Бөгелмә авазы

24 октябрь 2016 яңалыклары

  • 24 октябрь 2016 - 14:28
    Укытучылар тиздән БДИ тапшырачак: имтиханнан кемнәр азат ителә?
    Былтыр укытучыларның белем дәрәҗәсен тикшерү максатыннан Татарстанда мөгаллимнәр бердәм дәүләт имтиханнарын тапшырганнар иде. Республикабызда тәҗрибә рәвешендә уздырылган әлеге алымны, быел да кабатларга уйлыйлар. 3 ноябрь көнне укытучылар кабат имтихан бирәчәк. Дөрес, моңа күп мөгаллимнәр каршы чыкты. Хәтта, интернетта да укытучыларны бердәм дәүләт имтиханы ярдәмендә сынауга каршы петиция барлыкка килгән иде....
    317
    0
    0
  • 24 октябрь 2016 - 11:27
    Шәһәр урамында дөя йөри!
    Беренче катта яшәүчеләр рәхәтләнеп дөянең үлән ашап йөрүен күзәткән. Бүген Казанның Чистай урамында дөя йөргән. Көндез ул автомобильләр янында бер кешесез йөргән. Баксаң, янәшәдә генә дөя тотучы хуҗалык булган. Мөгаен, дөя ничектер шуннан чыгып киткән. Хәзер әлеге җәнлекнең караучысыз урамда йөрүен ачыклыйлар.
    318
    0
    0
  • 24 октябрь 2016 - 11:04
    Депутатларның хезмәт хакларын киметәчәкләр?!
    Хәзерге вакытта депутатлар якынча аена 360 мең сум хезмәт хакы ала. Әмма аны илдәге уртача хезмәт хакы белән тигезләмәкчеләр - бу якынча 35 мең сум булачак. Кайбер депутатлар аена хәтта 500 мең сум хезмәт хакы ала икән. - Без пенсионерларга бюджетта акча булмау сәбәпле каешларын буып яшәргә киңәш итәбез икән,...
    344
    0
    0
  • 24 октябрь 2016 - 10:32
    Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры үзенең 82 нче сезонын ачып җибәрде
    Узган атнаның җомга кичендә Алексей Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театры үзенең 82 нче сезонын ачып җибәрде. Сәламләү сүзләре белән тамашачыларга һәм театр коллективына башкарма комитет җитәкче урынбасары Элвира Ризванова мөрәҗәгать итте. Ул Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров исеменнән театр директоры Владислав Юдинга мактау хаты тапшырды. Тантана вакытында...
    400
    0
    0
  • 24 октябрь 2016 - 10:19
    «Йөкле апабыз югалды»
    Адәм баласы - бигрәк кызык зат. Ул әле генә елмая-көлә, ул да булмый күз яшьләре түгә, ачулана, дуслаша, бәргәләнә. Язмыш сынауларына бирешеп, юкка да чыга кеше... Казанда яшәүче Гүзәл Сәмигуллина да 9 октябрь көнне өеннән чыгып китә һәм әйләнеп кайтмый. Якыннары ут йота: аның турында менә инде 15 көн бер...
    315
    0
    0
  • 24 октябрь 2016 - 10:05
    Татарстан трассасындагы юл һәлакәтендә 13 яшьлек малайның гомере өзелгән
    Бала тиешсез урында юл аша йөгереп чыккан. Татарстанда трассада юл-транспорт һәлакәтендә 13 яшьлек малайның гомере өзелгән. Бу хакта социаль челтәрдән кулланучылар хәбәр итә. Фаҗига 23 октябрьдә төнге беренче яртыда Алабуга-Пермь трассасының 159 нчы километрында булган. «Хонда Аккорд» автомобиленең 42 яшьлек йөртүчесе юл аша чыгып баручы 13 яшьлек малайны бәрдергән. Бала...
    338
    0
    0
  • 24 октябрь 2016 - 09:57
    24 октябрь - спецназчылар бәйрәме
    24 октябрьдә Русия Кораллы Көчләренең махсус тәгаенләнештәге подразделениеләрендә хезмәт салучыларның һөнәри бәйрәме билгеләнә. Ул 2006 елда Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Указы белән булдырылды. Истәлекле датаның үз тарихы бар. Спецназчылар бәйрәме юкка гына 24 октябрьдә бил­геләнми. Нәкъ шушы көнне 1950 елда СССР оборона министры, Советлар Союзы маршалы А. М. Василевский...
