Бөгелмә авазы

22 июнь 2016 яңалыклары

  • 22 июнь 2016 - 11:15
    Эшләргә теләге булган үсмерләр колагына
    Татарстанда ел саен үсмерләрне эшкә урнаштыруга 26 миллион сумга якын акча бүлеп бирелә. 5 меңгә якын малай һәм кыз шул рәвешле быел үзләренә хезмәт урыны тапкан инде. Беренче чиратта, каникул чорында әз-мәз акча эшләп алу мөмкинлеге азкеремле гаиләләрдә тәрбияләнүчеләргә бирелә. Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры...
    378
    0
    0
  • 22 июнь 2016 - 10:34
    Ветеран сүзе: Ерактагы якын милләттәшләр
    Фашистик Германияне Җиңүнең (Бөек Җиңүнең!) чираттагы еллыгы узып киткән саен ул дәһшәтле елларның вакыйгалары да бездән ераклаша бара. Коточкыч югалтулар, җимерелүләр кичергән илебез әйтеп бетергесез тырышлык бәрабәренә кыска гына вакыт эчендә халык хуҗалыгын торгыза алды, ә менә Бөек Ватан сугышында катнашкан, Җиңүне якынайту өчен җанын-тәнен аямаган, тормышын корбан иткән фидакарь...
    416
    0
    0
  • 22 июнь 2016 - 10:13
    Быел Бөгелмәдә беренче тапкыр автокросс буенча ТР Кубогының III этап ярышлары узачак.
    26 июнь көнне "Факел" спорткомплексы янында Д3-"Мини-багги" классында Татарстан Республикасының этап ярышлары һәм "Микро-багги" классында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы призына өйрәнү-күнегүләр җыены узачак. Автокросс ярышлары 6 - 12 яшьлекләр, ә шәһәр беренчелеге узышлары 8 - 17 яшьлекләр арасында оештырыла. Моннан тыш, тамаша карарга килүчеләр "125-Стандарт" һәм "Хонда-GX-200" классларында ГКС Кубогына...
    370
    0
    0
  • 22 июнь 2016 - 10:09
    22 июнь – Хәтер һәм матәм көне:Разведчиклар элекке була алмый...
    Кайгылы көн - озак еллар үткәч тә кайгылы матәм көне ул. 2016 елның 22 июнендә илебез тарихында иң канкойгыч дәһшәтле сугыш башланганга 75 ел тула. Прогрессив кешелек дөньясы бу датаны мәңге онытмаячак, әйтеп бетергесез югалтулар бәрабәренә яуланган Җиңү көне дә хәтерләрдән җуелмаячак. Бу язмам Бөек Ватан сугышы ветераны, "СМЕРШ" ("Смерть...
    473
    0
    0
  • 22 июнь 2016 - 08:06
    Ана капиталы акчалата алыйм дисәң – ашык!
    Ана капиталы 2016 елның 30 июненә кадәр генә биреләчәк дигән сүзләр йөри. Бу хәбәр дөресеме? Зәринә Касыймова, Әлмәт. 30 июньдә ана капиталыннан акчалата бер тапкыр алырга мөмкин булган 20 мең сумны бирү вакыты төгәлләнә. Бу хокуктан 2015 елның 31 декабренә кадәр ана капиталы алган һәм аны кулланмаган кешеләр файдалана ала....
    374
    0
    0
  • 22 июнь 2016 - 08:01
    Бөгелмәдә матәм көне
    1941 елның 22 июне халкыбыз хәтерендә иң авыр көннәрнең берсе булып саклана. 75 ел элек шушы көнне фашистлар Германиясе сугыш игълан итмичә генә илебезгә ябырыла. 1418 көн һәм төн дәвам иткән сугышта Ватаныбыз 27 миллион кешесен югалта. Бөек Ватан сугышын җиңеп, илебезгә тынычлык китергән әби-бабаларыбыз алдында баш иябез.
    508
    0
    0
  • 22 июнь 2016 - 07:38
    Бөгелмә - Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү
    15 июнь көнне шәһәребезнең тантаналар залында җирле хакимият җитәкчеләре кече һәм урта бизнес вәкилләре белән очрашып сөйләште. Әлеге очрашуга кадәр Казанда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәргән очрашуда Бөгелмә эшмәкәрләре дә катнашып, сораулар биргән иде. Анда күтәрелгән мәсьәләләргә тулы ачыклык кертү өчен Татарстан Президенты Р. Миңнехановның Бөгелмәдә дә шундый очрашу үткәрү...
    417
    0
    0
  • 22 июнь 2016 - 07:33
    Бөгелмә каникуллары
    Җәйне яратмаган кеше юктыр бу дөньяда. Бигрәк тә бала кешесе өчен иң шатлыклы вакыт ул. Бала-чага өчен җәйге каникул - өч айга сузылган зур бәйрәм, чөнки китаплар һәм мәктәп турында онытып торырга мөмкин. Кечкенә бөгелмәләр җылы кояшлы көннәрне ничек уздыра дисезме? Төрлечә... Кемдер диңгез буенда кызына, кемдер авылга әби-бабай янына...
    390
    0
    0
  • 22 июнь 2016 - 05:35
    Бөгелмәне лаеклы танытучылар
    Шәһәребездә эшләп килүче "КНИТУ" филиалы Бөгелмәне янә лаеклы урынга чыгарды. Мәскәү өлкәсенең Дмитров шәһәрендә "Нескучное кино" Бөтенроссия конкурсына нәтиҗә ясалды. Илнең 100 почмагыннан җыелган эшләрдән "КНИТУ"ның Бөгелмә филиалы тәкъдим иткән фильм мактаулы 2 нче урынга лаек була. Кыска метражлы "Дивизия" фильмы Бөек Ватан сугышы елларына багышлана. Эчтәлегендә 352 нче укчы...
    398
    0
    0
Реклама