Бөгелмә авазы

25 июль 2016 яңалыклары

  • 25 июль 2016 - 09:58
    Бөгелмә халкы игътибарына!
    "Бөгелмә җылылык челтәре предприятиесе" ААҖ 3 нче үзәк котельныйга караган җылылык челтәренә һәм җиһазларына (4 "а" бойлерные: СУ-2 районы, "Вита" профилакторие, 4 нче мәктәп; 92 нче квартал бойлерные: Якупов, Алиш, Ворошилов, Гафиятуллин, Гоголь, 14 Шәһит, Ямашев, Космонавтлар урамнары; 95 нче квартал бойлерные: Сәйдәшев урамы; 75 нче квартал бойлерные: М. Җәлил...
    409
    0
    0
  • 25 июль 2016 - 08:58
    Бөгелмә хуҗабикәләре арасында бәйге оештырабыз
    Җәй үз экваторын узып китүгә, бакчалардан уңыш җыю вакыты килеп җитә. Нәкъ шушы чорда халык кышкылыкка җиләк-җимеш кайнатмалары, төрле салатлар ясый, кыяр-помидор тозлый башлый. Хуҗабикәләр, ә сезнең нинди тәмле, оригиналь рецептларыгыз бар? Аларны безнең сайт аша бөгелмәлеләр белән дә бүлешә аласыз. Сез рецептларыгызны әлеге язма астында, комментарий формасында калдыра аласыз....
    404
    0
    0
  • 25 июль 2016 - 08:07
    Казан урамында арыслан йөргән
    Интернет челтәрендә Казан урамы буйлап йөргән арыслан фотолары пәйдә булды. Баксаң, гастрольгә килгән Запашный ерткычларны башкалабыз белән таныштырырга алып чыккан икән. Ул арысланны Казан елгасы яры буйлап, цирк янында йөрткән. Фотоларны Интернетка Twitter белән кулланучы Alexander Litovsky чыгарган, дип яза "РВ".
    409
    0
    0
  • 25 июль 2016 - 06:23
    Казанның Кремль яр буенда веломобильдә йөрүче татар әбиләренең фотосурәтләре Facebookта популярлык казанган
    Facebook социаль челтәре кулланучылары арасында Казанның Кремль яр буенда веломобильдә йөрүче өч әбинең фотосурәтләре зур популярлык казанган. Kazan Nostalgique төркемендә өч фотоны бүген Борис Мазин урнаштырган. Фотосурәтләргә аңлатма текстында ул өлкән буын вәкилләре Сталин чыгышларын һәм Хрущев вәгъдәләрен ишеткән булырга мөмкин дип фаразлаган һәм алар Брежневның азык-төлек программасы турында да...
    424
    0
    0
  • 25 июль 2016 - 06:17
    Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ-Мастер" командасын "Ефәк юлы-2016" раллиенда җиңү белән котлады
    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "КАМАЗ" ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, "КАМАЗ-МАстер" командасы җитәкчесе Владимир Чагин һәм команда әгъзаларын "Ефәк юлы-2016" ралли-рейдында җиңү белән котлады. "Команданың барлык әгъзаларына, "КАМАЗ" ГАҖ җитәкчелегенә халыкара спорт аренасында Россия һәм Татарстанның абруен арттырырга булышучы бердәм һәм югары профессиональ эш өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Әлеге дәрәҗәле...
    407
    0
    0
  • 25 июль 2016 - 05:51
    Бөтендөнья татар яшьләре форумы Казанда узачак
    Бөтендөнья татар яшьләре форумы быел 4-7 августта узачак. Хәзерге вакытта мәш килеп аңа әзерлек эше бара. Казан 30 илдән, 60 төбәктән 800дән артык кунакны көтә. Яшьләр татарга кагылышлы мәсьәләләрне уртага салып хәл итәчәк. Вакыт бик тыгыз булуга карамастан, алар Иннополис белән Кырлайга да сәфәр кылачак.
    448
    0
    0
  • 25 июль 2016 - 05:46
    Коръәнне татар теленә тәрҗемә итәләр
    Әлеге уңайдан Татарстан мөселманнары диния нәзарәтендә чираттагы киңәшмә уздырылды. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сүзләренчә, хәзерге вакытта Изге китапның татар теленә тәрҗемә ителгән берничә варианты кулланыла, әмма алар тирәсендә һаман шау-шу бара. - Безгә исә алга таба галимнәр дә, тарихчылар, дин белгечләре, педагоглар да файдалана ала торган классик хезмәт булдырырга...
    552
    0
    0
Реклама