30 июнь 2016 яңалыклары
-
30 июнь 2016 - 08:30Елан күреп, йөрәге ярылганТатарстанлыларны табигатькә чыгып ял иткән вакытта, җиләк җыю вакытында гади кара елан чагу очраклары ешайды. Тәтеш белән Буа арасындагы юлда берничә көн элек кенә дә күңелсез хәл булган. - Танышыбыз көнендә генә ашыгыч эш белән авылга кайтып килергә булган. Юл кырыенда хәрәкәтсез машинага игътибар итеп узып киткән. Берничә сәгатьтән эшләрен...
-
30 июнь 2016 - 07:57Шылтыратыгыз!Татарстан Республикасы территориясендә авыл хуҗалыгы буенча исәпкә алу мәсьәләләренә кагылышлы сорауларыгыз булса, район инструкторлык участокларына шылтыратырга мөмкин: 6-64-65, 6-81-71, 6-69-87. Шулай ук бердәм "кайнар телефон" да эшли: 8-800-707-2016 - бердәм федераль телефон; 8 (843) 292-86-02 - "Татарстанстат" телефоны.
-
30 июнь 2016 - 07:50Иминлек дәресләре: Сулыкларда сак бул!Җәй һәркем өчен көтеп алган, тансык вакыт. Шәһәрдә яшәүчеләр дә, авыл кешеләре дә, көннәр җылынуга, салкын суга чумып, коенып чыгу ләззәтеннән баш тарта алмыйдыр. Әмма, ишетеп торабыз, андый рәхәтлекләр кайвакытта фаҗигагә әверелә... Быел Татарстанда андый очраклар бигрәк тә арткан, сезон башыннан алып, суга батып үлүчеләр саны берничә дистәдән артып киткән...
-
30 июнь 2016 - 06:43Венер Сәлимов сөйгән кызы белән аерылышуның сәбәбен атаган- Венер, узган ел Питрәч районындагы "Царево" бистәсеннән фатир алган идең. Күчендеңме әле? - Әйе, ипотекага алдым, бүген шунда яшим. Әти-әниләр, дуслар ярдәме белән ремонт эшләрен үзем очлап чыгып киләм. Монда рәхәт, тыныч. Фатирлар да яхшы. Казанга да якын. Алырга "стоит"! - Фатир булгач, өйләнәсе генә калган инде хәзер! -...
-
30 июнь 2016 - 06:34Татарстанның бер авылындагы кош-кортларга билгесез җанвар һөҗүм иткәнТүбән Кама районы Каенлы авылында билгесез җанвар йорт кошларына һөҗүм итә башлаган. Биредә яшәүче берәүнең инде 50 тавык, күркә һәм казын үтергән. Ерткычның авылга килгәли башлавын авыл халкы әле берәр атна элек кенә белгән. Аучылар, җанварның эзе буенча барып, аның селәүсен булуын ачыклаган. Аны үтерергә аларның закон нигезендә хакы юк...
-
30 июнь 2016 - 06:30Фитыр сәдакасын бирергә онытмагыз!Фитыр сәдакасы безнең өммәтебезгә хас үзенчәлек булып тора. Ул һиҗринең икенче елында - Ураза бәйрәменә ике көн кала мәҗбүри булган. Аллаһы Тәгалә тарафыннан үтәлергә кушылган әлеге гыйбадәтнең хикмәте шунда ки, әлеге сәдаканы түләү белән без ураза вакытында җибәрелгән хата-кимчелекләребездән һәм ялгышлыкларыбыздан азат булырбыз, Иншә Аллаһ. Кемнәр бирергә тиеш? Әнәс бине...
-
30 июнь 2016 - 06:27“Хезмәт ветераны” исемен бирү тәртибенә үзгәрешләр кертелдеБүген Татарстан Дәүләт Советының XIX утырышында "Хезмәт ветераны" исемен бирү тәртибе һәм шартлары турында"гы ТР законына үзгәрешләр кертү хакында" 242-5 нче номерлы республика закон проекты 3 укылышта кабул ителде. Бу, Татарстан законын федераль закон белән тәңгәл китерү максатыннан, эшләнә. 1 июльдән алып, "Хезмәт ветераны" исеме СССР һәм РФ орденнары һәм...
-
30 июнь 2016 - 06:23Казанда мәктәп укучылары акылга зәгыйфь кызны көчләгәнКазанда 16 яшьлек кызны көчләү буенча тикшерү органнары тарафынанн җинаять эше кузгатылган. Тикшерү фаразларына караганда, әлеге хәл 22 июньдә булган. Казанның Айдаров урамындагы бер йорт подъездында мәктәп яшендәге дүрт үсмер - 7-10 сыйныф укучылары психоневрологик диспансерда исәптә торучы 16 яшьлек кызны көчләгән. Алар кызның акыл ягыннан артта калган булуыннан явызларча...
-
30 июнь 2016 - 06:11Республикада этнографик һәм мәдәни-танып белү туризмы үсеш алаТатарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов туристларга Казанны "биеклектән", шәһәр түбәләреннән күрсәтергә тәкъдим итте. Бу хакта ул ТР Президенты каршындагы Милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр советының видеоконференция режимында узган утырышында әйтте. Утырыш этнографик һәм мәдәни-танып белү туризмын үстерү мәсьәләләренә багышланган иде. Анда ТР Президенты киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит...
-
30 июнь 2016 - 05:58Россия туристларының Төркиягә баруына чикләүләр бетереләРоссия Төркиягә туризм буенча чикләүләрне бетерә. Россия Президенты Владимир Путин һәм Төркия Президенты Тайип Эрдоганның телефон аша сөйләшүләре вакытында Россия туристларының Төркиягә сәфәрен чикләүләрне алырга килешенде, дип хәбәр итә Кремльнең матбугат хезмәте. Россия лидеры сүзләренчә, ике як өчен дә файдалы сәүдә-икътисади һәм башка өлкәләрдәге хезмәттәшлекне яңарту өчен ул Хөкүмәткә Төркиянең...
-
30 июнь 2016 - 05:342017 елда “Федераль Кыр көннәре” Татарстанда узарга мөмкинРоссиядә федераль кыр көннәрен үткәрү кире кайта. 2016 елгы Бөтенроссия аграр тармак вакыйгасы Алтай краенда узачак, ә киләсе 2017 елда аны Татарстан үзендә кабул итәргә мөмкин. РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекчелек, механикалаштыру, химияләштерү һәм үсемлекләрне саклау департаменты директоры Петр Чекмарев РФ авыл хуҗалыгы министрына шундый тәкъдим белән мөрәҗәгать итәргә җыена....