Бөгелмә авазы

25 октябрь 2016 яңалыклары

  • 25 октябрь 2016 - 18:54
    Укытучыларның БДИ тапшырудан азат ителгән категорияләрендә үзгәрешләр бар
    Былтыр, укытучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү максатыннан, Татарстанда мөгаллимнәр бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганнар иде. Республикабызда тәҗрибә рәвешендә уздырылган әлеге алымны, быел да кабатларга уйлыйлар. Шул рәвешле, 3 ноябрь көнне укытучылар кабат имтихан бирәчәк. Дөрес, моңа күп мөгаллимнәр каршы чыкты. Хәтта, интернетта да укытучыларны бердәм дәүләт имтиханы ярдәмендә сынауга каршы петиция барлыкка...
    320
    0
    0
  • 25 октябрь 2016 - 15:35
    72 яшендә әти булган Ильяс Фәхретдинов тормышы, уй-ниятләре турында
    Татарстанның Нурлат районында яшәүче 72 яшьлек бабайның кызы тууы турында язган идек. Хәбәрне үз авызыннан ишетергә теләп, без Ильяс абый Фәхретдиновның үзенә шалтыраттык. Кызы Айнур быелның 29 июлендә туган. - Туганда авырлыгы өч килограмм иде, бүген алты килограммны җыйды. Кызым-йолдызыма исемен үзем сайладым - ай кебек нурлы булсын дип, Айнур...
    295
    0
    0
  • 25 октябрь 2016 - 15:09
    Приморьеда укытучыны үтергән мәктәп директоры малае аның белән якын мөнәсәбәттә булган
    Приморьеда укытучыны үтергән мәктәп директоры малае аның белән якын мөнәсәбәттә булган, дип хәбәр итә "РИА Новости" хатын-кызның элеккеге ире Александр Хроленко сүзләренә сылтама белән. Элегрәк тикшерүчеләр 26 яшьлек укытучы хатын-кызның 14 октябрьдә Покровка авылында юкка чыгуы турында хәбәр тараткан иде. Җинаять кылуда шикләнелеп, бу укытучының 19 яшьлек танышы тоткарланган. Ул...
    318
    0
    0
  • 25 октябрь 2016 - 14:29
    Бөгелмәдә үсмердән бала тапкан кыз җинаять хөкеменнән котылган
    Октябрь башында НТВның "Говорим и показываем" телепрограммасында Бөгелмәдә 15 яшьлек Ян Беляевтан кыз бала тапкан 19 яшьлек Кристина Клочкова турында сүз булды. Инде хәзер әти кешегә яңа гына 16 яшь тулган һәм алар өйләнешкән. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр ителә. Алар танышканда Ян әле 14 яшьтә генә булган. Балигълык яшенә...
    323
    0
    0
  • 25 октябрь 2016 - 10:11
    Аграр университет «Ачык ишекләр көне»нә чакыра
    29 октябрьдә Казан дәүләт аграр университеты «Ачык ишекләр көне» үткәрә. Бу көнне абитуриентлар һәм аларның ата-аналары университет турында үзләрен кызыксындырган барлык мәгълүмат ала, аның тарихы, 2016 елда Казан дәүләт аграр университетына кабул итү нәтиҗәләре һәм 2017 елда кабул итү үзенчәлекләре белән таныша ала. Югары уку йорты мөгаллимнәре студентлар өйрәнә торган...
    351
    0
    0
  • 25 октябрь 2016 - 10:01
    Татарстан техник үсеш алган төбәкләр өчлегенә кергән
    Россиянең технологик үсеш алган һәм фәнни потенциалга ия төбәкләре исемлеге төзелгән. Исемлектә Татарстан өченче урында тора. Беренче һәм икенче урында Мәскәү белән Санкт-Петербург. «РИА-Рейтинг» экспертлары әзерләгән рейтинг унтугыз күрсәткеч буенча төзелгән, алар арасында кеше ресурслары, галимнәр саны һәм аларның яше, матди-техник база, фәнни җиһаз күләме һәм сыйфаты, фәнни-техник эшчәнлек нәтиҗәлелеге,...
    304
    0
    0
  • 25 октябрь 2016 - 09:48
    "Көзге төсләр балкышы" бәйгесенә Бөгелмә шәһәренең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнар Инсапова кушылды
    Гөлнар Мәҗит кызы игезәк сыңары Гөлназ белән Арчада - Тукай илендә көзге төсләрне менә ничек балкытканнар! Сездән дә үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз. Фотода көзге табигать кенә түгел, үзегез дә булсагыз иде. Исем-фамилиягез, кайдан булуыгызны һәм бәйләнешкә керү өчен телефон номерын күрсәтергә онытмагыз. Җиңүчене бүләк көтә, бүләк иясен сайтта тавыш бирү...
