Бөгелмә авазы

30 октябрь 2016 яңалыклары

  • 30 октябрь 2016 - 17:48
    Мөнир Рахмаев – "Голос"та остаз!
    "Беренче канал"да бара торган "Голос" тапшыруына нигезләнеп, Казанның 19нчы гимназиясендә шул ук исемдә проект старт алды. "Наставник"лар, ягъни остазлар ролен эстраданың популяр җырчылары Мөнир Рахмаев, Илнар Ялалов һәм Лилиана Газизова башкара. - Проектка 19нчы гимназиядә эшләүче һәм шушы идеяне тәкъдим итүче Алексей Родионов чакырды. Сайлап алу турыннан соң минем төркемгә...
    371
    0
    0
  • 30 октябрь 2016 - 14:44
    Татарстанда Идел елгасында ике ир мәете табылган
    Бүген сәгать көндезге 1дә 1 нче номерлы янгын-коткару зональ отряды хезмәткәрләре Идел елгасыннан ике ир-егетнең үле гәүдәсен тартып чыгарганнар. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте. Әлеге кешеләрнең кем икәнлекләре һәм һәлак булу сәбәпләре ачыклана. Кешеләрне табып алуда 13 кеше, 5 берәмлек техника...
    325
    0
    0
  • 30 октябрь 2016 - 13:18
    Бүген республика юлларында берничә авария булган, үлүчеләр дә бар (фотолар)
    "Лада Приора"ның югары тизлеге, йөртүчесенең юлда метеорологик шартларны исәпкә алмавы, каршы як юлга чыгуы һәлакәткә китергән дип фаразлана. Бүген иртән 8 туларга 10 минутта Чистай - Аксубай - Нурлат трассасының 72 нче чакрымында "Лада Приора" белән идарә иткән 36 яшьлек ир-егет, Нурлат ягыннан Чистайга таба килгәндә, зур тизлектә каршы як...
    353
    0
    0
  • 30 октябрь 2016 - 10:23
    Бәхетне без ничек аңлыйбыз соң...
    Бәхетне без ничек аңлыйбыз соң, Кемнәр, кайсы җирдә куллана? Минем өчен Бәхет-туган һәрбер көндә, Таң нурлары белән башлана. Ходай биргән гомер-ул зур Бәхет, Тазалыгы белән бирелсә. Шөкер итеп биргән барысына, Риза булып көнең күрелсә. Безне тапкан,назлап безне баккан, Әти-әни исән булсалар. Кайткан чакта туган нигезләргә Капка ачып каршы алсалар. Туганнарың...
    465
    0
    0
  • 30 октябрь 2016 - 10:18
    Россия дроннарга ау ача
    Россиядә чикерткә зурлыгында гына пилотсыз оча торган разведчик барлыкка киләчәк. Ростех дәүләт корпорациясенә керүче Берләштерелгән прибор төзү корпорациясе вәкиле хәбәренә нигезләнеп, бу хакта "ТАСС" агентлыгы яза. Әлеге очкыч беренче чиратта дроннарга каршы көрәшү максатында эшләнгән: ул һавада очкан дроннарның радиоэлектроника системасын сафтан чыгарырга сәләтле. Чөнки көннән-көн күкне камап ала барган...
    363
    0
    0
  • 30 октябрь 2016 - 09:23
    Хатыны эчмәсен өчен аны торбага бәйли торган булган
    Иргә бу гамәле өчен 2 ел төрмәдә утырырга туры киләчәк. Бу вакыйга Пенза өлкәсендә була. Алкоголизмнан дәваланган хатыны янә "яшел елан"га үрелгәч, ире аны өйдәге батареяга бәйләп куя. Бер айга якын хатын шулай яшәргә мәҗбүр була. Ире командировкага киткәч кенә аңа бу тозактан качарга мөмкинлек туа. Ире бу гамәлне бары...
    407
    0
    0
  • 30 октябрь 2016 - 09:03
    Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә ике пар игезәкне теркәделәр
    Евгений һәм Елена Воронцовлар гаиләсендә малай һәм кыз туган. Әти-әнисе аларны Николай һәм Снежанна дип атаган. Ольга һәм Алексей Кирьяновлар гаиләсендә исә ике малай дөньяга килгән. Аларга Ярослав һәм Даниил дип исем кушканнар.
    372
    0
    0
  • 30 октябрь 2016 - 05:52
    Киләсе уку елыннан 11 сыйныфта укучыларның һәр фәннән белемнәрен тикшерергә телиләр
    Россия Мәгариф һәм фән министрлыгында 11 сыйныфта укучыларны бөтен фәннәр буенча да тикшерү турында сүз алып барыла, дип яза "ТАСС". РЕН-ТВ телеканалына интервью биргәндә министр Ольга Васильева җәмәгатьчелеккә бу яңа чарадан курыкмаска кушты, "чөнки контроль эшләрне укучылар мәктәптә болай да ел саен яза, ә бу очракта бердәм көндә бердәм биремнәр...
    351
    0
    0
  • 30 октябрь 2016 - 05:15
    Иртәнге ашка - коймак! Рецептны югалтмагыз!
    Чүпрәне җылы (35-40 градус) суда яисә сөттә изеп, тоз, шикәр комы, йомырка салалар да, әйбәтләп болгаткач, иләгән он салып, камыр изәләр һәм җылы урынга куялар. Камыр кабара башлауга, болгатып шиңдерәләр һәм яңадан җылы урынга куялар. Кабарып, шиңә башлагач, коймакны пешерә башлыйлар. Камыр әйбәт кабарса, коймак, күпереп, йомшак булып пешә. Коймакны...
    428
    0
    0
  • 30 октябрь 2016 - 04:48
    Стриптиз олимпия уеннары программасына керә?
    Дөнья бутала башлаган бугай диярлек тә шул!.. Колгада биюче кызларны хәзер "җиңел холыклы" диеп атамыйлар, аларны спортчылар диеп кабул итәргә кирәк икән. Пилон спортының халыкара федерациясе (IPSF) халыкара олимпия комитетына әлеге оригиналь бию ярышларын олимпия уеннары төре итеп санауны сорап гариза биргән. Бүген ассоциация үзенең бу адымы өчен куануын белдерә....
    317
    0
    0
Реклама