Бөгелмә авазы

21 сентябрь 2016 яңалыклары

  • 21 сентябрь 2016 - 16:35
    Бөгелмәлеләр автомобильдән баш тартырлармы?
    22 сентябрь бөтен дөньяда Автомобильсез көн буларак билгеләп үтелә. Әлеге акциянең төп максаты - автомобильләрнең әйләнә-тирә мохиткә тискәре тәэсире турында җәмәгатьчелекнең исенә төшерү һәм кешеләрне шәһәр-авылларда йөрү өчен автомобильләрдән сирәгрәк файдаланырга өндәү. Ә бит машиналарның искиткеч күп булуы зур шәһәрләр проблемасы гына түгел. Бүген авыл җирендә дә йорт саен диярлек...
    404
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 15:42
    Россия синоптиклары быел әбиләр чуагы булмаска мөмкин дип фаразлый
    Әмма җылы һава торышы килергә мөмкин. Россиянең Европа өлеше урта полосасында беренче көзге салкыннардан соң, гадәттә, сентябрь уртасында ныклы җылы һава торышы килә. Әмма быел әбиләр чуагы бөтенләй булмаска мөмкин, дип фаразлый кайбер синоптиклар. Бу хакта RT телеканалы хәбәр итә. Мәскәү дәүләт университетының метеорология һәм климатология кафедрасының өлкән укытучысы Павел...
    412
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 14:37
    2017 ел Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы булачак
    2017 ел Татарстанда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы буларак игълан ителде. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллмасы вакытында җиткерде. Шулай итеп, республикада Парк һәм скверлар, аннан соң килгән Су саклау зоналары елы кысаларында башланган эшләр дәвам иттереләчәк. "Шәһәр һәм авылларны яшелләндерү, сулыкларны тәртипкә китерү эшен дәвам...
    452
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 13:31
    Татарстанда пенсионерларның 2017 елга яшәү минимумы быелгыдан артыграк булачак
    Быел ул 7526 сум тәшкил иткән иде. 2017 елда Татарстанда пенсионерларның яшәү минимумы 8232 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта бүген V чакырылыш Дәүләт Советы депутатларының 21 нче утырышында мәгълүм булды. Бу хакта Татарстанның икътисад министры урынбасары Олег Пелевин хәбәр итте. Билгеле булганча, 2010 елдан алып, ел саен пенсионерларның яшәү минимумы...
    407
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 13:25
    Игътибар! Татарстанда булырга мөмкин
    Россия Тикшерү комитетының Магадан өлкәсе буенча идарәсе әлеге очрак уңаеннан җинаять эше кузгалткан. Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең Магадан өлкәсе буенча идарәсе 2012 елның 3 мартында туган Сергей Шмагинны эзли. Суд карары буенча аның әнисе белән яшәргә тиешлеге әйтелә. Ә әти кеше - 1972 елгы Василий Лысюк баласы белән билгеле...
    396
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 12:10
    Мәктәпләрендә янә астрономия укытырга ниятлиләр
    Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева әлегә бу фәнне нинди вакыт исәбенә өйрәнәчәкләрен белми. Россия мәктәпләре программасында янә астрономия фәне пәйда булачак. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә журналистларга Россия мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева белдерде дип яза "ТАСС". О. Васильева бу фәнне программага кайтару ихтыяҗында шик юк диде....
    396
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 11:12
    Янут дигән ерткычны беләсезме? (ВИДЕО)
    Янут - ерткыч имезүчеләр ыруыннан, мөлаем, йомшак йонлы, кызыксынучан, буйлы койрыклы урман хайваны беркемне битараф калдыра алмый. Туган иле Төньяк Америка дип санала, аннан Евразиягә күчерелгән дә инде. Шаян янут, күп кешенең күңелен яулап алды, аларны хәттә өйдә дә тоталар.
    534
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 10:15
    СМСны ялгыш номерга юллау сәбәпле, бер хатын-кыз 30 елга төрмәгә эләгергә мөмкин
    Матбугат чаралары хәбәр итүенчә, 19 яшьлек Шелби Эйкс полиция хезмәткәренә наркотик алырга тәкъдим иткән. АКШның Джонс округында яшәүче 19 яшьлек Шелби Эйкс телефон номерын бутап, наркотик сатып алу тәкъдимен полиция хезмәткәренә юллаган, дип хәбәр итә Fox59. Детективлар хатын-кыз белән элемтәгә кереп, очрашу турында сөйләшкәннәр. Эйкс "сатып алучыларга" бары тик рецепт...