    301
    0
    0
  • 24 октябрь 2016 - 08:41
    Татарстанда дистәгә якын автомобиль бәрелешкән (фото һәм видео)
    Чаллыда массакүләм юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта социаль челтәрдән кулланучылар хәбәр итә. Шәһәр юл участокларының берсендә дистәгә якын машина бәрелешкән. Шаһитлар сүзләренчә, һәлакәт юлда бозлавык булу сәбәпле килеп чыккан, чөнки автомобильчеләр җәйге тәгәрмәчләрен кышкыга алыштырырга өлгермәгән.
    469
    0
    0
  • 24 октябрь 2016 - 08:33
    Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин студиядә җыр яздырган
    Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин профессиональ студиядә үз башкаруында җыр яздырган. Бу хакта ул социаль челтәрдәге аккаунтында хәбәр иткән. "Профессиональ студиядә беренче тапкыр җыр яздырдым. Хис-кичерешләр - супер. Җырларга кирәк, бу файдалы", - дип язган министр. Министрның бу постын 600 дән артык кеше бәяләгән. "Министрның хитын кайчан ишетәбез?", "Табиблар...
    377
    0
    0
  • 24 октябрь 2016 - 08:29
    Омски өлкәсендә 60лап полиция хезмәткәре өелешеп сугышкан
    Сугышны туктату өчен полиция хезмәткәрләре кизүдә булган хезмәттәшләрен чакырырга мәҗбүр булган. Омски өлкәсенең Калачински шәһәрендә полиция хезмәткәрләре бер хезмәттәшләренең туган көнен үткәргәндә өелешеп сугышкан. Бу хата "Омск-информ" хәбәр итә. Тукмашу сәбәбе белдерелми. Әлеге медиа хәбәренчә, 60лап кеше сугышканда ашханә җиһазларын җимергән, савыт-сабаларны ваткан. Сугышны туктату өчен полиция хезмәткәрләре кизүдә булган...
    318
    0
    0
  • 24 октябрь 2016 - 07:19
    Шимбә өмәсе алдыннан Бөгелмә административ-техник инспекциясе хезмәткәрләре рейд уздырды
    22 октябрь - шимбә өмәсе алдыннан Бөгелмә административ-техник инспекциясе хезмәткәрләре, шәһәрдәге тәртип һәм чисталыкны тикшерү йөзеннән, рейд уздырды. Рейд вакытында шәһәр урамнары тикшерелде, иң зур игътибар Подстанция районындагы территориягә бирелде. Шәхси йортларда яшәүчеләр шәһәр уңайлыгы, административ тәртип законнарын боза. Моны авылча яшәүче районга килеп кергәч тә күрәсең. Мәсәлән, йортлар каршында...
    392
    0
    0
  • 24 октябрь 2016 - 06:13
    Вак урлашу өчен җинаять җаваплылыгы каралган, сак булыгыз
    Россия Федерациясенең Җинаятьләр кодексына вак урлашулар өчен җаваплылыкны күздә тоткан 158.1 маддә кертелде. Моңа кадәр мең сумнан ким күләмдә зыян китергән урлашулар яки мошенниклык өчен административ тәртиптә генә җәза бирелә иде, әмма агымдагы елның 3 июленнән законга яңалыклар кертелде. Хәзер, вак урлашу, әгәр карак элек РФ Административ хокук бозулар турында...
    329
    0
    0
  • 24 октябрь 2016 - 06:05
    "Көзге төсләр балкышы" бәйгесенә Бөгелмә шәһәреннән Мансур Сөләйманов кушылды
    Сездән дә үзенчәлекле фотолар көтеп калабыз. Фотода көзге табигать кенә түгел, үзегез дә булсагыз иде. Исем-фамилиягез һәм кайдан булуыгызны күрсәтергә онытмагыз. Җиңүчене бүләк көтә, бүләк иясен сайтта тавыш бирү юлы белән билгелибез. Фотоларны lai-ru@yandex.ru электрон адресына яки ВКонтакте челтәрендәге администраторга https://vk.com/id378693978 "Көзге төсләр балкышы" дип җибәрүегез сорала.
    324
    0
    0
  • 24 октябрь 2016 - 05:11
    Татарстанда инвалидлар хокукларын яклаучы кайнар линия ачыла
    25 октябрьдә Татарстанда тернәкләндерү буенча техник чаралар белән тәэмин итүдә инвалидларның хокукларын яклау турында кайнар линия ачыла. Бу хакта ТРда Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле аппараты хәбәр итә. Кайнар линия аша ТРда Кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле аппараты, РФ Социаль иминият фондының Татарстан буенча төбәк бүлеге һәм ТР медицина-социаль экспертизасы...
    323
    0
    0
Реклама