Бөгелмә авазы

20 октябрь 2016 яңалыклары

  • 20 октябрь 2016 - 18:39
    72 яшендә әти булган Ильяс Фәхретдинов: «Кызымны үстереп, үз кулларым белән кияүгә дә бирәчәкмен әле»
    Норлат районында яшәүче 72 яшьлек бабайның кызы тууы турында язган идек. Хәбәрне үз авызыннан ишетергә теләп, без Ильяс абый Фәхретдиновның үзенә шалтыраттык. Кызы Айнур быелның 29 июлендә туган. - Туганда авырлыгы өч килограмм иде, бүген алты килограммны җыйды. Кызым-йолдызыма исемен үзем сайладым - ай кебек нурлы булсын дип, Айнур куштык....
    333
    0
    0
  • 20 октябрь 2016 - 14:33
    Татарстанда якындагы өч елда булачак уртача хезмәт хакы билгеле булды - саннар
    2017 елда Татарстанда бер кешегә булган уртача керем 34 774 сум булыр дип көтелә. 2018 елда бу күрсәткеч 36617 сум, 2019 елда 38484 сум булыр дип фаразлана. Әлеге мәгълүматлар 2017-2019 елга Татарстан Республикасы бюджеты проектында күрсәтелгән. Уртача хезмәт хакы алдагы өч елда түбәндәгечә булыр дип планлаштырыла: 2017 елда - 32160...
    319
    0
    0
  • 20 октябрь 2016 - 11:10
    Төркия кунакханәләре 2017 елның җәендә россиялеләргә 30 процент чамасы ташлама тәкъдим итә
    Төркия кунакханәләре хуҗалары россиялеләргә 2017 елның җәендә ял итү өчен алдан броньланган урыннарга 15-30 процентка кадәр ташлама тәкъдим итәчәк. Бу хакта Coral Travel компаниясенең коммерцияле директоры Эрджюмент Юналан сөйләде, дип яза "Интерфакс". "Төркия кунакханәләрендә алдан броньланган урыннар өчен ташлама 15 проценттан алып 30 процентка кадәр тәшкил итәчәк. Без ноябрьдә тур...
    310
    0
    0
  • 20 октябрь 2016 - 10:56
    Укытучы үз укучысын бәреп үтергән
    Машина руле артында математика укытучысы була. Бу фаҗига Воронеж өлкәсендә була. Kia Picanto машинасында 55 яшьлек укытучы була. Бу вакытта 9 яшьлек малай юлны ярамаган урында чыгарга була. Укытучы тормозга басарга җитешми. Алган җәрәхәтләрдән малай үлә. Хәзер тикшерү бара.
    409
    0
    0
  • 20 октябрь 2016 - 10:52
    Ун яшьлек малай сеңлесен үлемнән йолып калган
    Балага нибары 1 яшь була. Байкал арты краендагы бер йортта янгын чыга. Бу вакытта өйдә 10 яшьлек малай һәм аның сеңлесе була. Янгынны үз куллары белән генә сүндерә алмагач, егет калын киемнәр киеп тәрәзә аша сеңлесен алып чыга. Йортны ата-аналары бикләп киткән була. Янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәннән килеп чыккан. Хәзер...
    338
    0
    0
  • 20 октябрь 2016 - 10:43
    Мәскәүгә очучы самолетны яшен суккан
    Мюнхеннан Мәскәүгә оча торган самолетның фюзеляжында яшен тишек ясаган. Һава судносы «Шереметьево» аэропортына уңышлы төшкән. Зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итә «Интерфакс». Россия башкаласында техниклар авиалайнерны тикшергән. Самолетның борынында, пилотлар кабинасы тәрәзәсенең түбәнрәк өлешендә, үтәли тишек булуы ачыкланган. "Яшен фюзеляжны яндырган. Самолетны очышлардан чикләргә карар ителде", - дип билгеләп үттеләр...
    422
    0
    0
  • 20 октябрь 2016 - 10:28
    Бөгелмә муниципаль районында 28 меңгә якын квадрат метр торак кулланылышка тапшырылган
    Татарстанда планлаштырылган күпфатирлы йортларның 75 проценты файдалануга тапшырылган. Бу хакта ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин җиткерде. Бөгелмә муниципаль районында исә 28 меңгә якын квадрат метр торак кулланылышка тапшырылган, бу планның 65 проценты дигән сүз.
