Бөгелмә авазы

23 июнь 2016 яңалыклары

  • 23 июнь 2016 - 11:45
    «Стратегия» дәүләтнеке булмаган пенсия фонды ликвидацияләнә
    «Стратегия» дәүләтнеке булмаган пенсия фонды (Пермь шәһәре) бетерелү сәбәпле, Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче вкладчикларга 2016 елның 30 июненә кадәр кредиторлар реестырына кертү өчен таләп җибәрергә кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен "кайнар" телефон 8-800-2000-805.
    362
    0
    0
  • 23 июнь 2016 - 09:57
    Сак булыгыз: яшенле яңгыр һәм боз явуы көтелә
    Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе һава торышының бозылуы хакында хәбәр итә. Бүген Татарстанда урыны белән яшен, көчле җил, яңгыр һәм боз явуы мөмкин. Җилнең тизлеге секундына 19-24 метрга кадәр җитүе көтелә. 23 июньдә, һава торышы тотрыксыз булачак. Урыны белән яшенле яңгыр, көчле җил булуы ихтимал. Шәһри Казан.
    316
    0
    0
  • 23 июнь 2016 - 07:15
    Эсседән нәрсә коткара?
    Атна башыннан бирле урамда җәйге челлә. Мондый көннәрдә табиблар аеруча сак булырга киңәш итә. Эсседә сәгать көндезге 11 дән кичке 5 кә кадәр урамга чыкмаска тырышыгыз. Кояш нык кыздырганда күләгәле урыннар эзләргә, эшләпә киеп йөрергә кирәк. Организмда су җитәрлек булырга тиеш, моның өчен көненә 1,5-3 литр су эчәргә кирәк. Лимонлы...
    345
    0
    0
  • 23 июнь 2016 - 07:09
    Читтән торып белем алуны бетерәләр
    Югары уку йортларында беренче югары белем алучылар өчен өстәмә читтән торып белем алуны бетермәкче булалар. Читтән торып уку бүлекләре тулысынча юкка чыгарылмый. Рособрнадзор башлыгы Сергей Кравцов белдерүенчә, бу киң таралган белгечләр - икътисадчылар, юристлар, менеджерлар, шулай ук "Дәүләт һәм муниципаль идарә итү" юнәлешендә хезмәткәрләр әзерләүчеләргә кагыла. Беренче югары белем көндезге...
    330
    0
    0
  • 23 июнь 2016 - 06:52
    Бөгелмәләр "Шәрык биюләре" фестивалендә
    18 - 19 июньдә Казанда Шәрык һәм Азия биюләре буенча "Нәүруз-2016" дип аталган халыкара фестиваль узды. Бәйгедә катнашучыларга бәя бирүчеләр арасында танылган һинд режиссёры Умәш Мәхра һәм катхака буенча оста Дхармәндәр Гаутан да бар иделәр. Бөгелмәнең "Ангика" һинд биюләре халык ансамбле соло, дуэт, трио, һәм кече төркем номинацияләрендә чыгыш ясадылар....
    342
    0
    0
  • 23 июнь 2016 - 06:44
    Бөгелмә кызлары булдырды!
    15 - 17 июнь көннәрендә Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы беренчелегенә хатын-кызлар арасында велосипед ярышлары булып узды. Безнең районнан анда Бөгелмә шәһәренең 1 нче балалар-яшүсмерләр мәктәбе һәм Карабаш бистәсе командалары катнашты. Катнашучыларның яшь үзенчәлекләренә карап, вакытка индивидуаль, парлап, төркемләп узышуларда безнекеләр барлыгы 9 алтын, 7 көмеш һәм 5 бронза медаль яуладылар....
    350
    0
    0
  • 23 июнь 2016 - 06:18
    "Бөгелмә авазына" Язылмый калмагыз!
    Яңа сезон башланырга Бер генә атна калды. Язылмаса, язылачак Әбунәче һәрхәлдә. Бөгелмә татар газеты Ул "Бөгелмә авазы". Хәбәрдарлык өзелмәсен, Ашык, артсын тиражы! Татарлыгың кимемәсен, Милләтеңне онытма! Китап, газеталар уку Иманыңны ныгыта. Газетабыз бу өлкәдә Изге эш алып бара. Искә төшерү өченгә Элеккеләрен кара. Аның тупланмаларыннан Китаплар бастырырлык. Берүк язылмый калмагыз,...
