6 октябрь 2016 яңалыклары
-
6 октябрь 2016 - 17:24Бөгелмәлеләр җылылык бирү мәсьәләләре буенча кайнар линиягә шалтырата алалар7-нче октябрь көнне 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Россия Федерациясе Президентының Татарстандагы кабул итү хезмәтендә җылылык бирү сезонына багышланган кайнар линия эшләячәк. Гражданнарның сорауларына ТР Дәүләт торак инспекциясе һәм Казан Башкарма комитеты хезмәткәрләре җавап бирәчәкләр. Кайнар линия телефоны - 221-80-35, дип хәбәр итә ТР буенча Баш федераль инспектор матбугат хезмәте.
-
6 октябрь 2016 - 17:13Шимбә көнне Бөгелмәдә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак8 октябрь, шимбә көнне, Бөгелмәдә чираттагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Ул сәгать 8дә башлана. Шәһәребезнең үзәк мәйданында яшелчәләр, җиләк-җимеш, ит, бал, ярмалар, кош-корт һәм башка товарлар сатып алырга мөмкин булачак.
-
6 октябрь 2016 - 14:10Үз-үзенә кул салган кызны коткарганнарКызны очраклы рәвештә узып баручы егетләр коткара. Төнлә Казанда була бу хәл. Егетләр башта кыз өченче транспорт дамбасында фотога төшереп тора дип уйлый. Аның күпер рәшәткәсе аша чыкканнын күреп коткарырга йөгерәләр. Кыз ярга ерак булмаган җиргә төшә. Егетләр аны судан тартып чыгара һәм коткаручылар чакыра. Кыз шушы көннәрдә генә якын...
-
6 октябрь 2016 - 12:38Бөгелмә мәктәбе – Россиянең иң яхшы мәктәпләре арасындаИсемлек 2015/2016 елгы уку елында югары нәтиҗәләргә ирешкән 500 мәгариф оешмасын үз эченә алган. 21 мәктәпнең 12есе Казанныкы, 4есе -Чаллыдан, 2се - Түбән Камадан, берәр - Әлмәт, Чистай, Бөгелмәдән. Рейтингка Бөгелмәдән 2 нче лицей кергән. Афәрин, булдырасыз!
-
6 октябрь 2016 - 12:01Әлмәттә су сипмичә дә мул уңыш бирә торган карлыган үстерә башлыйларӘлмәт районының "Җиләкле алан" җәмгыяте биләмәләрендә - 66 гектар мәйданда, иртә, уртача һәм соң өлгерә торган сортлардан карлыган үсентеләре утырталар. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте ачыклык керткәнчә, үсентеләрне Белоруссиядән кайтартканнар һәм алар Яшел Үзән районының Олы Яке авылында үстерелгән. Карлыганның "Черная жемчужина", "Память Вавилова" һәм "Голубичка" сортлары...
-
6 октябрь 2016 - 11:542020 нче елдан барлык автомобильләргә "кара тартма" куелачак"Кара тартмалар" ГЛОНАСС системасы ярдәмендә транспорт чараларының хәрәкәт юнәлешләре турындагы мәгълүматны яздырып барачак. Россия хөкүмәте 2020нче елдан барлык автомобильләргә "кара тартма" кую идеясен хуплады. "Кара тартмалар" ГЛОНАСС системасы ярдәмендә транспорт чараларының хәрәкәт юнәлешләре турындагы мәгълүматны яздырып барачак. Бу хакта "Известия " яза. Навигацион мәгълүмат җыю бердәм системасын булдыру идеясе РФ...
-
6 октябрь 2016 - 10:03Бөгелмә хәрби комиссариатында көзге чакырылыш комиссиясенең икенче утырышы узды (ФОТО)
-
6 октябрь 2016 - 09:40“Бөгелмә-Рунако” футбол командасы Казанда узган матчтан җиңүче булып кайтты"Бөгелмә-Рунако" футбол командасы Казанда узган матчтан җиңүче булып кайтты. "Мотор-Академия" командасы белән узган уен футбол буенча югары лига командалары арасында Татарстан Республикасы чемпионаты кысаларында үткәрелде. Көндәшләр капкасына алканы Андрей Антонов кертте.
-
6 октябрь 2016 - 09:37Бөгелмә спортчылары грек-рим көрәше буенча Татарстан беренчелегендә катнашты һәм уңышка ирештеБөгелмә спортчылары грек-рим көрәше буенча Татарстан беренчелегендә катнашты һәм уңышка иреште. "Факел" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Руслан Ханмамедов белән Таһир Садретдинов көмеш медальгә, ә Владимир Берников белән Максим Иванов бронзага лаек булдылар.