    343
    0
    0
  • 25 октябрь 2016 - 09:34
    Бөгелмәдә 2017 елга капиталь ремонт программасы планнары
    Торак йортларны капиталь ремонтлау республика программасы киләсе елда да үз эшен дәвам иттерәчәк. Бөгелмә муниципаль районында барлыгы 57 торак йорт төзекләндереләчәк. Шуларның 46сы - шәһәрдә, 6сы - Бөгелмә районында, 5се - Карабаш бистәсендә. Әлеге эшләрне алып барырга өчен барлыгы 13 подряд оешмасы теләк белдергән. Шуларның 9ына 2017 елда төзекләндерү эшләрен...
    335
    0
    0
  • 25 октябрь 2016 - 08:52
    Туй сәяхәтенә килгән кызның Казан аквапаркында гомере өзелгән
    Казанның "Ривьера" аквапаркында фаҗига килеп чыккан. Түбән Новгородтан килгән 21 яшьлек кызның аттракционнарның берсеннән төшкәннән соң гомере өзелә. "Бочка" аттракционына сикергәннән соң, кыз кырыйга йөзеп килгән һәм бераздан зәңгәрләнә башлаган. 40 минут дәвамында аны коткарырга тырышып карыйлар, ләкин коткара алмыйлар. Узган атнада кызның туе булган. Туй сәяхәте буларак алар Казанга...
    321
    0
    0
  • 25 октябрь 2016 - 08:47
    25 октябрьдә дөньякүләм җәмәгатьчелек Хатын-кызларның тынычлык өчен көрәш көнен билгели
    25 октябрьдә дөньякүләм җәмәгатьчелек Хатын-кызларның тынычлык өчен көрәш көнен билгели. Ул Коралсызландыру атнасы кысаларында үткәрелә. Күп сугышлар кичергән хатын-кызлар властьлар башлаган сугышта ирләрен, улларын, туганнарын югалтуга каршы булуын белдереп, төрле чаралар үткәрә. Алар көрәшеп кенә калмыйча, бөтен дөньяда тынычлык, гүзәллек, сафлык булдыруга барлык көчләрен салып, тырышып хезмәт итә. Бу көнне...
    345
    0
    0
  • 25 октябрь 2016 - 08:27
    Ярый әле сез бар, хөрмәтле укучыларыбыз (+ФОТО)
    "Бөгелмә авазы" газетасын яратып укучылар, редакция хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә торучылар шактый. Хәтта бик күп дияр идем. Халык өчен бу басма җан азыгы булып тора. 25 ел дәверендә газетабыз үз районыбызда гына түгел, илебезнең күп төбәкләрендә дан казанды. "Бөгелмә авазы" ул, кемдер өчен туган шәһәре, туган җире сулышы да. Чөнки...
    320
    0
    0
  • 25 октябрь 2016 - 07:59
    Бөгелмә үзәк мәчетендә барлык теләүчеләр өчен Коръән уку бәйгесе булды
    Узган якшәмбе көнне, 23 октябрьдә Бөгелмә үзәк мәчетендә барлык теләүчеләр өчен Коръән уку бәйгесе булып узды. Аны Бөгелмә мөхтәсибәте оештырды. Мактаулы кунаклар арасында Татарстан Җөмһүриятенең көньяк-көнчыгыш төбәге казые, Ютазы районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин да бар иде. Бәйгедә барлыгы 60 кеше катнашты. Катнашучылар һәм жюри әгъзалары арасында 8 Коръән-хафизның да...
    542
    0
    0
  • 25 октябрь 2016 - 07:44
    Мәктәп директоры малае укытучыны үтерүдә шикләнелә
    Приморьеда яшәүче 18 яшьлек егет Покровка авылында яшь укытучы хатын-кызны үтерүдә шикләнелеп тоткарланган. Егет укытучыны буып үтерүе һәм елгага ташлавы турында белдергән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының край буенча Тикшерү идарәсе вәкиле сүзләренә сылтама белән "РИА Новости" хәбәр итә. Соңрак ул үз күрсәтмәләрен һәлакәт урынында тикшерү вакытында раслаган. Тикшерүчеләр мәгълүматлары...
    378
    0
    0
  • 25 октябрь 2016 - 06:44
    Бөгелмәдә кечкенә кыз балалар өчен “Яшь мөслимә” (“Юная мусульманка”) дигән клуб эшли башлады
    Бөгелмә шәһәре үзәк мәчетендә 6 - 12 яшьлек кыз балалар белән узган беренче дәресне зур эш тәҗрибәсе булган дипломлы белгечләр алып барды. Коръән сүрәләрен уку, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү, аш-су әзерләү (кулинария) дәресләре балалар күңеленә аеруча хуш килде. Төп дисциплиналардан соң кызлар мәчет ашханәсендә беренче тапкыр яшелчәләрдән салат әзерләделәр, туңдырылган...
    349
    0
    0
Реклама