Бөгелмә авазы

2 ноябрь 2016 яңалыклары

  • 2 ноябрь 2016 - 15:20
    Яңа елдан машина бәяләре арта
    Яңа елдан автомобиль бәяләре 5-7 процентка артырга мөмкин. Ел башыннан алып яңа машина бәяләре уртача 7 процентка арткан. Mazda һәм Toyota бәясе 10-11 процентка үскән, ә Skoda - 10 процентка. Ford якынча - 9 процентка. Hyundai һәм Kia автомобильләре бәяләре 7-8 процентка, Nissan, Mitsubishi һәм VW якынча 7 процентка кыйммәтләнгән....
    342
    0
    0
  • 2 ноябрь 2016 - 14:45
    Кеше сөякләре табылган
    Татарстан Тикшерү комитеты сөякләр табылу факты буенча тикшерү башлаган. Кичә Чистайда Ленин урамындагы йортларның берсе янында кеше сөякләре табылган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова. Сөякләр бетон боҗралар кую вакытында бер метр тирәнлектә табылган. Татарстан Тикшерү комитеты сөякләр табылу факты буенча тикшерү...
    373
    0
    0
  • 2 ноябрь 2016 - 14:39
    Иртәгә һава торышы: синоптиклар томан, буран һәм бозлавык турында кисәтә
    Татарстан Гидрометүзәге иртәгә һава торышы фаразлауларын белдерә: төнлә һәм иртән республика территориясендә томан төшәчәк. 3 ноябрьдә кич, 4 ноябрьдә төнлә һәм көндез республика территориясендә һәм Казанда урыны белән буран, шул вакытта күз күреме 1000 м һәм аннан да азрак булырга мөмкин, 15-17 м/с тизлектә көньяк-көнчыгыштан җил һәм юлларда бозлавык, кар...
    369
    0
    0
  • 2 ноябрь 2016 - 13:02
    Аспирин алып калыгыз
    Хөкүмәт иң кирәкле даруларга бәяләрне бәйдән ычкындырырга мөмкин. Барысына да түгел, ә арзаннарына - 50 сумнан очсызларына гына. Болар - аспирин, аскорбин кислотасы, глицин, панкреатин, ибупрофен, лидокаин. Кыйммәтле препаратларга бәяләр дәүләт күзәтчелеге астында калачак. Мондый идея белән вице-премьер Аркадий Дворкович чыккан. Аның фикеренчә, бер яктан, дару базарындагы арзанлы даруларның юкка...
    389
    0
    0
  • 2 ноябрь 2016 - 11:51
    Бүген төзелеш объектларын традицион тикшерү көне (+Фото)
    Бүген Бөгелмә муниципаль районында төзелеш объектларын традицион тикшерү көне булды.
    417
    0
    0
  • 2 ноябрь 2016 - 11:44
    Бүген Бөгелмә муниципаль районы территориясендә спиртлы һәм алкоголь продукцияне әйләнештә тоту буенча зональ утырыш үтте
    Бүген Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы территориясендә спиртлы һәм алкоголь продукция әйләнешен контрольдә тоту буенча Советның зона утырышы үтте. Чарада җәмәгать туклануы һәм ваклап сату өлкәсе вәкилләре катнашты, ул Татарстанның Премьер-министры В.Г. Шәйхеразиев рәислегендә үтте.
    380
    0
    0
  • 2 ноябрь 2016 - 11:15
    Екатеринбургта ВИЧ таралу вазгыяте эпидемия стадиясенә җиткән
    Россия төбәкләре арасында ВИЧ-инфекция таралу буенча Свердловск өлкәсе беренче урында. Бу хакта матбугат конференциясендә Екатеринбург Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең беренче урынбасары Татьяна Савинова белдерде, дип яза "ТАСС". "ВИЧ-инфекциянең таралуы - ул 100 мең халык арасында авыручыларның уртача күрсәткече, безнең өлкәдә 2016 елның 9 аенда 100 мең кешегә 118,2 авыру туры...
    611
    0
    0
  • 2 ноябрь 2016 - 10:44
    Бөгелмәлеләр иманлы булсыннар
    Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының наркотикларга каршы көрәш комиссиясе секретаре Наилә Хәйруллина "Сәлам" рухи-сәламәтләндерү лагеренда ял итүче балалар белән очрашты. Н. Хәйруллина аларга аек тормыш рәвешенең тормышта никадәр мөһим роль уйнавы турында сөйләде. Балалар, үз чиратында, гаиләләрдә сәламәт тормыш рәвеше алып барылсын иде дигән теләк белдерделәр. Наилә ханым үз чыгышында:...