-
6 октябрь 2016 - 09:34Баталов исемендәге рус драма театры артистлары Мәскәү өлкәсе драма һәм комедия театры бинасында уңышлы чыгыш ясадыМәскәү өлкәсенең Ногинск шәһәре һәм Бөгелмә арасындагы дәвамлы хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә якташлырыбыз узган атнада гострольдә булып кайтты. Баталов исемендәге рус драма театры артистлары Мәскәү өлкәсе драма һәм комедия театры бинасында уңышлы чыгыш ясады. Ногинсклыларга 3 комедия тәкъдим ителде. Спектакльләрне барлыгы ике меңнән артык кеше карады.
-
6 октябрь 2016 - 09:26Үзәк мәчеттә Бөгелмә мөхтәсибәте, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, мәҗлес уздырдыҮзәк мәчеттә Бөгелмә мөхтәсибәте, Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан, мәҗлес уздырды. Бу чарага 70кә якын өлкән кеше, шулай ук шәһәр һәм район мәчетләре имамнары чакырылган иде. Мәҗлес Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдиновның вәгазе белән башланып китте. Ул үзенең ввәгазендә өлкәннәрнең җәмгыять тормышында зур урын алып торуларын, тирә-юньдәгеләр һәм...
-
6 октябрь 2016 - 07:24Бөгелмәнең “Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль яклау ветераннарын кунакка чакырдылар"Радуга" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль яклау ветераннарын Өлкәннәр көне белән тәбрикләп, аларны үзләренә кунакка чакырдылар. "Ялкын" социаль приютында тәрбияләнүче балалар өлкән апа-абыйларга, бабай-әбиләргә бүләккә "Буги-вуги", "Обиженная тучка" кебек шук биюләрен, "Маленькая девочка" җырын алып килгәннәр иде.Коллектив исеменнән кунакларны үзәк директоры Альбина Татлыева тәбрикләде. "Сез һәрчак беренчеләрдән булып ярдәмгә...
-
6 октябрь 2016 - 06:56Халыкара музыка һәм өлкәннәр көннәре алдыннан Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбе һәм “Романс” шәһәр клубы вәкилләре “Радуга” социаль-тернәкләндерү үзәгендә хәйрия концерты оештырдыларХалыкара музыка һәм өлкәннәр көннәре алдыннан Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбе һәм "Романс" шәһәр клубы вәкилләре "Радуга" социаль-тернәкләндерү үзәгендә хәйрия концерты оештырдылар. Бу ике дата да 1 октябрь көнне билгеләп үтелә. Бу көнне предприятие-оешмалар үзләренең пенсионерларын, сугыш һәм хезмәт, тыл ветераннарын котлауны, аларга кадер-хөрмәт күрсәтүне изге бурыч итеп саныйлар. Күпләр социаль...
-
6 октябрь 2016 - 06:50Районның Иске Исаково авылында Өлкәннәр көне күңелле бәйрәм буларак билгеләп үтелгән1 октябрь көне Иске Исаково авылында яшәүчеләр өчен дә күңелле чаралар белән истә калыр. Биредә дә, һәр елдагыча, Өлкәннәр көне күңелле бәйрәм буларак билгеләп үтелгән. Җирле депутатлар ярдәмендә авыл мәдәният йорты фойесында бәйрәм мәҗлесе оештырылды. Мәдәният белгечләре исә өлкәннәр өчен тематик котлаулар әзерләде. Авыл җирлеге башлыгы Эльвира Кәримова, депутатлар Антонина...
-
6 октябрь 2016 - 06:43Бөгелмәнең Акбаш күпфункцияле үзәгендә үзәк коллективы һәм үзешчән берләшмәләрдә катнашучылар белән берлектә, “Визит доброты” акциясе уздыКүңелләре белән һәрвакыт яшь булып калган өлкән буын кешеләре өчен Акбаш күпфункцияле үзәгендә дә чара уздырылган - үзәк коллективы һәм үзешчән берләшмәләрдә катнашучылар белән берлектә, "Визит доброты" акциясе узган. Анда 50дән артык кеше катнашкан. "…Кунакларны авыл җирлеге башлыгы Р. Хуҗиев, ветераннар советы рәисе А. Насыйрова котладылар. Аннары үзешчән сәнгать осталары...