Бөгелмә авазы

16 сентябрь 2016 яңалыклары

  • 16 сентябрь 2016 - 18:33
    Татарстанда ир белән хатынны атып үтергәннәр
    Ир белән хатынның үле гәүдәләренә тап булу факты буенча Татарстанда җинаять эше кузгатылган. Бу хәл кичә кич Тукай районының Нефтебаза бистәсендә була. Бер йортта 1961 елгы хатын-кызның һәм 1959 елгы ир-атның үле гәүдәләре табыла. Вакыйга булган урынны тикшергәндә ирнең мәете янында вак калибрлы винтовка табыла. Фаразлар буенча, башта ир хатынының...
    466
    0
    0
  • 16 сентябрь 2016 - 18:25
    Бөгелмәлеләр “кайнар телефон линиясенә" шалтырата ала
    22 сентябрьдә суд карарларын үтәү буенча "кайнар телефон линиясе" эшлиячәк. Сезнең сорауларга республикада кеше хокуклары буенча аппарат вәкилләре, суд приставлары идарәсе, "Россия юристлар ассоциациясе" оемасы вәкилләре җавап бирәчәк. Телефоннар: 8 (843) 236-89-15 8 (843) 236-40-17 8 (843) 236-40-62 Вакыты: 09.00 дан 17.00 гәчә.
    434
    0
    0
  • 16 сентябрь 2016 - 15:39
    Бөгелмәнең егет һәм кызлары сынатмый
    10 сентябрь көнне Актүбәнең "Барс" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе территориясендә, поселокның 60 еллыгына багышлап, спорт көрәше буенча ачык республика турниры узды. Ярышларда Татарстанның 12 шәһәреннән һәм кунаклар - Пермь шәһәре белән Марий-Эль республикасыннан үз көрәш һәм авырлык төрләрендә алдынгылар булган спортчылар катнашты. Турнирга почетлы кунак итеп Бокс буенча дөнья чемпионы, РФ...
    385
    0
    0
  • 16 сентябрь 2016 - 12:39
    Иртәгә бөгелмәлеләрне нинди һава торышы көтә?
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, иртәгә - 17 сентябрьдә, күпчелек районнарда яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исә. Көндезге һава температурасы Татарстанда - 9-14 җылы булачак. Республиканың төньяк-көнбатышында җылырак, төньяк-көнчыгышында салкынрак булачак.
    425
    0
    0
  • 16 сентябрь 2016 - 10:36
    Бөгелмәдә подъезд ишеген ачканда укучы кызны ток суккан
    Бу очрак буенча җинаять эше кузгатылган Бөгелмәдә 8 яшьлек кыз бала әтисенә ияреп, әбисенә кунакка килгән. Әтисе домофон төймәсенә баскан, ә кыз подъезд ишеген ача башлаган. Домофон ишекне ачкан мизгелдә баланы ток суккан. Бу вакытта яңгыр ява торган булган. Шушы хәлдән соң укучы баланы хастаханәгә илткәннәр. Хәзерге вакытта бу факт...
    386
    0
    0
  • 16 сентябрь 2016 - 08:12
    Бөгелмә укучылары ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре белән очрашты
    "Изгелек атнасы" кысаларында, шәһәребезнең Һади Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясе укучылары Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитетының Гаилә хәле актларын теркәү (ЗАГС) бүлеге хезмәткәрләре белән очрашты. Рәсми актлар, документлар белән эшләүче хезмәткәрләр үзләренең эш үзенчәлекләре турында сөйләде, 1899 елгы актларның архивын күрсәтте, шулай ук хәзерге актлар теркәлгән документлар...
    393
    0
    0
  • 16 сентябрь 2016 - 07:49
    Тирә-юньгә гыйлем нуры чәчүче бөгелмәле
    Яшьлегендә үк инде үзенә гомерлек һөнәр сайлаган, ата-бабалары рухына тугры калып, дин юлында булып, кан-кардәшләребезне дини агарту эшенә гомерен багышлаган кешеләр күңелдә бары ихтирам һәм зур хөрмәт хисләре уята. Аллага шөкер, арабызда бар бит әле шундый киң күңелле, мәрхәмәтле, шәфкатьле кешеләр дип, сөенеп тә куябыз. Менә шундый затларның берсе -...