    393
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 08:47
    Бөгелмәдә атна азагына 20 градуска кадәр җылыта
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының яхшырачагын җиткерә. Синоптиклар фаразына ышансаң, алда торган ялларда - 24 һәм 25 сентябрьдә республикадан яңгырлы көннәр чигенергә тиеш. Ә аңа кадәрге өч тәүлектә Татарстанда тотрыксыз һава торышы сакланачак - төнге томан, вакытлы яңгырлар, көчәючән җил, хәтта яшен булу ихтималы да кире...
    400
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 08:27
    19 яшьлек хатын-кызны 15 яшьлек үсмердән бала тапкан өчен төрмә көтә
    Бөгелмәдә яшәүче 19 яшьлек Кристина белән 15 яшьлек Ян 2015 елның маеннан 2016 елның июленә кадәр очрашып йөриләр. Әлеге очрашуларның нәтиҗәсе булып, 13 июльдә Кристина кыз бала таба. Ә әти кешегә бу вакытта нибары 15 яшь кенә булу хокук сакчыларын җәлеп итә дә инде. 16 яше тулмаган зат белән җенси...
    459
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 07:41
    300 меңләп пенсионерга бер тапкыр түләнә торган 5000 сум акча эләкмәячәк
    Дмитрий Медведев август ахырында Хөкүмәт 2016 нчы елгы пенсияләрне индексацияләүне 5 мең сум акча белән алыштырылуы турында хәбәр иткән иде. Даими рәвештә чит илдә яшәүче 300 меңләп пенсионер бер тапкыр түләнә торган 5 мең сум акчаны алмаячак, дип белдерә РБК. Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев август ахырында хөкүмәт 2016 нчы елгы...
    387
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 07:31
    Бөгелмәлеләргә - куркыныч объектларда куркынычсызлык таләпләре турында
    Инвалидлар өчен күтәрү платформалары һәм башка шундый куркыныч җитештерү объектлары хуҗалары үзләрендә авария була калган очракта һәрвакыт полициягә һәм тикшерү органнарына хәбәр итәргә тиешләр. РФ Хөкүмәтенең 818 нче карары (19. 08. 2016 ел) белән куркыныч объект саналган лифтларда, эскалаторларда (метрополитеннардагы эскалаторлардан тыш)инвалидлар өчен күтәрү платворларында булган аварияләрнең сәбәпләрен нә техник...
    464
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 07:24
    Бөгелмәдә Хезмәт турындагы законнарның бозылу фактлары ачыклаган
    Бөгелмә прокуратурасы хезмәткәрләре "Бөгелмә урман хуҗалыгы" учреждениесендә оешманың участок урманчысы Рөстәм Бәдретдинов белән булган бәхетсезлек очрагында хезмәтне саклау өлешендә Хезмәт турындагы законнарның бозылу фактларын ачыклаган. 2016 елның 4 августы көнне чама белән 8 сәгать 30 минутта "Бөгелмә урман хуҗалыгы" территориясендәге гаражда трактор ремонтлаганда хезмәткәрнең күзенә валның бер кыйпылчыгы керә һәм,...
    479
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 07:13
    Бөгелмәдә закон бозуларга чик куела
    Бөгелмә шәһәр прокуратурасы тарафыннан Бөгелмә муниципаль учреждениеләре эшчәнлегендә экстремистлыкка каршы көрәш турында закончалыкларны бозу фактлары ачыкланды. Үткәрелгән тикшерү күрсәткәнчә, Бөгелмә муниципаль районының 3 гомумбелем бирү мәктәбендә (Карабаш бистәсе 1 нче, Яңа Александровка Зеленая Роща урта мәктәпләре) китапханәләр эшли. Ләкин экстремистлык эшенә каршы көрәш турындагы законнар таләпләрен бозып, бу китапханәләрдә экстремитик...
    479
    0
    0
  • 21 сентябрь 2016 - 07:06
    Бөгелмә районы Карабаш бистәсенең Тау очы өлешендә Чишмә бәйрәме уздырыла
    Бәйрәмдә Ш. Мәрҗани исемендәге тарих институты галимнәре һәм аның директоры, академик Рафаэль Сибгат улы Хәкимов катнашачак. Рәхим итегез.
    509
    0
    0
Реклама