    383
    0
    0
  • 23 июнь 2016 - 06:04
    Тагын фажига: 10 яшьлек малай үзен үтергән
    Бала иптәшләре белән бәхәскә кергән булган.Әлеге коточкыч хәл Смоленск өлкәсенең Починск шәһәрендә булган. Җирле интернет сайтлар хәбәр иткәнчә, мәктәп укучысы иптәшләренә озак вакыт сулый алмый торам диеп бәхәскә керә һәм артериясен кыса. Нәтиҗәдә ул үлә. Җирле эчке эшләр бүлегендә әлеге фактны раслыйлар. Тикшерү бара.
    391
    0
    0
  • 23 июнь 2016 - 05:58
    Бөгелмәләр сугыштан кайтмаганнарны искә алдылар
    Бөгелмә полициясе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышыннан әйләнеп кайта алмаган якташларны искә алдылар. Россия халыкларының Бөек Ватан сугышында күрсәткән зур батырлыклары, каһарманлыгы һәм фидакарьлеге турындагы хәтерне җуймый саклау һәм мәңгеләштерү максатыннан, Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә бүлеге хезмәткәрләре 21 июнь көнне "Завтра была война" дигән гомумроссия акциясенә кушылдылар. 22 сәгатьтә Бөгелмә...
    342
    0
    0
  • 23 июнь 2016 - 05:50
    Бозылган ашамлык алсаң нишләргә?
    Барыннан да элек, алган әйберне кибеткә кайтарырга куркырга кирәкми. Бу очракта "Кулланучылар хокукларын яклау турында" закон сезнең яклы. Закон нигезендә, кулланучы хокукы бозылуы ачыкланган очракта, җитешсезлекләре булган товарны шул ук маркадагы товар белән алыштыру яки акчаны кире кайтаруны таләп итәргә мөмкин. Кайчак ашамлыкнын кулану вакыты чыкмаса да, ул бозылган була,...
    360
    0
    0
  • 23 июнь 2016 - 05:36
    Карелия фаҗигасеннән соң Татарстан лагерьлары да тикшерелә
    Соңгы арада гына республикабызда суда 4 баланың гомерен өзелде. Карелиядә лагерьдә ял иткән 14 үсмернең берьюлы һәлак булуы исә ил күләмендә тетрәндергеч вакыйга булды. Әлеге хәлләр төрле министрлык һәм ведомство вәкилләрен янә иминлек мәсьәләләренә игътибарны көчәйтергә мәҗбүр итте. Татарстанда коену сезоны 1 июньдә рәсми рәвештә ачык дип игълан итте. Әмма...
    367
    0
    0
  • 23 июнь 2016 - 05:29
    Кичә Казанда дүртенче тапкыр республикакүләм ифтар оештырылды
    "Казан Арена" стадионында узган IV республикакүләм ифтар табынын 10 мең кешегә исәпләп әзерләделәр. Бирегә Татарстаннан гына түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук чит илләрдән дә кунаклар чакырылган иде. 6 июньдә мөбарәк Рамазан ае башланды. Рамазан - мәрхәмәт, изгелек һәм ураза гыйбадәте ае. Бу ай Аллаһы Тәгаләне олылап, Аңа шөкрана итү,...
    360
    0
    0
  • 23 июнь 2016 - 05:16
    Сәйдә Мөхәммәтҗанова Татарстан Президенты биргән акчага беренче альбомын чыгарган
    Россия күләмендә үткән "Голос" балалар телебәйгесендә өченче урынны яулаган татар кызы Сәйдә Мөхәммәтҗанованың беренче альбомы әзерләнеп беткән. Бу хакта Yammy Music продюсерлык үзәге хәбәр итте. "Мин "Голос" телебәйгесендә катнашып, өченче урынны алганнан соң, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов миңа 300 мең сум акча бүләк иткән иде. Беренче альбомымны шул акчага...
    387
    0
    0
Реклама