Бөгелмә авазы

13 сентябрь 2016 яңалыклары

  • 13 сентябрь 2016 - 18:35
    Мәктәп укытучыларының кәгазь эше кими - алар өч кенә документ тутырырга тиеш булачак
    РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева мәктәп укытучылары бары тик өч документ кына тутырырга тиеш булачак, дип вәгъдә биргән. Алар - сыйныф журналын, көндәлекләр һәм уку программасы документларын тутырачаклар. Бу хакта INTERFAX.RU хәбәр итә. "Программа, электрон журнал һәм өченчесе - көндәлекнең электрон журналга керүче бите. Бетте. Болар хакында барлык...
    294
    0
    0
  • 13 сентябрь 2016 - 17:12
    Бөгелмәдә “Көзге шәфкатьлелек атнасы – изге гамәлләр эстафетасы” акциясе дәвам итә
    Республикада, шул исәптән Бөгелмәдә дә "Көзге шәфкатьлелек атнасы - изге гамәлләр эстафетасы" акциясе дәвам итә. Әлеге уңайдан ярдәмгә, ягымлы карашка һәм җылы сүзгә мохтаҗ бөгелмәлеләргә битараф булмаган һәр кеше үзеннән кулдан килгәнчә ярдәм итә ала. Районда башкарыласы эшләр турында муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвера Резванова...
    308
    0
    0
  • 13 сентябрь 2016 - 15:41
    Бөгелмәлеләр, язылырга ашыгыгыз!
    2016 елның 1 сентябреннән киләсе елның беренче яртысы өчен рәсми төстә газета-журналларга, шул исәптән җирле басмаларга язылу кампаниясе башланды. Барыбызга да билгеле, җирле матбугатка бәяләрнең артып торуы әбунәчеләребез өчен генә түгел, ә газета укучыларыбыз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәүче "Бөгелмә авазы" редакциясе хезмәткәрләре өчен дә бик күңелсез хәл. Менә тагын "Татмедиа"дан бәяләрнең...
    343
    0
    0
  • 13 сентябрь 2016 - 15:25
    Алданмагыз, бөгелмәлеләр!
    Газета битләрендә һәм радио-телевидениедә әледән-әле социаль мошенниклар турында хәбәр ителсә дә, кайбер бөгелмәлеләр һаман да тиз ышанучанлыкларын күрсәтеп тора. Муниципаль район башлыгы полиция хезмәткәрләренә профилактика чараларының яңа ысулын тәкъдим итте - торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәте аркылы да бөгелмәлеләрне искәртеп торырга кирәк.
    309
    0
    0
  • 13 сентябрь 2016 - 12:52
    Бөгелмәлеләр кышка запас әзерли
    Быелгы ярминкә сезоны ачылды. Шимбә көнне - 10 сентябрьдә шәһәрнең үзәк мәйданына район хуҗалыклары җыелды. Алар 70тән артык иде. Авыл хезмәтчәннәре үзләре җитештергән товарны шәһәр халкына тәкъдим итте. Товарның ниндие генә юк! Җиләкҗимеш, бәрәңге, кәбестә, чөгендер, суган, ит - барысы да мулдан. Әле сәгать сигез дә тулмаган, ә мәйданда инде...
    420
    0
    0
  • 13 сентябрь 2016 - 11:14
    Укытучыларның хезмәт хакының база өлеше 70 процент булачак
    "Бу хәл ителгән мәсьәлә", - дигән Васильева Чуашиядә Бөтенроссия авыл укытучылары съездында. Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева укытучыларның хезмәт хакын үтә күренмәле итәргә һәм база өлешен гомуми суммадан 70 процент итеп ныгытырга сүз биргән. Бу хакта INTERFAX хәбәр итә. "Дмитрий Анатольевич (Медведев - ТИ) хезмәт хакының база өлешен...
