Бөгелмә авазы

9 ноябрь 2016 яңалыклары

  • 9 ноябрь 2016 - 15:03
    Татарстанда фаҗига: өч балыкчының берсе үлгән
    Балыкчылар бер мизгелдә су астына китә... Бүген Татарстанның Иж елгасында өч балыкчының батуы мәгълүм була. Аларның икесе судан чыга ала, ә менә берсенә андый бәхет тәтеми. Дуслары үлгән балыкчының гәүдәсе су астына китмәсен өчен аны бау белән бәйләп ярга кадәр алып чыгалар. Алар Удмуртиядән килгән булган.
    219
    0
    0
  • 9 ноябрь 2016 - 13:21
    Түрәләрнең хезмәт хакын 38 % ка арттыралар
    Бу уртача 140 мең сум дигән сүз. 2019 елдан түрәләрнең хезмәт хакларын 38 % ка арттыралар дигән сүз булган иде. Әмма шушы көннәрдә ил хөкүмәте бу фаразларны кире какты. - Хезмәт хакын арттыру буенча әлегә мин берни дә ишетмәдем, - дигән Россия президенты пресс-секретаре Дмитрий Песков. Алай да бер телгә...
    205
    0
    0
  • 9 ноябрь 2016 - 12:07
    Бөгелмәдә яңа светофорлар барлыкка килде
    Бөгелмә шәһәренең Әлмәткә чыгып китә торган урынында яңа светофорлар барлыкка килде. Алар автомобильләргә ягулык салу станциясе янына куелдылар. Бу участок "Казан-Оренбург" федераль трассасына керә. Заказчы - «Волго-Вятскуправтодор» оешмасы. - Светофорларны куюның төп сәбәбе - транспорт чараларының күбәюе, юл чатында юл-транспорт һәләкатләренең артуы һәм хәрәкәт тәртибен җиңелләштерү. Җайланмалар ел ахырында эшли...
    202
    0
    0
  • 9 ноябрь 2016 - 12:01
    Футбол буенча Бөтенроссия турниры: бөгелмәлеләр - җиңүчеләр рәтендә
    3 - 6 ноябрь көннәрендә Әлмәттә "Алмас" җәмгыяте Кубогына футбол буенча Бөтенроссия турниры үтте. Чарада 10 команда катнашты. Безнең егетләр, Октябрьский, Чаллы һәм Зәй командаларын җиңеп, финалга чыктылар. Финалда, Әлмәтнең "Алмас" командасына 0:1 исәбенә оттырып, Бөгелмәнең 2 нче балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе егетләре мактаулы 2 нче урынга чыкты.
    215
    0
    0
  • 9 ноябрь 2016 - 10:42
    Дональд Трамп АКШ Президенты сайлауларында җиңде
    Россия Президенты Владимир Путин Дональд Трампка, аның Америка Кушма Штатлары Президентын сайлауларда җиңүе уңаеннан, котлау телеграммасы җибәрде. Бу хакта Мәскәү Кремле сайты хәбәр итә. Путин телеграммада "Россия белән Америка мөнәсәбәтләрен кризис хәленнән чыгару, шулай ук халыкара көн тәртибендәге актуаль мәсьәләләрне хәл итү һәм глобаль куркынычсызлык каршылыкларына нәтиҗәле җавап эзләү" буенча...
    256
    0
    0
  • 9 ноябрь 2016 - 10:17
    “Көзге төсләр балкышы” бәйгесендә катнашучыларга тавыш бирәбез: беренче өчлектә Рөстәм Хөснуллин, Алинә Абдуллина һәм Алинә Гафорова
    8 ноябрь көнне "Бөгелмә авазы" газетасы сайтында (bugulma-tat.ru) "Көзге төсләр балкышы" бәйгесендә катнашучыларга тавыш бирү старт алды. Ул баш биттә, сул як баганада эленгән! 22 ноябрьдә тавыш бирү төгәлләнә: җиңүчеләрне игълан итәчәкбез. Әлбәттә инде, беренчелеккә чыгучылар өчен бүләкләр каралган: спонсорыбыз "Эридан" мебель кибетеннән 5 меңлек һәм өч 3 меңлек сертификатлар....
    226
    0
    0
  • 9 ноябрь 2016 - 09:13
    Кесәсендә телефон шартлаган
    Узган ялларда бер ресторанда яшь егет янып үлә язган. Түбән Каманың «Берлога» ресторанында биегәндә аның кесәсендәге кәрәзле телефон шартлаган. Нәтиҗәдә егетнең чалбарына ут капкан һәм җенес әгъзасына, тән тиресенә нык зыян килгән. Аны хастаханәгә алып киткәннәр. Администратор, егеттән соравына нигезләнеп, телефонның Samsung маркалы булуын әйтә. Түбәнкамалы телефонны җитештерүче белән судлашырмы...
    218
    0
    0
  • 9 ноябрь 2016 - 07:46
    Бөгелмәдә 352 нче укчы дивизиясенең 75 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг узды
    Бөгелмәдә 352 нче укчы дивизиясенең 75 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг узды. Стела янына шәһәр һәм район җитәкчелеге, ветераннар, хәрбиләр һәм мәктәп укучылары җыелды. Укчы дивизия Мәскәү һәм Смоленск өлкәләрен, Белоруссия һәм Польшаны азат итүдә катнаша, юлын Чехославакиядә тәмамлый. Орша шәһәрен фашистлардан коткаруда катнашканы өчен дивизиягә "Орша" исеме дә өстәлә, ә...
    237
    0
    0
  • 9 ноябрь 2016 - 06:59
    Күчемсез милеккә салым артырга мөмкин
    Якын арада күчемсез милеккә салым артырга мөмкин. РФ Хөкүмәтендә күчемсез милекнең кадастр бәясе турындагы канунга үзгәрешләр әзерлиләр. Бу хакта «Ведомости» язып чыккан. «Үзгәрешләр проекты эшләнгән, Россия Икътисади үсеш министрлыгы вәкиле раслаган, Хөкүмәт Аппаратына ул эшләп бетерергә тапшырылган», - дип хәбәр итә басма. Мәгълүм булганча, төбәк бюджетына керүче күчемсез милек салымы...
    196
    0
    0
  • 9 ноябрь 2016 - 05:52
    13 яшьлек кыз әни булды
    Үзәк каналларның берсенә студиягә чакырылып, бөтен илне шаулаткан вакыйганың сәбәпчесе - Чиләбедән 13 яшьлек кыз 8 ноябрьдә малай тапты. Бала сәламәт, авырлыгы 3250 грамм, буе 53 см, дип хәбәр итә 31tv.ru. Апасы Полина сөйләвенчә, кыз бүген иртәнге сәгать 6 да бәбәйләгән. Баланың әтисе хәзерге вакытта СИЗОда. Аның гаебе расланса, егетне...
    367
    0
    0
Реклама