    303
    0
    0
  • 20 октябрь 2016 - 10:17
    Бездә яңа бәйге: “Көзге төсләр балкышы”
    Урамда - көз. Табигатьтәге төсләр балкышыннан күзләр камаша. Алтынга күмелгән каен, усак «кызлары», уттай янып, үзенә тартып торучы миләш, балан куаклары, төрле төсләр гаммасына төренгән имән, өрәңгеләр… - килешәсездер, быелгы көз аеруча матур. Әйдәгез, шушы матурлыкны иренмичә кадрларга алыйк та, иң матур рәсемне ачыклыйк әле (фотода табигатъ кенә түгел, үзегез...
    315
    0
    0
  • 20 октябрь 2016 - 10:12
    Хөкүмәт минималь хезмәт хакын арттыруны җәйгә калдырырга җыена
    Россия Хөкүмәте минималь хезмәт хакы күләмен арттыруны 1 июльгә кадәр кичектерергә җыена. Шул ук вакытта артыру күләме 5,2 проценттан 4 процентка кадәр киметелә, дип хәбәр итә РБК Министрлар Кабинеты материалларына сылтама белән. Басма мәгълүматларына караганда, әлеге башлангычны Хөкүмәтнең закон чыгару комиссиясе хуплаган. Шул рәвешле, минималь хезмәт хакы күләме 7800 сум...
    359
    0
    0
  • 20 октябрь 2016 - 10:03
    Район башлыгы Линар Закиров Рыжиковка Татарстан һәм Бөгелмә районы әләмнәрен тапшырган
    Щелковода, Йолдызлы шәһәрдә ТРның Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров бөгелмәле, хәзерге вакытта кораб командиры, МКС-49/50 экспедициясенең борт инженеры - «Роскосмос»ның космонавт-сынаучысы Сергей Рыжиков белән очрашкан. Закиров Рыжиковка Татарстан һәм Бөгелмә районы әләмнәрен тапшырган, ул әләмнәр хәзер космонавт белән бергә галәмдә, дип хәбәр итә Бөгелмә районы хакимияте матбугат хезмәте. «Әйе, ул...
    343
    0
    0
  • 20 октябрь 2016 - 09:49
    Бөгелмәдә ярминкәләр дәвам итә
    Һәр шимбә көнне авыл-хуҗалыгы ярминкәләре гөрли. 22 октябрьда да шәһәребезнең үзәк мәйданында иртәнге сәгать 8дән яшелчә-җимешләр, ит, сөт продуктларын сатып алырга мөмкин булачак.
    320
    0
    0
  • 20 октябрь 2016 - 09:44
    Көзге шимбә өмәсенә, бөгелмәлеләр!
    22 октябрь көнне Бөгелмәдә шәһәркүләм шимбә өмәсе игълан ителде. Предприятие-оешма хезмәткәрләре, мәктәп укучылары үзләренең эшләгән, укыган урыннарын чистарта. Һәр бөгелмәле исә үзе яшәгән йортның ишегалдында да кулга перчатка киеп, себерке-тырма тотып, тирә-ягыбызны чистартыйк!
    299
    0
    0
  • 20 октябрь 2016 - 08:41
    Ришвәт – кирәксез шәйме?
    Күз алдыгызга китерегез әле, безнең илдә ришвәт, хезмәт урыны мөмкинлекләреннән үз файдаңа куллану гомумән юк, ди. Машинаңа утырып эшкә чыгып китәсең, тизлекне арттырмыйсың, юл хәрәкәте иминлеген саклап торучыларга синең калын кесәң дә, югарыдагы йомшак куллы абзаң да йогынты ясый алмый. Каеш-хәмер ишеләрне әйткән дә юк. Хастаханәләрдә хезмәткәрләргә кәнфит-чәй дә, конвертлар...
    306
    0
    0
  • 20 октябрь 2016 - 08:35
    Төркия ишеген ачып кергән Айгөл...
    Сәясәткә бәйле хәлләр Иктисадый кризис, дөньяда әледән-әле булып торган террорлык актлары россиялеләргә Төркия ишекләрен япты. Урта диңгез ярында кызынырга яратучы Россия халкы өчен бу югалту, ә Төркия өчен иктисадый кризиска әверелде. Шунлыктан күпләр ял итү урыннары итеп башка илләрне сайлады. Быел исә әлеге хәл уңай якка үзгәрә башлады. Төркия белән...
    452
    0
    0
  • 20 октябрь 2016 - 07:29
    Юл газабы гүр газабы булмасын
    Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе мәгълүматларына караганда, октябрь аеның 18 көнендә республикабыз юлларында барлыгы 273 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 20 кешенең гомере өзелгән, 299 кеше имгәнгән, тән җәрәхәтләре алган. Вакыйгаларның 128е Казан шәһәрендә теркәлгән, аларында 2 кеше үлгән, имгәнүчеләр, тән җәрәхәтләре алучылар - 138. 18 октябрьдә Татарстанда исерек...
    439
    0
    0
Реклама