Бөгелмә авазы

18 октябрь 2016 яңалыклары

  • 18 октябрь 2016 - 17:56
    Бездә яңа бәйге: “Көзге төсләр балкышы”
    Урамда - көз. Табигатьтәге төсләр балкышыннан күзләр камаша. Алтынга күмелгән каен, усак «кызлары», уттай янып, үзенә тартып торучы миләш, балан куаклары, төрле төсләр гаммасына төренгән имән, өрәңгеләр… - килешәсездер, быелгы көз аеруча матур. Әйдәгез, шушы матурлыкны иренмичә кадрларга алыйк та, иң матур рәсемне ачыклыйк әле.Шулай итеп, bugulma-tat.ru сайты яңа бәйге...
    387
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 17:48
    Бөгелмәнең үзәк мәчетендә Коръән уку буенча конкурсның төбәк сайлап алу туры була
    Бу атна якшәмбе көнне, ягъни 23 октябрьдә сәгать иртәнге 9да Бөгелмәнең үзәк мәчетендә Коръәнне яттан уку - хифз һәм Изге китапны карап матур итеп уку буенча республика күләмендәге конкурсның беренче сайлап алу этабы уздырыла. bugulma.muhtasibat.tatar сайтышуны хәбәр итә. Бөгелмә мөхтәсибәте бу хакта, конкурста шушы районның һәм шәһәрнең теләге булган һәркеме...
    521
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 17:43
    Мәктәп линейкасы вакытында 14 яшьлек малай үлгән
    Бүген Яшел Үзән районының Норлат авылында мәктәп линейкасы барганда 14 яшьлек үсмер малай аңын югалтып егылган. Реанимация чаралары ярдәм итә алмаган, бала үлеп киткән, дип хәбәр итә Россия тикшеру комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Эльвира Газизова. Ашыгыч ярдәм бик тиз чакырылса да, мәктәп фельдшеры тиешле реанимация чараларын үткәрсә...
    387
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 12:38
    Хезмәт министрлыгы 2020 елга кадәр ана капиталын индексацияләмәскә тәкъдим итә
    Россия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы 2020 елга кадәр ана капиталын ел саен индексацияләүне туктатып торырга тәкъдим итә торган закон проекты әзерләгән. "Закон проектында 2020 елның 1 гыйнварына кадәр ана капиталы күләмен инфляция үсеше темпын исәпкә алып ел саен карауны туктатырга тәкъдим ителә", - диелгән Россия Хезмәт һәм социаль яклау...
    377
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 10:40
    2017 елда беренче робот-полицейский пәйда булачак
    Хәзер Дубайда полиция Google Glass технологиясен файдалана. Киләсе елда Дубай полициясе беренче роботны эшкә алырга планлаштыра. "Роботлар билгеле вазгыятьләрдә полиция эшен башкара ала" дип хәбәр итә полиция вәкиле. Бу хакта "Коммерсант" яза. Хәзер Дубайда полиция Google Glass технологиясен файдалана, аның ярдәмендә хезмәткәрләр автомобиль номерлары буенча штрафлары түләнмәгән йөртүчеләрне ачыклый. Июльдә...
    392
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 10:13
    Бездә яңа бәйге: “Көзге төсләр балкышы”
    Урамда - көз. Табигатьтәге төсләр балкышыннан күзләр камаша. Алтынга күмелгән каен, усак «кызлары», уттай янып, үзенә тартып торучы миләш, балан куаклары, төрле төсләр гаммасына төренгән имән, өрәңгеләр… - килешәсездер, быелгы көз аеруча матур. Әйдәгез, шушы матурлыкны иренмичә кадрларга алыйк та, иң матур рәсемне ачыклыйк әле.Шулай итеп, bugulma-tat.ru сайты яңа бәйге...
    394
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 10:10
    Яман шешне гади витамин белән җиңеп булачак
    Россия галимнәре В 12 витамины ярдәмендә ракны җиңә алган. В2 витамины белән берлектә рак күзәнәкләрен үтереп булачак икән. Аны икенче төрле рибофлавин дип тә йөртәләр. Әлеге методны тычканнарда кулланып караганнар инде. Шеш 50 көн эчендә 90 % ка кимегән. Яңа рак күзәнәкләре дә үсүдән туктаган. Наночастицалар ярдәмендә кулланган очракта, бу...
