Бөгелмә авазы

25 сентябрь 2016 яңалыклары

  • 25 сентябрь 2016 - 17:09
    Бөгелмәдә “Татарстан кроссы – 2016” узды
    Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында Бөгелмәдә "Татарстан кроссы - 2016" узды. Спорт һәм сәламәтлек бәйрәме ике меңләп укучыны, студентны, предприятие хезмәткәрләрен берләштерде. Гадәттәгечә, ярышта катнашучыларга үз категорияләрендә (укучылар, студентлар, предприятие хезмәткәрләре, спорт ветераннары һ.б.) 1 км йөгерүдә җиңү яулау иде. "Милләтләр кроссы - 2016"да җиңүче барлык спортчыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды.
    556
    0
    0
  • 25 сентябрь 2016 - 16:44
    “Татарстан кроссы – 2016” меңләгән бөгелмәлеләрне берләштерде (ФОТО)
    Фотолар Бөгелмә муниципаль районы порталыннан алынды.
    338
    0
    0
  • 25 сентябрь 2016 - 16:23
    2050 елда алкоголь һәм кофе юкка чыгарга мөмкин - галимнәр
    Яңа эчемлекләрнең өстенлеге - бавырга һәм бөергә зыян салмауда, ул хәтта махмыр да булдыртмый икән. Экспертлар фикеренчә, 2050 елга кибетләрдә алкоголь түгел, ә махмыр булдыртмый торган синтетик эчемлек сата башлаячаклар. Бу хакта "Петербургский дневник" яза. Алкогольне алмаштыра алырлык синтетик эчемлекне Бөекбритания галиме уйлап тапкан. Alcosynth исемле матдә нигезендә әзерләнгән эчемлек...
    300
    0
    0
  • 25 сентябрь 2016 - 15:51
    Бөгелмә хуҗабикәләре өчен балан пирогы рецепты
    Әлеге камыр бөтен татлы пироглар өчен дә бара. 1 литр сөт, 1 аш кашыгы тоз, 1 стакан шикәр комы, 200 грамм сыек май, чүпрә, 5 йомырканы күпертеп камыр басарга. Эчлек өчен: баланны кайнатырга һәм иләк аша чыгарырга. Балан массасын яңадан квас оны белән бутап, шикәр комы салып кайнатырга. 1 килограмм...
    770
    0
    0
  • 25 сентябрь 2016 - 13:58
    Виртуаль роман 5 мең сумга төшкән
    Башкортстанның Баймак районында яшәүче 21 яшьлек кыз мәхәббәт эзләп интернет-мошенниклар тозагына эләккән. Аферист кызның ышанычын яулаган һәм аның банк картасын чистарткан. Бу хакта Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза "Башинформ". Җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре ачыклаганча, бер ай элек кыз интернетта ир-ат белән танышкан. Анкетасына караганда, виртуаль...
    315
    0
    0
  • 25 сентябрь 2016 - 13:51
    Әбиләр чуагы тагын бер көнгә тоткарлана
    26 сентябрьдә көндез республика территориясендә 18 градуска кадәр җылытачак. Татарстан синоптиклары фаразларынча иртәгә, 26 сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава, урыны белән яңгыр. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан салмак җил дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Төнлә температура 6-11 градус җылы булачак. Көндез 13-18 градуска кадәр җылытачак.
    348
    0
    0
  • 25 сентябрь 2016 - 09:51
    Баулыдан ерак түгел коллыктан качкан ир-атны тапканнар
    Баулыдан ерак түгел коллыктан качып котылган ир-атка тап булганнар. Баулыдан 50 чакрым ераклыкта урнашкан башкортларның Туймазы шәһәрендә Дагыстанда әсирлеккә эләгеп, коллыкта булган ир-атка тап булганнар. Юл читендә машина туктатып торучы качакка М-5 трассасынан баручы «Лады Приора» машинасы йөртүчесе ярдәмгә килгән. Коллыктан азат булган егет 10 көн элек качып котыла алган....
    359
    0
    0
  • 25 сентябрь 2016 - 09:46
    Әти-әниләргә һәм укытучыларга электрон хезмәтләр порталыннан файдаланырга ярдәм итәләр
    ТРның Дәүләт хезмәтләре порталы әти-әниләрне һәм укытучыларны белем бирү өлкәсенә караган электрон хезмәтләрдән файдалану буенча булган сорауларына җавап бирүне дәвам итә. Яңа уку елы башлану белән белем бирү өлкәсенә караган электрон хезмәтләрдән файдалану буенча сораулар белән ТР Дәүләт хезмәтләре порталының контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итү саны шактый артуы күзәтелә. Бу порталдан файдаланучылар...
    463
    0
    0
  • 25 сентябрь 2016 - 06:53
    Бөгелмәнең машина төзүчеләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз
    Бүген машина төзүчеләр көне! Шәһәребезнең предприятие ветераннарын һәм хезмәткәрләрен, машина төзелеше комплексының фәнни-тикшеренү оешмалары һәм мәгариф учреждениеләре хезмәктәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Аларга ирешелгән уңышларда тукталып калмаска, Татарстан һәм Россия өчен яңа профессиональ уңышлар һәм казанышлар телибез. Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек!
    336
    0
    0
  • 25 сентябрь 2016 - 06:18
    Бөгелмәлеләр, юбилейга татарча котлауларны монда таба аласыз
    Бакча эшләре тәмамланды, хәзер исә бер-бер артлы бәйрәмнәр чоры башлана. Рәсми бәйрәмнәр арасында юбилейлар да булып тора - җитешеп кенә өлгер. Мәҗлестә сүзгә кесәгә керү килешми, бәйрәм табыннарында бигрәк тә. Шпаргалкаң булса, вакытыңны да сарыф итмисең, башыңны да авырттырмыйсың. Шул уңайдан сезгә юбилярларны котлар өчен теләкләрне әзерләргә булышырга булдык. 50...
    515
    0
    0
Реклама