    353
    0
    0
  • 2 ноябрь 2016 - 10:10
    Ислам дине пластик хирургияне рөхсәт итәме?
    Пластик хирургия хакында хатын-кызларда бик күп сораулар туа. Билгеле булганча, һәрбер хатын-кыз да үзенең тышкы кыяфәтен үзгәртергә тели, хаттә чибәр кыз да үзенең кыяфәте белән килешеп бетмәскә мөмкин. Статистика мәгълүматларына караганда, үзләренең тышкы кыяфәтләре белән риза булганнар бик аз. Ирләрнең 40% ы һәм хатын-кызларның 80 %ы үзләренең тышкы кыяфәтләре белән...
    372
    0
    0
  • 2 ноябрь 2016 - 10:03
    Кышкы резина кулланмасаң, 2 000 сум штраф түләргә әзер бул
    1 ноябрьдә, Русия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдрахманов төбәк юлларында һәлакәтләр темасына багышланган матбугат конференциясендә Русия Дәүләт Думасында 1 декабрьдән 1 мартка кадәр транспорт чараларында, һичшиксез, кышкы резина файдаланылырга тиешлеге турында закон каралышта булуын искә төшереп үтте. «Резинаның нинди хәлдә булы контроль техник күзәтү инспекторы...
    332
    0
    0
  • 2 ноябрь 2016 - 09:59
    Грипптан ясала торган прививка турында 3 уйдырма
    1. Вакцинадан соң, киресенчә, авырыйсың Әйе, грипптан соң, температура күтәрелергә, авыру билгеләре күзәтелергә мөмкин. Чөнки вакцина ясаганда грипп вирусының кисәкчекләре организмга керә, шул рәвешле авыруга карата иммунитет формалаша. Әмма бу кеше грипп белән авырый дигән сүз түгел. Вакцинадан соң тән температурасы 39 градуска кадәр күтәрелү нормаль хәл булып санала. 2....
    389
    0
    0
  • 2 ноябрь 2016 - 08:53
    Танылган психотерапевт, психиатр-нарколог һәм инәләр белән дәвалаучы терапевт Ринат ХӘБИБУЛЛИН белән әңгәмә
    Журналист шундый инде ул - һәр күргән кеше, һәр сөйләшкән сүз аның өчен каләм азыгы була да куя. Газетабыз хезмәткәрләре хезмәт бурычларын үтәгәндә дә, ял вакытларында да бөгелмәлеләр белән бик еш аралашып тора. Һәм төрле гыйбрәтле язмышларга, җаныбызны әрнеткән вакыйгаларга, чишелмәс кебек тоелган борчуларга очрыйбыз. Аларның күбесе безнең газета битләрендә...
    386
    0
    0
  • 2 ноябрь 2016 - 08:38
    Афәрин, Альберт кардәшем!
    Чиләбе шәһәрендә гомер кичерүче якташыбыз Альберт Нәсыйх улы Шәяхмитов, әти-әнисе яшәгән, бала чакта үзе дә кайтып йөргән Карабаш бистәсендә узган ел булып, авылдашларга бушлай концертлар күрсәтеп, яңа елда яңа иҗат җимешләре "төяп" янәдән кайтырга сүз биреп киткән иде. Сүзендә торды Альберт. Быел ул тагын Карабаш, Бөгелмә Сабан туйларында, "Алмакай" атлар...
    330
    0
    0
  • 2 ноябрь 2016 - 08:29
    Якташыбыз, язучы, шагыйрь, тарихчы һәм шәҗәрәләр торгызу остасы Әсгать Әсләм улы Закиров белән очрашу
    Хөрмәтле укучыларыбыз, инде вәгъдә ителгәнчә, бүген якташыбыз, язучы, шагыйрь, тарихчы һәм шәҗәрәләр торгызу остасы Әсгать Әсләм улы Закиров белән очрашабыз. Бер укучыбызның: "Газета битендә иҗаты белән таныша башлагач, Әсгатьне бөтенләй яңа яктан ачтым", - дигән фикере этәргеч бирде моңа. Сораулар, рәхмәт сезгә, төрледән-төрле булып чыкты. Газета битендә урын чикле булу...
    502
    0
    0
  • 2 ноябрь 2016 - 08:21
    "Көзге төсләр балкышы" бәйгесендә – Бөгелмә шәһәреннән Елена Гыйльманова
    Елена бәйгедә катнашкан иде инде, яңалыклар тасмасын карап барсагыз, күргән булгансыздыр. Ул безгә көзге матурлыкны чагылдырган тагын бер фото җибәргән. Рәхмәт үзенә!
    373
    0
    0
Реклама