Бөгелмә авазы

17 октябрь 2016 яңалыклары

  • 17 октябрь 2016 - 16:23
    Ана капиталын 10 процентка гына булса да күтәрергә кирәк — Фәрит Мифтахов
    2017 елда ана капиталы суммасы үзгәрми, шул килеш кала. Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин хәбәр итә. Үз чиратында, Россия Пенсия фонды башлыгы Антон Дроздов "Новости" агентлыгына бу мәсьәлә буенча әле фикер алышу баруын һәм соңгы карарны хөкүмәт бюджетны караганнан соң октябрь аенда кабул итәчәген белдерде....
    346
    0
    0
  • 17 октябрь 2016 - 13:32
    Татарстанда поезд хәрби хезмәткәрне бәрдереп үтергән
    Фаҗига кичә кич «Юдино - Әгерҗе» тимер юлында булган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Идел буе транспортта тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Дмитрий Захаров. Караул саклый торган махсус вагон товар поездына элкәтерелгән булган. Состав хәрәкәт итә башлаган һәм кузов детале белән тимер юл белән янәшә булган Түбән Новгород өлкәсеннән...
    356
    0
    0
  • 17 октябрь 2016 - 12:19
    Ана капиталын индексацияләү 2020 елга кадәр туктатылып торырга мөмкин
    РФ Хөкүмәтендә ана капиталы индексациясен 2020 елга кадәр "туңдыру" мөмкинлеге турында закон проекты әзерләнә, дип хәбәр итә "Интерфакс" үз чыганагына сылтама белән. Документта "Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында"гы закон нормасын (аның нигезендә ана капиталы күләме ел саен инфляция үсешен исәпкә алып яңадан карала) туктатырга тәкъдим ителә. Агентлык әңгәмәдәше...
    347
    0
    0
  • 17 октябрь 2016 - 11:16
    Уразова-Юльякшин хиты Вәсилә Фәттахованың «Туган як» җыры язмышын кабатларга мөмкин
    Гүзәл Уразова һәм Радик Юльякшинның «Красивая/Хороший» дигән хиты ныклы адымнары белән тамашачы күңелләрен яулый бара. Шунысы кызык, әлеге җыр рус телле аудиториягә дә бәреп керергә мөмкин. Әйтик, Казанда иң популярлар рәтендә булган рус телле «БИМ-радио» эфирында ул көненә әллә ничә тапкыр яңгырый. Бүген исә «Коробка передач» тапшыруында катнашкан автомобильче дә...
    407
    0
    0
  • 17 октябрь 2016 - 11:12
    Татарстанда юл һәлакәтенә очраган кызны машинаны кисеп коткарганнар (ФОТО)
    Кичә Чаллыда 21:40та "Хендай" зур тизлектә каршы як полосага чыгып, "Лада Приора" белән бәрелешә. "Хендай"дагы кешеләргә зыян килми, ә менә "Приора"да пассажирларны машинадан чыгару өчен шактый көч куярга кирәк була. Машина йөртүчегә зур зыян килмәсә дә, аның янәшәсендә утырган кызны коткару өчен машинаны кисәргә туры килә һәм аны "Ашыгыч ярдәм"...
    367
    0
    0
  • 17 октябрь 2016 - 11:05
    Фарсель Зыятдинов татарстанлыларга нинди кыш фаразлый?
    Быел бакчачылар салкын кыш юрый. Синоптикларның да фаразы шундыйрак: Россиядә кышкы айларда уртача температура нормадан түбәнрәк булыр дип көтелә. Тәҗрибәле хуҗалар бакчаны кышка әзерләгәндә сынамышларга колак салмый кала алмый, чөнки киләсе елның уңышын быелдан кайгыртырга кирәк. Бакчаны кышка әзерлибез Бүген бөтен уңышны җыеп бетереп, көзге сорт алмагачлардан җимешләрне алып, шалкан,...
    439
    0
    0
  • 17 октябрь 2016 - 09:03
    Инспекторларның үзләрен дә күзәтәләр
    Постта кизү торучы ЮХИДИ инспекторларының эшен хәзер киемнәренә беркетелгән видеокамералар күзәтеп торачак. Мондый җайланмаларның эш принцибы бик гади: видеокамералар инспекторларның эш барышын төшереп бара, шул ук вакытта бу мәгълүматны автоматик рәвештә саклый да. Шунысын да исәпкә алырга кирәк: яздырылган видеоларны берничек тә үзгәртеп булмый. Татарстанның ЮХИДИ идарәсендә хәбәр итүләренчә, хәзерге...
    340
    0
    0
  • 17 октябрь 2016 - 08:26
    Еллар аша Сөембикә дәшә...
    Хәтер исән. Биш гасыр элек булган вакыйгалар... Милләтебезнең үз дәүләтен югалтуга дучар иткән ул вакыйгалар... 1552 елның 15 октябре халкыбыз тарихына иң фаҗигале һәм иң кайгылы көн булып кереп калган. Бу матәм көне түгел, бу хәтер яңарту көне. Халык хәтере шәһит киткән милләттәшләребезне безнең арада бүген дә яшәтә. Тарихыбызны белүебезне,...
    399
    0
    0
  • 17 октябрь 2016 - 08:20
    Бөгелмә дзюдочылары сынатмый
    15 октябрь көнне Башкортстанның Туймазы шәһәрендә дзюдо буенча шәһәр ачык беренченлеге узды. Чарада "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче дзюдочылар катнашты һәм бүләкле урыннар яуладылар. Икенче урынга Иса Исламголов, өченче урыннарга Максим Балашов һәм Никита Кадысевлар лаек булды.
    356
    0
    0
  • 17 октябрь 2016 - 05:58
    Баланың температурасы күтәрелсә, нишләргә?
    Бала чирләп киткәндә ата-аналар, бик көчле булмаса да, температураны төшерергә тырыша. Бу аларның аз мәгълүматлы булуын күрсәтә. Температура күтәрелү - организмның саклану реакциясе бит ул. Ялкынсыну процессы башлануга ук организмда пирогеннар хасыйл була. Аларның тәэсире нигезендә баш миенең тән температурасын җайга салучы үзәге кан тамырлары тараюга һәм мускуллар кыскаруын көчәйтүгә...
    432
    0
    0
  • 17 октябрь 2016 - 05:53
    Организмыңны тыңла!
    Кешегә теге яки бу витамин җитмәвен организм үзе белгертә. Бу чәч коелу, тире корылану, ниндидер азыкны ашыйсы килү теләге көчәюдә чагыла. - Тән тиресе коры булса, Е витамины җитмәгәнлекне аңлата. Моның өчен рационга чикләвек, майлы балык, үсем­лек майларын күбрәк кертү зарур. - Тырнак һәм чәч сынучан булганда, В төркеме витаминнары,...
    511
    0
    0
  • 17 октябрь 2016 - 05:49
    Әче булса да гашыйк мин миләш белән баланга…
    Бакчада кып-кызыл булып баланнар пеште. Бу әчкелтем җимештән пешерелгән бәлешне яратмаган кеше бар микән? Юктыр, мөгаен. Ә менә аның файдалы яклары күп булуын белүчеләр сирәктер. Медицинада баланның кайрысын һәм җимешләрен файдаланалар. Аның кайрысында дуплау матдәләре, вибурнинглиозидлар, ситостеролин, флобафеннар, ситостерин, сумалалар, кырмыска кислотасы, серкә, каприн, каприл, изовалериан, май, линоль, церотин һәм...
    416
    0
    0
Реклама