    399
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 08:31
    Саклык банкы ипотека буенча ставкаларны төшергән
    18 октябрьдән Саклык банкы төп ипотека продуктлары буенча ставкаларны 0,5 процентка төшерә. Бу хакта банк хәбәренә сылтама белән "Интерфакс" яза. Әзер торак яки төзелә торган торак сатып алу өчен кредитларның яңа ставкалары елына 12-13,5 процент тәшкил итә. "Дәүләт ярдәме белән ипотека" программасы буенча ссуда алу өчен ставка элеккеге 11,9 проценттан...
    406
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 08:13
    Зелёная Роща авылында яшәүчеләр агач утырту акциясендә катнаштылар
    Зелёная Роща авылында яшәүчеләр, җирлек башлыгы Н. Бородин, депутатлар, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре белән бергәләп, агач утырту акциясендә катнаштылар. Агач утырту дигән игелекле эштә барлыгы 39 кеше ­ (шуларның 19ы ­- балалар) катнашты. Каен, миләш, сирень үсентеләре җитәрлек иде, оештыручылар эш коралларына да кытлык сиздермәделәр: көрәк-чиләкләр җитәрлек булды. Төрле...
    432
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 08:08
    Акбаш күпфункцияле үзәгендә “Үземә мин үзем булышам!” танып-белү программасы узды
    Акбаш күпфункцияле үзәгендә "Үземә мин үзем булышам!" танып-белү программасы узды. Уен-сәяхәт рәвешендә оештырылган бу чарада яшьләр һәм үсмерләр арасында сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны максат итеп куелган иде. Шартлы һәрбер портта, яисә утрауда "туктаган" саен, командалар төрле биремнәр башкардылар. Дөрес үтәлгән һәр бирем өчен команда йолдыз белән бүләкләнде. Уен барышында яшьләр...
    398
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 07:49
    Кытайда ике танаулы, өч күзле дуңгыз баласы туган
    Кытайның көньяк-көнчыгышында бер фермада үзенчәлекле дуңгыз баласы туган. Ул өч күзле һәм ике танаулы. Дуңгыз баласы турындагы ролик Twitter микроблогында «Синьхуа» агентлыгының рәсми битенә урнаштырылган дип яза "ТАСС". Әлегә дуңгыз баласы үзе ашый алмый, шуңа күрә хуҗасы аңа шешәдән сөт бирә. Аның сүзләренчә, башта хуҗа әлеге үзенчәлекле дуңгыз баласын күреп...
    421
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 07:33
    Игътибар: “Күңелле балачак” бәйгесе үз эшен башлый
    Хөрмәтле нәни укычыларыбыз, инде озак еллар дәвамында газетабызда чыгучы "Күңелле балачак" сәхифәсе "Бөгелмә авазы" газетасы сайтына /bugulma-tat.ru/ күчә. Әлеге сайтка кереп, сәхифәләр бүлегеннән "Күңелле балачак"ны табыгыз һәм биремнәрне эшләп, җавапларын безгә җибәрегез. Билгеле инде, иң җитез һәм зирәк укучыларны бүләкләр көтә. Сез җавапларыгызны Бөгелмә шәһәре, Карл Маркс урамы, 32 нче...
    472
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 07:16
    Ватанны саклаучылар булыгыз, Бөгелмә егетләре
    Солдатка китүчеләрне озату кичәсе ясап, зурлап җибәрәләр армиягә. Туган-тумачалар, дус-ишләр җыела, һәрберсе булачак солдатка исән-имин әйләнеп кайтуын тели. Быелгы көзге чакырылыш вакытында Бөгелмә районында 100 дән артык әнә шундый кичә узар, дип көтелә. Ә аларның барысын бергә җыеп, хәрби комиссариат үз озату кичәсен уздыра - Газинур Гафиятуллин исемендәге кадетлар мәктәбендә...
    462
    0
    0
  • 18 октябрь 2016 - 07:05
    Бөгелмәлеләрнең өстәлләре мул булсын!
    Гөрләгәннән гөрли ярминкәләр Татарстанда. Һәр районда һәм атна саен көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза. Бөгелмәлеләр дә бик теләп шәһәрнең үзәк мәйданына агыла. Бәрәңгесен-суганын, кәбестәсен-кишерен, итен-күкәен, сөтен-маен, эремчеген-сырын, балыгын, җиләк-тимешләрен, агач үсентеләрен - һәр нәрсәне алып калырга тырышалар. Бу шимбәдә ярминкәдәге алыш-бирешне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин да...
    392
    0
    0
Реклама