Бөгелмә авазы

9 сентябрь 2016 яңалыклары

  • 9 сентябрь 2016 - 17:42
    Көзге ярминкәдә бәяләр нинди булырга тиеш?
    Республика шәһәрләрендә көзге ярминкәләр старт ала. Быел да аларда бәяләр кибетнекенә караганда күпкә арзанрак булачак. Министрлык уздырган киңәшмәдә ярминкәләрдә сатыла торган продукциягә түбәндәге бәяләр билгеләнде: кош ите - 115 сум, күркә ите - 235 сум, сыер ите - 250-300 сум, дуңгыз ите - 230-270 сум, сарык ите - 320-380 сум,...
    512
    0
    0
  • 9 сентябрь 2016 - 12:47
    Ялларда Бөгелмәдә суык булачак
    Суыкка өстәп көчле яңгырлар булу ихтималы да бар. Җилнең тизлеге секундына 16 метр булыр дип фаразлыйлар. Төнлә белән температура нибары 6 градус җылы булачак. Ә шимбә көнне тагын да ныграк суытырга мөмкин. Калын киенеп йөрергә онытмагыз!
    385
    0
    0
  • 9 сентябрь 2016 - 10:54
    Татарстан укучыларының мәктәп программасына экология дәресе кертелергә мөмкин
    Республика Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы экология дәресен кертү идеясен этәрергә ниятли. Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы республика укучыларының мәктәп программасына экология дәресен кертү проектын эшли. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Татарстан экология һәм табигый ресурслар министры Фәрит Абдулганиев белдерде. "Хәзер бу мәсьәлә белән шөгыльләнәбез. Экологияне белү бик мөһим. Бу...
    407
    0
    0
  • 9 сентябрь 2016 - 10:52
    Бөгелмәле 16 килолы кабак үстергән
    Менә шушындый алагаем зур кабаклы булдык әле без. Ничекме? Укучыбыз Сәгъдә апа Фарукшинага рәхмәт. - Аллага шөкер, бакчамда уңыш бик сөендерә. Алмаларым, чияләрем дә бик уңды. Инде менә кабакларым да өлгерде. Иң зурысын "Бөгелмә авазы"на бирәсем килә. Зинһар, килеп алып китсәгезче, - дип шылтыратты ул безгә. Бирәм дигәндә, ничек бармыйсың...
    516
    0
    0
  • 9 сентябрь 2016 - 10:49
    "Единая Россия"партиясенең мобиль кабул итү бүлеге – Бөгелмәдә
    8 август көнне Бөгелмә муниципаль районында "Единая Россия" партиясенең мобиль кабул итү бүлеге эшли башлады. Бер ай эчендә ул районның 6 торак пунктында: Вязовка, Акбаш,Кодаш, Яңа Сумароково, Карабаш, Подгорный авыл җирлекләрендә булган. 9 сентябрь көнне исә мобиль автобус Бөгелмә шәһәрендә һәм Кече Бөгелмә авылындагы халыкны кабул итте. Исегезгә төшерәбез, "Единая...
    412
    0
    0
  • 9 сентябрь 2016 - 10:39
    Халык “синоптигы” аномаль кыш фаразлый
    Матур, аяз көннәр шуның белән бетәрме? Көз ничек килер? Әбиләр чуагын кайчан көтәргә? Балтач районы Янгул авылында яшәүче Әмир абый Шәрәфиев 1978 елдан бирле һава торышын күзәтеп, дәфтәренә теркәп бара. Элегрәк колхоз, совхоз рәисләре һава торышының нинди буласын аннан сораган. Әмир абый фаразлары буенча, быел көзне матур килә, дип әйтеп...
    389
    0
    0
  • 9 сентябрь 2016 - 06:14
    Иртәгә Бөгелмәдә көзге ярминкә
    "Игелек атнасы" акциясе кысаларында шәһәребезнең үзәк мәйданында, күптән килгән күркәм традиция буенча авыл хуҗалыгы продуктларын сату ярминкәсе уза. Бу гамәл, беренчедән, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен үз продукцияләрен сатарга уңай булса, ә халык өчен - арзан бәяләрдән кышка запас әзерләү. Бөгелмәдә көзге ярминкә 10 сентябрь, шимбә көнне иртәнге сәгать 8дә ачыла....
    443
    0
    0
  • 9 сентябрь 2016 - 04:51
    Татарстанда бер сыер 16 кешене тукландыра - Сөтчелек базарын өйрәнү үзәге
    Россия буенча исә 34 кешегә бер сыер туры килә Сөтчелек базарын өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча Татарстанда 16 кешегә бер сыер туры килә. Россия буенча бер сыер сөте белән 34 кеше туклана. Бу хакта The DairyNews хәбәр итә. Бер сыер иң аз кешене тукландыра торган Россия төбәкләренең беренче дистәсенә Татарстаннан кала...
    395
    0
    0
  • 9 сентябрь 2016 - 03:30
    Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алучыларга 8000 сум акча түләнә
    2017 елның 1 гыйнварыннан республикада өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алу буенча пилот проекты эшли башлаячак. Бу хакта Татарстанның хокукый мәгълүмат сайтында әйтелгән. Проект нигезендә, өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаиләләргә акча түләнәчәк. Мәсәлән, өченче группа инвалид һәм инвалид булмаган пенсионерны тәрбиягә алган өчен 4000 сум каралган, икенче төркем инвалидлар өчен...
    501
    0
    0
Реклама