Бөгелмә авазы

26 октябрь 2016 яңалыклары

  • 26 октябрь 2016 - 17:24
    Апас мулласы матча астында калып үлгән
    19 октябрь көнне Апас районының Кормаш авылында фаҗига була. Малларның иске җәйге торагын утынга сүткәндә, Кормаш авылы мулласы Рәшит Насыйровка матча төшә. Үлемне күз белән каш арасы, диләр. Секунд эчендә килеп чыккан әлеге бәхетсезлек очрагыннан хәзрәт шунда ук җан бирә. - Рәшит хәзрәт Кормаш авылында өч еллап муллалык итте, -...
    419
    0
    0
  • 26 октябрь 2016 - 16:49
    Иртәгә кар явачак
    Республика Гидрометеоүзәге иртәгәсе һава торышын хәбәр итә. 27 октябрьдә алмашынучан болытлы һава, республиканың кайбер районнарында бераз кар явачак. Көньяктан салмак җил. Төнлә температура 1-6 градус салкынны тәшкил итәчәк, көндез 5 градуска кадәр җылы.
    340
    0
    0
  • 26 октябрь 2016 - 16:41
    "Көзге төсләр балкышы" бәйгесенә 9 нчы урта мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Идел Туктарова кушылды
    Идел дусты София белән. Сездән дә үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз. Фотода көзге табигать кенә түгел, үзегез дә булсагыз иде. Исем-фамилиягез, кайдан булуыгызны һәм бәйләнешкә керү өчен телефон номерын күрсәтергә онытмагыз. Җиңүчене бүләк көтә, бүләк иясен сайтта тавыш бирү юлы белән билгелибез. Фотоларны lai-ru@yandex.ru электрон адресына яки ВКонтакте челтәрендәге администраторга https://vk.com/id378693978...
    345
    0
    0
  • 26 октябрь 2016 - 14:21
    Казан аквапаркында Түбән Новгород кызын үлемгә китергән сәбәпләр ачыкланды
    Бу атнада Түбән Новгородтан Казанга кунакка килгән 21 яшьлек кызның аквапаркта су коенганда вафат булуы турында хәбәр таралган иде. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Андрей Шептицкий биргән мәгълүматларга караганда, кызның кинәттән йөрәге туктаган. Яңа гына өйләнешкән пар "Ривьера" аквапаркында ял иткән. Су коенганда кыз үзен начар...
    343
    0
    0
  • 26 октябрь 2016 - 13:35
    Ике айлык сабыйны әнисе үтергән
    Татарстанда 29 яшьлек ханым ике айлык баласын үз куллары белән үтергән. Ул аның ризыгына спирт сала торган булган. Бу хәл Алексеевский районында Ялкын авылында була. Тикшерү версиясе буенча, Римма Черчесова агымдагы елның июленнән сентябренә чаклы баланың ризыгына спиртлы сыеклык өстәп килгән. 26 сентябрьдә бала баш мие һәм үпкәләренә зыян килү...
    374
    0
    0
  • 26 октябрь 2016 - 11:16
    Ноябрь бәйрәмнәрендә татарстанлылар рәттән өч көн ял итәчәк
    Быел ноябрь башында татарстанлылар өч көн рәттән ял итәчәк. ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр иткәнчә, 4, 5 һәм 6 ноябрь ял көннәре булачак, ә 3 ноябрьдә эш көне бер сәгатькә кыскара. 4 ноябрь, җомга көнне Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә, ә 6сы якшәмбе - Татарстан Конституциясе көне....
    350
    0
    0
  • 26 октябрь 2016 - 10:43
    Татарстанда хатын-кыз ватык Ока машинасында яши (+ФОТО)
    Көннән көн кышка якынлашабыз, һава торышы да салкыная бара. Менә шундый һава шартларында Чаллыда яшәүче хатын-кыз көннәрен җимерелеп беткән Ока машинасында үткәрергә мәҗбүр. Инде менә бер ай дәвамында Чаллы халкы тәрәзәдән бер хатын-кызның ничек машинада гомер итүен күзәтеп ята. Хатын нинди сәбәпләр аркасында урамда калуы әлегә билгесез. Барлык әйберләрен ул...