    354
    0
    0
  • 13 сентябрь 2016 - 11:02
    Бөгелмәдә иртәнге юл һәлакәтенең яңа мәгълүматлары ачыкланды
    Бүген иртән 28 яшьлек хатын-кыз белән аның 6 яшьлек баласы "зебра"дан чыккан вакытта фаҗигага очрый. Аларны 24 яшьлек егет бәрдертә. Яшь әнигә һәм аның баласына юл-транспорт һәлакәте урынында медицина ярдәме күрсәтелә. Бу хәл Муса Җәлил урамындагы 54 нче йорт каршысында була.
    296
    0
    0
  • 13 сентябрь 2016 - 08:09
    Бөгелмәдә “зебра”дан чыккан вакытта хатын-кыз белән баланы бәрдерткәннәр
    Вакыйга бүген иртән Муса Җәлил урамында, 54 нче йорт каршысында була. Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.
    354
    0
    0
  • 13 сентябрь 2016 - 07:48
    Мәктәпләрдә - яңа дәрес
    Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы республика укучыларының мәктәп программасына экология дәресен кертү проектын эшли. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев белдерде. "Хәзер бу мәсьәлә белән шөгыльләнәбез. Экологияне белү бик мөһим. Бу экология генә түгел, бу табигатькә, туган якка мәхәббәт. Казансу елгасы каян башлана...
    335
    0
    0
  • 13 сентябрь 2016 - 07:05
    Бөгелмә районында бәйрәмнәр күңелле уза
    Гомернең уза барганын тормыш мәшәкатьләре аша сизмисең дә, ә менә балаларга күз салып бераз уйланганда "Эх!" диеп куясың. Аллага шөкер, сабыйлар туа тора, әти-әниләрне, әби-бабайларны шатландыра тора. Быел кызым Лилия дә беренче сыйныфка аяк басты. Матур итеп киендереп, зур ак бантлар белән бергә зур хыяллар, зур өметләр дә тагып, белем...
    353
    0
    0
  • 13 сентябрь 2016 - 06:53
    Бөгелмә шәһәренең Һади Атласи исемендәге татар гимназиясендә Тынычлык дәресләре узды
    Бөтен илне тетрәндергән, Бесланда булган террорлык фаҗигасенә 1 сентябрьдә 12 ел булды. Ул чакта бер гаепсезгә 334 кеше һәлак булды, шуларның 186ы балалар иде, 560тан артык кеше яраланды, авыр психологик шок алды. Республикада терроризмга каршы юнәлдерелгән чаралар Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә гамәлгә ашырыла. Бу көннәрдә илебезнең бөтен мәктәпләрендә, шул...
    384
    0
    0
  • 13 сентябрь 2016 - 06:40
    Бөгелмәдә гриппка каршы көрәш башланды
    Бөгелмәдә кискен респиратор вирус инфекцияләренә каршы прививка ясау кампаниясе старт алды. Алты мең бөгелмәле инде саклану чарасы күрергә өлгерде. Грипп һәм ОРВИга каршы вакциналарны медицина хезмәткәрләре үзләреннән башлады, чөнки вирус инфекциясе белән авыручылар саны артканда, аларны дәвалаучылар саны кимергә тиеш түгел. Вакцина ярдәмендә ясала торган профилактикага аеруча хроник авырулы кешеләр...
    443
    0
    0
  • 13 сентябрь 2016 - 06:17
    Бөгелмә районының тотрыклылыгы киләчәккә юл ача
    Икътисадый яктан Россиядә иң көчле төбәкләрнең берсе булган Татарстан илебездә барган икътисадый кризис шартларында да тотрыклылык һәм икътисадның хәрәкәттәге үсеш үрнәге булып тора. Россиядә шактый катлаулы шартларга да карамастан, Татарстан "Стратегия - 2030" (2030 елга кадәр Татарстан Республикасын социаль-икътисадый үстерү стратегиясе) тарафыннан билгеләнгән максатка ышанычлы атлый - көндәшлеккә глобаль сәләтле...
    377
    0
    0
Реклама