    501
    0
    0
  • 16 сентябрь 2016 - 07:29
    Бөгелмәлеләр, сак булыгыз: җылы бирү сезоны башланды
    Кызганыч, ләкин статистика күрсәткәнчә, нәкъ менә салкыннар башлану белән җылыту чорына кергәч, йортларда һәм фатирлардагы янгыннар саны кискен арта. Күп еллар дәвамында алып барылган оператив анализ буенча көзге-кыщкы чорда кеше факторы, янгын куркынычсызлыгын сакламау, электр җиһазлары һәм торба-мич хуҗалыгын монтажлау һәм файдалану буенча төп кагыйдәләрне үтәмәү янгыннар чыгуның төп сәбәбе...
    434
    0
    0
  • 16 сентябрь 2016 - 07:19
    Күбрәк тавыш җыйсак, Дәүләт Думасында Татарстан командасы да күбрәк булачак
    18 сентябрь - Татарстан Республикасының, Россия дәүләтенең киләчәк язмышын хәл итә торган иң мөһим көннәрнең берсе - Дәүләт Думасына депутатлар сайлыйбыз. Әлеге мөһим вакыйгага Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең төпле бигеләмәсен бирде - бу Татарстан өчен Парламентка республика командасын юнәлтү. Татарстанга Дәүләт Думасында үзенең позицияләрен ныгыту бүген бик мөһим....
    379
    0
    0
  • 16 сентябрь 2016 - 05:53
    Бөгелмә районы халкы сәламәтлеген ныгыта
    Кояш кебек балкып торган биналар сафына районыбызда тагын ике объект өстәлде - Зеленая Роща белән Ефановка авылларында яңа фельдшерлык-акушерлык пунктлары (ФАП) ачылды. Әлеге уңайдан авылларда, чын мәгънәсендә, бәйрәм оештырылды. Тантанада Бөгелмә муниципаль районы башлыгы урынбасары Фәнис Мөхәммәтов, Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Адел Галиуллин, Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш...
    420
    0
    0
  • 16 сентябрь 2016 - 05:20
    Татарстан Республикасы Президенты мөрәҗәгате
    Хөрмәтле Ватандашлар! Россия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлау кампаниясе төгәлләнеп килә. Кампания барышында сайлаучылардан күп кенә тәкъдим-гозерләр кабул ителде. Сез керткән тәкъдимнәр Югары Дәүләт органнары эшендә исәпкә алынсын өчен барлык кирәкле чаралар күрелер. Республика икьтисады үсешенең югары нәтиҗәләре быелгы сайлауларга уңай җирлек тудырды. Бездә мөһим социаль-мәдәни объектлар - мәктәпләр, балалар...
    384
    0
    0
  • 16 сентябрь 2016 - 04:11
    Законсыз аракы сатучыны әйт – акчалата бүләк от!
    Татарстанда ялган аракыга каршы көрәш дәвам итә. Татарстанның Дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләре "суррогат" сатучыларны аулап кына тора. Шулай ук рөхсәтсез урында сату итүче, сәүдәгә махсус кәгазе булмаган эшмәкәрләр дә күз уңыннан читтә калмый. Планнан тыш һәм административ тикшерүләр, хокук саклау органнары белән берлектә уздырылган рейдлар кармагына исерткеч эчемлекләр сатуның ялган...
    401
    0
    0
  • 16 сентябрь 2016 - 03:50
    Мәктәп укучылары өчен өч томдагы “Без бит – Арча яклары” хрестоматиясе дөнья күрде
    Татар әдәбияты җыентыгында Габдулла Тукайдан башлап Арча төбәгеннән чыккан барлык әдипләр, аларның иҗат үрнәкләре урын алган 1-4нче, 5-8нче, 9-11нче сыйныф укучылары өчен татар әдәбиятыннан яңа хрестоматия дөнья күрде. Өч томдагы "Без бит - Арча яклары" дигән бу җыентыкта Габдулла Тукайдан башлап Арча төбәгеннән чыккан барлык әдипләр, алар белән беррәттән әдәбият...
    454
    0
    0
Реклама