    408
    0
    0
  • 26 октябрь 2016 - 09:33
    Әгәр баланың иммунитеты нык икән, грипп вакытында аңа интерферон бирмәгез - галимнәр
    Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы вазифаларын башкаручы, КДМАның эпидемиология кафедрасы мөдире Дмитрий Лопушов интерферон препаратларын балаларны дәвалауда һәм гриппны кисәтүдә файдалану турында киңәшләрен бирде. Аның фикеренчә, әгәр баланың иммунитеты ныклы икән, аны тагын да стимуллаштырырга кирәкми. "Иммунитет безгә йогышлы авыруларга каршы көрәшү өчен кирәк. Бу очракта йогышлы...
    340
    0
    0
  • 26 октябрь 2016 - 09:29
    "Көзге төсләр балкышы" бәйгесенә 7 нче гимназиянең 1 нче сыйныф укучысы Рушан Муллаәхмәтов кушылды
    Сездән дә үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз. Фотода көзге табигать кенә түгел, үзегез дә булсагыз иде. Исем-фамилиягез, кайдан булуыгызны һәм бәйләнешкә керү өчен телефон номерын күрсәтергә онытмагыз. Җиңүчене бүләк көтә, бүләк иясен сайтта тавыш бирү юлы белән билгелибез. Фотоларны lai-ru@yandex.ru электрон адресына яки ВКонтакте челтәрендәге администраторга https://vk.com/id378693978 "Көзге төсләр балкышы" дип...
    374
    0
    0
  • 26 октябрь 2016 - 09:18
    Авыл бәдрәфендә өч ир-ат үлгән
    45 яшьлек ир-ат үзенең бәдрәф чокырын чистартмакчы булган. Аска төшкән ир-ат аңын югалткан. Бу хәл Волгоград өлкәсенең Октябрьск бистәсендә була. Иренең нигә тавыш бирмәвен аңлаган хатыны күршеләренә ярдәм сорап йөгергән. Ир-атка ярдәм итәргә дип төшкән 34 һәм 42 яшьлек ир-атлар шулай ук һәлак булганнар. Фаҗига чокырда тупланган агулы газлар белән...
    387
    0
    0
  • 26 октябрь 2016 - 08:43
    2020 елга Россиядә социаль хезмәт күрсәтүнең яңа системасы барлыкка киләчәк
    Россиядә 2020 елда социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә ведомствоара яңа система эшләп китәчәк. Бу хакта вице-премьер Ольга Голодец белдерде, дип яза «Известия». Сүз кимендә 800 меңләп граждан турында бара. «Социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә үзара хезмәттәшлек буенча ведомствоара яңа система булдырылырга тиеш, бу 2020 елда социаль өлкә хезмәткәрләренең яңа бердәм һөнәри стандартларга...
    379
    0
    0
  • 26 октябрь 2016 - 08:40
    Эчке эшләр министры урынбасары Владимир Изаак белән Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская Бөгелмәдә гражданнарны кабул иттеләр
    24 октябрь көнне Бөгелмәдә Татарстан Республикасы эчке эшләр министры урынбасары юстиция генерал-майоры Владимир Изаак белән Татарстанның кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская булып, гражданнарны кабул иттеләр. Гозер һәм үтенечләр белән 12 кеше килгән иде. Эчке эшләр министры урынбасарына мөрәҗәгать итүчеләрнең сораулары шикаятьләр һәм гаризалар буенча алып барылган тикшерүләр, җинаять...
    346
    0
    0
  • 26 октябрь 2016 - 08:24
    Бөгелмә муниципаль районында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре тәҗрибә уртаклаштылар
    25 октябрь көнне Бөгелмә муниципаль районында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре зонара семинар-киңәшмә уздырды. Анда 9 районнан (Азнакай, Әлмәт, Баулы, Лениногорск, Бөгелмә, Минзәлә, Мөслим, Чирмешән, Ютазы) җыелган авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, фермерлар туфракта дымны саклау, шул уңайдан җирне кышка эшкәртеп калу серләренә төшенделәр, тәҗрибә уртаклаштылар. Авыл хуҗалыгының роленә карап,...
    337
    0
    0
  • 26 октябрь 2016 - 08:12
    Ветераннарга - байрак
    Узган атналарның берсендә Эчке эшләр министрлыгының ветераннар оешмасы чакыруы буенча Казанда булып кайттым. Оешманың 25 еллыгы уңаеннан оештырылган бу чарада эчке эшләр хезмәткәр-ветераннарын тәбрикләү белән бергә, ветераннарга байрак тапшыру тантанасы да узды. Чара "Хорошее настроение" ансамбле белән ЮХИДИ ветераннары хорының бергәләп Россия Эчке эшләр министрлыгы гимнын башкару белән башланып китте....
    350
    0
    0
Реклама