң гына да йөзләгән бала төрле имгәнүләр алган. Шуңа күрә якын арада укучылар белән бәйле барлык ярышларны кичектерергә һәм укуларны туктатырга дигән хатлар инде республиканың барлык мәктәпләренә таратылган.
    255
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 08:30
    Бүгенге һава торышы нәтиҗәләре: аварияләр, аварияләр... (+ФОТОЛАР)
    Урамда яңгыр явуы, юлларның көзге кебек ялтырап торуы эзсез узмый, билгеле. Казан юнәлешендәге трассада машиналар юл читенә "коелган". ЮХИДИ хезмәткәрләре юлларга чыкмаска киңәш итә. Казан урамнарында
    317
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 08:17
    Авызга черки булып керә, аждаһа булып чыга
    Без газетабызның узган санында психотерапевт, психиатр, нарколог, инә ярдәмендә дәвалаучы терапевт Ринат Хәбибуллин белән әңгәмәләр циклын башлап җибәргән идек. Бүген сүзебезне дәвам итеп, укучыларыбызны хәмер, исерткеч эчемлекләр бәйлелегеннән дәвалану кирәкме, әллә бу яман гадәттән кеше үзе генә дә котыла аламы - шул турыда таныштырырбыз. - Яман гадәт дип әйттегез. Дөрестән...
    366
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 07:52
    Илебез белән кем күпме идарә иткән?
    СССР, аннары Россия дәүләте белән кем күпме идарә иткән соң? Бүген без сезнең белән, хөрмәтле газета укучыларыбыз, шул турыда сүз алып барырбыз. …Моннан 50 ел элек - 1966 ел башында КПСС Үзәк Комитетының беренче секретаре Леонид Ильич Брежнев КПСС Үзәк Комитеты Генераль секретаре итеп сайланган. Җисеме бер үк булса да...
    339
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 07:46
    Татарстанда бер генә матбугат чарасы да ябылмаячак
    Татарстанда бер генә матбугат чарасы да ябылмаячак. "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде. "Районнардагы матбугат чараларында оптимальләштерү процессы бара. Безнең Мамадыш, Яшел Үзән редакциясе, Зәй шулай эшли. Бөтен финанс, икътисади, юридик, реклама эшләрен бергә, бер редакциядә башкару, чынлыкта, бик уңайлы....
    289
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 07:38
    “Көзге төсләр балкышы” бәйгесендә Карабаш егете Рәмис Шәңгәрәев беренчелектә бара
    Әлеге сәгатькә "Көзге төсләр балкышы" бәйгесендә Карабаш егете Рәмис Шәңгәрәев 338 тавыш белән беренчелектә бара. Алина Гафорова 203 тавыш белән икенчелектә, Рөстәм Хөснуллин 175 тавыш белән өченчелектә. Тавышны көн дә бирергә кирәк. Шунсыз җиңүгә ирешеп булмаячак. Дусларыгызны, туганнарыгызны "эшкә җигегез"! Игътибар! Бәйгедән төшеп калмас өчен сезне гадел юл белән генә...
    272
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 07:32
    Татарстанда барган хәлдә машина шартлаган
    Чаллыда барган килеш машинаның көпчәге шартлаган, аннан йөртүчесе идарәне югалткан, ә машина баганага бәрелеп шартлаган. Коткаручылар автомобильдән ир кешене чыгарганнар, ул хастаханәгә озатылган. Кайбер чыганаклар хәбәр итүенчә, һәлакәткә очраучы комага киткән. http://shahrikazan.com/
    257
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 07:17
    Җырчы Алсу авылы ничек яши, әти-әнисе, үзе турында авылдашлары сөйли (+фотолар)
    Кемдер «Уяндык» дип иртәнге иң беренче хәрәкәте турында әйтә, ә менә кайберәүләрнең паспортында «Туган җире» графасына шулай язылган. Илеш районында бөтен Башкортстанга, күрше-тирә төбәкләргә танылган Уяндык авылы бар. Текә яр башында, куе урман ышыгында урнашкан ул. Уяндык Европаның Альп таулары итәгендә урнашкан гүзәл авылларны хәтерләтә. Биредә туып-үскән шәхес бөтен Русиягә...
    290
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 06:29
    Ришвәтчелеккә каршы – ил белән
    9 ноябрьдә Казанның "Корстон" мәдәни-күңел ачу комплексында Россия Федерациясе субъектларында ришвәтчелеккә каршы көрәшнең актуаль мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференция ачылды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Президентының ришвәтчелеккә каршы тору мәсьәләләре буенча идарәсе референты Виталий Белинский катнаша. Конференцияне Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстанда коррупциягә каршы эшне координацияләү буенча комиссия...
    302
    0
    0
  • 11 ноябрь 2016 - 06:19
    Бөгелмәдә юрист кабул итә
    16 ноябрь көнне 13 - 15 сәгатьтә, халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү проекты кысаларында, "Единая Россия" партиясе Бөгелмә бүлегендә (М. Җәлил урамы, 31 нче йорт, 310 нчы бүлмә) нотариус Н. Әбҗаббарова гражданнарны кабул итә. Алдан язылып кую өчен телефон: 4-03-99.
    284
    0
    0
Реклама